Башкортстанның Туймазы районы Кандра авылы халкы хастаханәне саклап калуны сорап Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать җибәргән. 12 декабрьдә авыл халкы хастаханә ябылу мөмкинлегенә каршы урам җыены уздырган иде. 16 декабрьдә кандралылар авыл шурасы рәисе һәм хастаханәнең баш табибы белән дә очрашты. Бу чараны авыл шурасы бинасында оештырмакчы булганнар, әмма кеше сыймау сәбәпле ул бина каршында узды.
Халык алдында баш табиб хастаханәне саклап калулары, балалар бүлеген яңадан ачулары, яшь белгечләрне җәлеп итәчәкләрен ышандырды. Нәтиҗәдә хастаханәне саклап калу турында резолюция кабул ителде һәм ул хөкүмәт оешмаларына җибәреләчәк дип килешенде.
Кандра авылы Кандракүл тирәсендә эшчеләр бистәсе буларак формалашкан. Заманында беренче булып бу җирдә нефть табалар һәм кешеләрнең күбесе нефть өлкәсендә эшләгән. Әмма Роснефтьнең республикадагы нефть ширкәтләрен үз кулына алу сәбәпле, халык эшсез калган. Гаиләләрен туендыру өчен хәзер ирләр ике-өч айга Себергә эшкә йөри. Шул сәбәпле, кайбер гаиләләр таркала, балалар ятим кала.
Кандрада барлыгы өч мәктәп бар, шуларның икесе эшли, берсе ачылып-ябылып тора. Шулай ук өч балалар бакчасы эшли. 12-14 төркемдә 25шәр бала. Әмма балаларны уйнарга йөртерлек үзәк юк, шуңа 40 чакрым ераклыкта урнашкан Туймазыга йөртергә кирәк дип уфтана халык. Алар әйтүенчә, авылда горурланырлык бернәрсә дә калмаган. "Хәтта шушы җирлектә чыккан шәхесләргә кагылышлы һәйкәл дә юк", ди алар.
Бистәдә хәзерге вакытта күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр яши. Халык саны да кимегән. Элек 13 мең булса, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре 10 мең калган дип күрсәтә. Алар арасында татарлар, урыслар һәм башкортлар төп халык.
Коронавирус чире таралгач кеше чебен урынына кырыла башлый, көненә җидешәр мәетне җирләгән очраклар булган. Бу хакта Азатлыкка әлеге авылда яшәүче Роза Нәбиуллина әйтте. Хәзер авылда халык 8-9 меңгә калган булуы ихтимал дип саный ул.
"Туймазы районы үлүчеләр саны белән хәзер беренчеләр рәтендә. Хастаханәне ябарга теләүләре коточкыч хәл, кешеләр үзәккә барып җиткәнче бу дөнья белән хушлашачак", ди ул.
Авылда ашыгыч ярдәм машинасын 3-4 сәгать көтәргә мәҗбүрләр.
Кандра элек бистә дип йөртелсә, хәзер авыл статусына төшергәннәр. Шул сәбәпле финанслау да кимегән. Юлларны төзекләндерүне сорап Русия президенты Владимир Путинга видео төшереп җибәргәннәр. Нәтиҗәдә шул видеода күрсәтелгән урыннарны гына ямап чыкканнар.
"Берничә ел элек хастаханәне япмакчылар иде. Имза җыеп Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка бирәбез дигәч, япмыйбыз диделәр. Менә шулай мәкерле эшлиләр. Хастаханәне саклап калуга ышанмыйбыз", ди Роза ханым. Аның әйтүенчә, эшлим дип килгән яшь белгечләрне дә борып җибәрәләр, субсидияләр бирелми, хөкүмәт програмнары эшләми. Авылда берничә "Пятерочка" кибете бар. Азык-төлеккә бәяләр соңгы вакытта нык арткан.
БУ ТЕМАГА: Башкортстанда өстәмә дүрт ковид-һоспиталь эшли башлыйБашкортстанның "Действие" төбәкара медиклар һөнәр берлеге координаторы Антон Орлов Азатлыкка әйтүенчә, хастаханәне "ябу" сүзе монда бик үк туры килмидер.
"Сәламәтлек саклау министрлыгы "ябылмас" дип ышандыра, чөнки чыннан да бина үзе ябылмый. Ләкин Кандра һәм Собханколда әлегә район хастаханәсе бар, ягъни тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар (авыруларны хастаханәгә салып дәвалыйлар - ред.). Хәзер аларны амбулаторга - шифаханәгә үзгәртәчәкләр. Бу республикада бер генә очрак түгел. Халык бу хәлне ябылу дип кабул итә, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы ябылу түгел ди. Формаль рәвештә медицина оешмасы бу урында кала, әмма ул үз профилен үзгәртә. Бу сүз уйнату Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан даими кулланыла", ди Орлов.
Аның сүзләренчә, барлык белгеч табиблар да авылда юктыр һәм анда яшәүче халык барыбер Туймазы район хастаханәсенә йөри.
Бер яктан, мондый район хастаханәләре мәҗбүри медицина иминияте програмы кысаларында яши алмый. Чөнки 2017 елга кадәр авыл хастаханәләрендә ярдәм күрсәтү өчен тарифлар һәм җан башына финанслау күләме югарырак иде. Авыл медицинасына ярдәм киметелгәч, бу хастаханәләрнең киләчәге юк икәне аңлашылды. Гәрчә Кандра зур авыл булса да, Туймазы район хастаханәсенә медицина иминияте фондыннан бирелә торган акча күләме белән чагыштырып булмый. Туймазы хастаханәсе баш табибы да үз филиалына күп акча бүлеп бирә алмый яисә инде теләмидер. Сәламәтлек саклау министрлыгы да өстәмә акча бүлеп бирми. Финанслау кыскартыла. Оптимизация сәбәпле медицина ярдәмен алу мөмкинлеге һәм сыйфаты начарлана", ди Орлов.
БУ ТЕМАГА: Башкортстан: табиблар эштән китә, кешеләр атна буе табибка чират тораОрлов әйтүенчә, бу федераль проблем, ләкин һәр төбәк хастаханәләренә булышу өчен үзе өстәмә акча җибәрә ала.
"Бу өлкәдә Мәскәү Русиядә төп күрсәткеч булып тора, анда мәҗбүри медицина иминият системы белән чагыштырганда шәһәр бюджетыннан хастаханәләргә күбрәк акча сарыф ителә. Мәскәүдә сәламәтлек саклау өлкәсенең гомуми бюджеты - 1,2 триллион сум, шуның 700 миллиарды шәһәр казнасыннан килә. Бездә (Башкортстанда - ред.) мондый нисбәт турында уйлап булмый.
Безнең илдә акчаларның күпчелек өлеше тарифлар буенча мәҗбүри медицина иминиятеннән килә, ә ул тарифлар түбән. Алар шулай түбән булып калган очракта, оптимизация дәвам итәчәк, чөнки акча чыннан да юк.
Республика ярдәм итә ала, ләкин теләми. Республика хакимиятенең позициясе - 2022-2024 елларда Башкортстанда сәламәтлек саклау өчен финанслауны киметү. Бу отышлы юл түгел. Әлеге акчалар мәҗбүри медицина иминияте керемнәренең артуы белән капланыр дип көтеп яту бик авыр", ди Антон Орлов.
Элегрәк Азатлык Башкортстанда пандемия вактында табибларга эш күләме артуы, ә хезмәт хакының шул дәрәҗәдә калуы сәбәпле Иглин район хастаханәсеннән табибларның эштән китәргә мәҗбүр булуы турында язган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!