Казан шәһәрендә коронавирустан күмәк иммунитет 54 процент дәрәҗәсенә җиткән. Бу хакта 8 ноябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Казан мэриясе киңәшмәсендә белдерде.
"Бүген Казанда 18 яшьтән өлкәнрәк 977 мең кеше яши. Планга ярашлы 781 мең кешегә вакцина ясатырга кирәк. Бүгенгә 570 мең кеше прививка кадатты. Бу шәһәр халкының 54,4 процентын тәшкил итә. Бер атна эчендә 42 мең кеше вакцина ясатты", диде ул.
Жаворонков сүзләренчә, Казанда эпидемиологик вазгыять киеренке булып кала.
"Казанның вакытлыча йогышлы чирләр һоспитальләрендә 2 211 ятак куелган. Дүшәмбе иртәсенә аларның 15 проценты буш иде. Соңгы атнада провизор һоспитальләренә мөрәҗәгатьләр, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар узган атнадагы кебек күп", диде министр урынбасары.
Бүгенгә Татарстанда 1 692 мең кеше вакцинаның беренче дозасын ясаткан. Стопкоронавирус.рф мәгълүматларына караганда, республикада күмәк иммунитет 32,9 процент дәрәҗәсендә саклана.
Рәсми саннарга ярашлы, узган тәүлектә Татарстанда 239 кеше коронавирус йоктырган, 47 кеше һоспитальгә озатылган, калган 192се өйдә дәвалана. Пандемия башыннан республикада 1057 кешенең гомере өзелде.
11 октябрьдә Татарстанда мәҗбүри вакцина ясату кертелде. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк диелде. 22 ноябрьдән Татарстан рәсмиләре җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрү таләбе тәкъдим итте.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!