Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ, экстремист эшчәнлек башкарганы өчен аның эшчәнлеге туктатып торылды) рәисе Фәрит Зәкиев Русия президенты Владимир Путинга "ачык хат" белән мөрәҗәгать иткән. Ул Татарстанда президент атамасын бетерүче канун өлгесен "кире кагуны" сораган. Мөрәҗәгатьнең күчерелмәсе Азатлыкта бар.
Сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә һәм "президент" дигән атаманы тыя. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
9 ноябрьдә Русия думасы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Соңрак ул икенче укылышта каралачак.
ТИҮ башлыгы Фәрит Зәкиев үз мөрәҗәгатендә Владимир Путинның 2014 елның 29 августында әйткән сүзләрен китергән: "Югары вазифаи затны ничек атау, беренче чиратта сезнең эш, Татарстан республикасында яшәүче Русия ватандашларының эше".
Зәкиев фикеренчә, "бу белдерү Русия Конституциясенә тулысынча ярашлы". Ул Русия Конституциясенең 71нче маддәсенә сылтанган.
"Русия субъектларында югары вазифадагы затларның һәм хакимият оешмаларының атамаларын сайлау федераль үзәк карамагындагы мәсьәләләр исемлегендә дә, Русия федерациясенең субъектлары белән уртак карамагындагы предметлар исемлегендә дә юк" дип язган Зәкиев.
Ул " үз җитәкчеләрен һәм дәүләт хакимияте оешмаларын ничек атау – республикаларның үз хокукы" дип саный. "Әмма Русия думасы беренче укылышта Русия федерациясенең конституцион корылышы нигезләрен бозучы бу канун өлгесен хуплап тавыш бирде" диелгән мөрәҗәгатьтә.
Зәкиев Путиннан "Татарстан халыкларының конституциядә каралган хокукларын яклавын һәм, Русия думасы белән Федерация шурасы тарафыннан кабул ителгән очракта, бу конституциягә каршы килә торган федераль канунны гамәлдән чыгаруны" сораган.
25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш биргән иде.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата: "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде.
Татарстан парламенты канун өлгесенә үз төзәтмәләрен әзерләде. Өлешчә алганда төбәк башлыкларына президент дип аталуны тыймаска һәм төбәкнең югары вазифадагы заты атамасын төбәк Конституциясе яки уставы белән билгеләргә тәкъдим ителә.
18 ноябрьдә Татарстанның Дәүләт шурасы президиумы тарафыннан расланган пленар утырышның көн тәртибенә төзәтмәләр кертү турындагы мәсьәләне карау кертелмәве билгеле булды. Республика парламентының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, федераль канунга тәкъдимнәрне карау әле дәвам итә.
Шул ук вакытта Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 19 ноябрьдә журналистларга "бу төзәтмәләрне алдагы пленар утырышта әлбәттә караячакбыз" дип белдерде.
Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде.
Ел башында Вконтактедагы "Поборы в школах и детских садах" төркеме Татарстан прокуратурасының Русия төбәге башлыгы президент дип атала алмавы турында хатын чыгарды. Хатта әйтелгәнчә, республика кануннарын федераль кануннарга яраклаштыру эше әле тәмамланмаган.
2018 елның йомгаклау матбугат очрашуында Татарстанның дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин президент атамасын бетерергә мәҗбүр итсәләр, Татарстанның Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә хокукы булачак дип белдергән иде.
2020 елда ул Татарстан конституциясе үзгәрәчәк, әмма президент атамасы калачак диде.
2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!