Татарстан театрлары 20 номинациядә "Алтын битлек"кә дәгъва итә

"Адәмнәр" һәм "Таң вакыты" спектакльләре бишәр номинациягә чыгарылган.

"Алтын битлек" театр премиясе бәйгесендә Татарстаннан барлыгы биш театр 20 номинациядә катнаша. Бу хакта премияне оештыручылар 2 ноябрьдә игълан итте.

Казандагы "Әкият" курчак театрының "Адәмнәр" спектакле берьюлы биш номинациядә "Алтын битлек" театр бүләгенә тәкъдим ителгән. Спектакль үзе "Курчаклар/спектакль" төрендә катнаша, моннан тыш, спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев "Режиссер эше", Дилүс Хүҗахмәтов белән Альбина Шаһиева "Курчаклар/актерлар эше", Сергей Рябинин "Курчаклар/Рәссам эше" номинацияләрендә җиңүгә дәгъва итә.

Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" әсәренә нигезләнеп спектакль Идел буендагы 1920нче елларда булган ачлык турында, ачлык аркасында кешеләрнең коточкыч халәткә керүен тасвирлаган куркыныч әсәрләрнең берсе. Әлегә кадәр аны кино буларак та, спектакль буларак та куючылар булмады. Бу эшкә беренче булып тотынучы – режиссер, "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тотынды.

БУ ТЕМАГА: "Адәмнәр" спектакле: кеше халәтеннән чыгарган ачлык

Шушы ук номинациядә аларга Тимур Бикмәмбәтовның Мәскәү "Милләтләр театры" сәхнәсендә куйган "Хуҗа Насретдин" спектакле белән ярышырга туры киләчәк. Бу спектакльнең дә пьеса авторы Илгиз Зәйниев.

Драматургның моңарчы русча язганы булмаган, әлеге спектакль өчен ул беренче тапкыр рус телендә иҗат итеп караган.

Түбән Кама татар дәүләт драма театрының "Таң вакыты" спектакле дә биш номинациядә "Алтын битлек" бүләгенә тәкъдим ителә. Ул драма/кече форма спектакле, режиссер эше (Туфан Имаметдинов), ир-ат роле (Алмаз Хөсәенов Сәгыйть Рәмиев роле өчен), рәссам эше (Лилия Имаметдинова) һәм ут куючы рәссам эше (Илшат Сәяхов) номинацияләрендә бүләк алырга мөмкин.

"Таң вакыты" – Сәгыйть Рәмиевнең төп әсәрләреннән берсенә таянып ясалган, пластикага нигезләнгән спектакль. "Бу шигырь татар халкын уянырга, яңа тормышны, яңа көнне тоярга чакыра. Таңда кешенең йокыдан уянып реаль дөньяны ничек бар шулай күрү мөмкинлеге бар", диелә спектакльнең аңлатмасында. Әлеге спектакль Татарстанда 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлап куелды.

Казандагы Яшь тамашачы театры да биш номинациядә бүләккә дәгъва итә. "Иваново детство" спектаклендә уйнаган Нияз Зиннәтуллин иң яхшы ир-ат роле, Илнур Гарифуллин икенче пландагы ир-ат роле, Антон Федоров рәссам эше, Дамир Исмәгыйлев ут куючы рәссам эше өчен бүләккә тәкъдим ителә. Спектакль шулай ук драма номинациясендә дә катнаша.

Шул ук вакытта Казаннан тагын ике коллективка "Алтын битлек" бирелергә мөмкин. "MOÑ" театр мәйданчыгы берьюлы өч спектакле белән "Эксперимент" номинациясенә кертелгән: "Hava", "Чын татар" һәм "Децентрализация". "Театр.Акт" берләшмәсенең "Overtime" спектакле "Современный танец" һәм "Работа хореографа в современном танце" номинацияләрендә катнаша.

БУ ТЕМАГА: "Бүген бернинди дә чын татар юк, бу — музей экспонаты"

Тумышы белән Казаннан булган Чулпан Хаматова Мәскәүнең "Милләтләр театры" сәхнәсендә куелган "Горбачев" спектаклендә роле өчен "драматик спектакльдә иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясенә чыгарылган. Петербурның Мариин театрында куелган "Байка. Мавра. Поцелуй феи" спектакле өчен Юлдус Бахтиозина "музыкаль театрда костюмнар буенча рәссам эше" номинациясендә катнаша.

Башкортстаннан быел номинантлар исемлегенә бер генә спектакль кергән – Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының "Vita Nuova" операсы. Бу спектакль дә берьюлы биш номинациягә лаек дип табылган. Аның дирижерына, режиссерына, композиторына, рәссамына һәм ут куючы рәссамына "Алтын битлек" бирелергә мөмкин.

Илнең иң мәртәбәле театр бүләгенә дәгъва итүчеләр арасында шулай ук Тамара Касумова (Мәскәү), Рената Шакирова (Петербур), Марат Абдрахимов (Петербур), Даниил Ахмедов (Пермь) кебек иҗатчылар да бар.

Моннан тыш, Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрының Илсур Казакбаев куелышындагы "Озын-озак балачак" спектакле "Алтын битлек" премиясенең "2020-2021 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре" озын исемлегенә керде.

"Алтын битлек" премиясе 1993 елда Русия театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Әлеге бүләк театр сәнгатенең барлык төрләрендә иң яхшы эшләренә бирелә.

Былтыр әлеге бүләкне алучылар арасында Оренбур драма театры баш режиссеры, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Рифкать Исрафилов, Казанның Угол" үзәгендә иҗат ителгән "5 mm/h" спектакле өчен драматург Динә Сафина бар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!