Илназ Галәвиевка ахыргы гаепләү белдерелгән

Илназ Галәвиев

Җинаять эшендә Русиянең җинаятьләр кодексындагы дүрт маддә бар.

Илназ Галәвиевка дүрт җинаять маддәсе нигезендә ахыргы гаепләү белдерелгән дип хәбәр итә Русия һәм Татарстанның мәгълүмат чаралары Тикшерү комитетына сылтама белән. Нинди маддәләр турында сүз баруы хакында әйтелми.

Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, Галәвиев күп кешене үтерүгә кагылышлы гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Казан гимназиясендәге күп кешене үтерү эшендә зыян күрүчеләр буларак 600дән артык кеше танылган.

2021 елның маенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше – җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

Психологик-психиатрия экспертизасы Галәвиевне үз акылында дип тапты. Алданрак Илназ Галәвиев эше мәхкәмәгә бу елның декабрендә үк тапшырылырга мөмкин диелгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!