Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язучыларны архивка йөрмәүдә гаепләде. Бу хакта ул 16 ноябрьдә Татарстан хөкүмәтендә узган матбугат очрашуында белдерде.
"Миңнехановка 354 кеше кул куеп, хат язды. Анда өч кешенең исеме кабатлана һәм берсе буш калган. Нәтиҗәдә, имза куючы 350 кеше кала. Архивчылар бик җентекләп эшли торган кешеләр. Без бу исемлектәге кешеләрнең уку залына йөрүен тикшереп анализ ясадык. 1986 елдан бүгенге көнгә кадәр архивта бер тапкыр булган кешеләрнең саны 120 булып чыкты. Кул куючыларның калганнары архивта бер тапкыр да булмаган. Алар дәүләт архивы эше белән бөтенләй таныш түгел. Исемлектән даими йөрүче кешеләрне без йөзгә беләбез, аларның саны 52 кеше", диде ул.
Татарстан җәмәгатьчелеге Дәүләт архивын шәһәрдән күчермәүне сорап республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, имза җыйды. Хатта архив күчерелгән очракта, документлар белән эшләргә теләүчеләр, тикшеренүчеләр өчен бу зур кыенлыклар тудырачагы әйтелде.
Татарстан президентына хат язылуына карамастан, Дәүләт архивы тулысынча Столбище авылына күчереләчәк, диде Габдрахманова. Аның сүзләренчә, 10 декабрьгә кадәр шәһәр эчендәге ике бинаны бушатачаклар.
"Без яңа бинага күчүне берничә этапка бүлеп караган идек. Беренче этапта 8 март урамы һәм Себер трактында урнашкан бинадагы документларны күчерәбез. Хәзер безнең архивта 5 млннан артык нөсхә саклану сәбәпле, 324 509 тартма күчерергә телибез. 10 декабрьдә без шушы ике бинадан күчеп бетүне тәмамлыйбыз", диде ул.
Тикшеренүчеләр өчен Столбищега барып йөрүнең кирәге булмаячак дип аңлаттылар. Алар 8 март урамындагы бинада гаризалар калдырып, шундагы уку залында йөри алачак диелде. Бүгенге көндә аеруча кыйммәтле документлар тулысынча, еш кулланыла торган документлар 72-74 процентка дигитальләшкән. Бүген ихтыяҗ зур булган ревизия һәм метрика китаплары да тулысынча сканлаштырылган диелә.
Столбищедагы архив бинасына җәмәгать транспорты йөрми, иң якындагы тукталышка кадәр өч километр чамасы барырга кирәк. Габдрахманова хөкүмәткә мөрәҗәгать итүен белдерде. Шулай да кайчан тукталыш булачагын әйтә алмады. Ул яңа бинага барырга теләүчеләрне вахта автобусы белән йөрергә киңәш итте.
"Архив эшчеләре өчен вахта каралган. Ул бүгеннән йөри. Маршрутлар уйланылган. Һәрбер тукталыштан ничә кеше алырга кирәклеген беләбез. Столбищега ике маршрут буенча йөрибез. Хезмәткәрләр 30-35 минутта килеп җитәләр", диде Гөлнара Габдрахманова.
Яңа бинага күчү белән эштән китүчеләр булуы турында хәбәр таралган иде. Рәсмиләр бу мәгълүматны өлешчә раслады.
Татарстан Дәүләт архивының Казаннан Столбище артындагы ялан кырга күчереп утыртылачагы турында быел җәй билгеле булды. Яңа бина башта Росреестрның федераль оешмасына дип төзелгән булган.
Бүген Татарстан дәүләт архивы идарәсе карамагында берничә бина бар. Декабристлар урамында һәм 8 март урамында икешәр бина, шулай ук Кремль һәм Кави Нәҗми урамнарында да бинасы эшләде. Дәүләт архивы идарәсе үзе Ново-Песочная урамында урнашкан, бу идарә Казанда калачак.
Яңа бина 23 697 дүрткел метрны тәшкил итә. Бу элекке биналардан бермә-бер зуррак. Монда генеалогия үзәге, дигитальләштерү эшләре, күргәзмә һәм уку заллары, ашханә, "Гасырлар авазы" журналы редакциясе урнашачак. Бүген дәүләт архивында алты млн нөсхә документ саклана. Шуларның 23е уникаль документ санала.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!