The Insider: ФСБ Навальный тикшерүендә үз хезмәткәрләренең телефон биллинглары дөрес булуын таныды

Алексей Навальный үзен агулаучыларның берсе дип фаразланган ФСБ хезмәткәре белән сөйләшә

Әлеге эшне тикшерү кысаларында алданрак өч шәхси детектив тоткарланган иде.

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) сәясәтче Алексей Навальныйның агулануы турындагы тикшерүдәге телефон сөйләшүләренең детализациясе чынлап та ФСБның хәзер дә гамәлдәге хезмәткәрләренең детализациясе булуын таныган.

Бу хакта җинаять эше материалларына сылтанып The Insider һәм Bellingcat (ят агент мәгълүмат чарасы исемлегенә кертелделәр) хәбәр итә. Әлеге эшне тикшерү кысаларында алданрак өч шәхси детектив тоткарланган иде.

Журналистлар ФСБның шәхси иминлек идарәсенең оператив-эзләү эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы документны чыгарды.

Документка күрә ФСБ хезмәткәрләренең шәхесләрен, абонент номерларын һәм детализацияләрен ачыклау "МТС һәм Мегафон ширкәтләреннән канунга яраксыз юл белән мәгълүмат алу" ярдәмендә мөмкин булган.

БУ ТЕМАГА: Навальный: "Мине үтерергә маташучыларның барысын да беләм"

1 ноябрьдә Мәскәүдә өч кешене: Петр Катковны, Александр Зеленцовны һәм Игорь Зайцевны тоткарлаулары билгеле булды. Аларны Алексей Навальный тикшерүләренең берсендә кулланылган ФСБ хезмәткәрләренең шәхси мәгълүматларын тапшыруда шикләнәләр.

Baza хәбәренә күрә, өчесе дә "Лекс Гранд" шәхси детектив агентлыгында эшләгән. Навальный көрәштәшләре заказы белән алар ФСБ хезмәткәрләренең биллингларын алган. Биллинглардан Русия махсус хезмәтләренең берничә ел буе Навальныйны күзәтүләре һәм сәясәтче соңрак комага киткән сәфәрдә дә аны яшерен рәвештә озата барулары аңлашыла.

Baza язуынча, шәхси детективларга телефон сөйләшүләре серен бозу һәм ялган дәүләт документлары ясау турында гаепләүләр белдерелгән, бу документлар ярдәмендә алар кәрәзле элемтә салоннарында биллингларны ала алган.

Тоткарланучыларга дүрт елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Мәгълүмат чаралары язуынча, алар кемнәрнең телефон номерларына кагылышлы мәгълүмат эзләүләрен һәм шул рәвешле Навальныйга агулануын тикшерүдә ярдәм итүләрен белмәгән.

3 ноябрьдә ТАСС агентлыгы хокук саклау оешмаларындагы чыганакка сылтама белән Катков, Зеленцев һәм Зайцев күпчелек эпизодларда, шул исәптән телефон сөйләшүләре серен бозулары турындагысында, үз гаепләрен таныган дип хәбәр итте.

Чыганак сүзләренә күрә, тоткарланучылар "алган мәгълүматларын Навальный кулланачагы турында белмәгән һәм белә дә алмаган".

БУ ТЕМАГА: Навальный үзен агулауда шикләнелүчеләрнең берсе белән сөйләшүен белдереп, язманы интернетка чыгарды

Узган елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин Навальный эшендә пәйда булган ФСБ хезмәткәрләре – Америка махсус хезмәтләренең эше дип белдергән иде. Путин оппозиционерның артыннан "караштырып торуларын" кире какмады, әмма аны агулауга Русия хакимиятләренең катнашы булу турындагы сорауга "Агулыйсылары килсә - эшне ахырына кадәр җиткерерләр иде" дип җавап бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!