Русиядә халык санын алу барышында Дөнья татар конгрессына 227 мөрәҗәгать килгән. Бу хакта SERGIS адвокатлар коллегиясе партнеры Гөлнара Сергеева Азатлыкка хәбәр итте. Татар конгрессы җанисәп вакытында татарларның хокукларын яклау максатыннан SERGIS оешмасы белән килешү төзегән иде.
Русия төбәкләреннән килгән мөрәҗәгатьләрне аноним итеп саклыйлар. Бу кешеләргә административ басым ясалмасын өчен эшләнә. Халык исәбен алуда беренче хәрәмләшүләр хакында Гөлнара Сергеева белән сөйләштек.
— Гөлнара ханым, бүген сезгә күпме мөрәҗәгать керде? Сүз нинди шикаятьләр турында бара?
— Татар конгрессы аша 227 мөрәҗәгать керде. Анда техник һәм юридик мәсьәләләр бар. Хокукый сораулар турында минем белән киңәшләшәләр.
Җанисәп яздыручы анкета тутырганда милләт һәм туган тел турындагы сорауларны төшереп калдыра. Кешеләр ни өчен әлеге сорауларны бирмисез дип сорагач, бу мәсьәләләр хәл ителгән инде дип җавап бирәләр. Сүз Башкортстан турында бара. Күпчелек сораулар шунда туа. Моннан тыш, Төмән һәм Ульян өлкәләреннән дә мөрәҗәгатьләр булды.
Төмән өлкәсендә кешеләрне "сыбыр татарлары" дип язарга тырышалар
Төмән өлкәсендә себер татарларын аерым милләт итеп чыгарырга телиләр. Анда кешеләрне "сыбыр татарлары" дип ("Ы" хәрефе белән) язарга тырышалар. Алар моны татар милләте эченә кертеп санамасыннар өчен эшлиләр. Менә шундый омтылышлар бар. Без аларга керәшеннәр дә, мишәрләр дә татар милләте эченә кертеп санала дип аңлатабыз. Бүгенгә бары кырымтатарлар һәм болгарлар гына аерым халык санала.
— Төмәндә "сыбыр татарлары" дип язылырга өндәүчеләрнең кем икәне билгелеме?
Ульян өлкәсендә үзләрен болгар дип санаучылар татар милләтен каралтып күрсәтергә тели дигән мөрәҗәгать керде
— Мин дә бу сорауны күтәрдем. Анда себер татарларын асаба халык итеп калдырырга телиләр. Дөрес аңласам, рус халкы күбрәк булсын өчен эшләнә бу. Төмәндә дә Ульяндагы кебек активистлар бардыр. Анда да болгар дип язылырга өндәп йөрделәр. Ульян өлкәсендә үзләрен болгар дип санаучылар татар милләтен каралтып күрсәтергә тели дигән мөрәҗәгать килде. Моны алар татарга бәйле төрле мәкальләр кулланып эшли. Татар дип язылу дөрес түгел дип агитация алып баралар.
— Башкортстанда административ басым ни рәвешле алып барыла?
— Административ басым шуннан гыйбарәт: "Госуслуги" порталы аша җанисәптә катнашкан кешеләргә дәгъва белдерәләр. Аларга интернет аша сорауларга җавап бирмәскә, халык санын алучылар килүен көтәргә кушалар.
— Моны җирле түрәләр эшлиме?
— Әйе, авыл җирлеге башлыгы, район башлыклары эшли. Мөрәҗәгатьләрдә бу затларны атыйлар.
БУ ТЕМАГА: Җанисәп алучылар: "Ничек әйтәләр, шулай язабыз"— Башкортстанның кайсы районнарында проблемнар чыкты?
— Монда Туймазы, Илеш, Бакалы, Ярмәкәй районнарын атарга була. Халыкка аңлату эшләре алып барырга кирәк. "Госуслуги" порталы аша җанисәптә катнашу вакытын 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр озайттылар. Әгәр дә өйгә яздыручылар килә икән, аның планшетта анкетаны тутыруын карарга кирәк. Алайса, дәфтәр, блокнот белән язып алу очраклары бар. Бу хокук бозу санала.
Башкортстанда җанисәптә "Госуслуги" порталы аша катнашмаска өндиләр
Планшетта тутырганда да графаларны ничек язуларын тикшерергә һәм "завершить" төймәсенә басканын көтәргә кирәк. Бу анкетаның статистика органының бердәм базасына китүен белер өчен мөһим. Бу очракта мәгълүматны үзгәртеп булмый. Әгәр дә кешедә шик туса, ул Росстатка шикаять яза ала. Хәтта халык санын алучының исемен белү дә мөһим түгел. Росстат шикаятьне яңадан җирле оешмаларга төшерәчәк. Бу очракта кешегә яңадан җанисәп яздыручыны һәм контролерны җибәрәләр. Шуннан соң ул анкетага үзгәрешләр кертә ала. Ә инде "Госуслуги" аша катнашкан кеше порталда үзе төзәтмәләр кертә ала. Аңа яңадан QR-код килә.
— Башкортстанда җанисәп алучы хезмәткәрләрне дә файдаланалар булып чыгамы?
— Алар агитация алып бара, милләт графасын тутыртмаска тырыша, "Госуслуги" порталы аша катнашмаска чакыра.
— Сезнең оешма нәрсә эшләргә җыена?
— Әлегә аңлату эшләре алып барыла. Кешеләр бу сорауларны үзләре хәл итәргә тиеш.
— Сез Росстатка шикаять әзерлисезме? Кешеләргә мөрәҗәгатьләр язарга булышасызмы?
— Монда бик гади шикаять язу турында сүз бара. Аны теләсә кем эшли ала. Татар конгрессы бу эшне алып бармый.
Җанисәп 2021
Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамлана. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.
Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла ала. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкин.
2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икътисади белешмәләр, шулай ук илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш шартлары турындагы мәгълүмат җыелып гомумиләштереләчәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!