Медиа: КФУ ректоры Илшат Гафуров яллап үтерү эше нигезендә тоткарланган

Илшат Гафуров

Илшат Гафуров 90нчы елларда кылынган яллап үтерү эше нигезендә тоткарланган диелә.  

ЯҢАРТЫЛГАН. ТАСС хәбәренә күрә, КФУ ректоры Илшат Гафуровка тикшерү яллап үтерү турында гаепләү белдергән. Басмага бу хакта Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Тикшерү Гафуровны сак астына алуны таләп итә диелгән хәбәрдә.

Казан федераль университетының (КФУ) ректоры Илшат Гафуров тоткарлануы турында бүген куәт оешмаларындагы үз чыганакларына сылтама белән Татарстанның мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

Мәгълүмат чаралары чыганаклары сүзләренчә, аны 90нчы елларда кылынган яллап үтерү эше нигезендә шикләнеп тоткарлаган булырга мөмкиннәр. Икенче фараз – тоткарлау федераль акчаларга кагылышлы коррупция эше белән бәйле булырга мөмкин. Тикшерү эшләре гамәлләре 21 декабрьдә булган, Гафуров Мәскәүгә китерелгән.

"БИЗНЕС Online"га ректор Илшат Гафуровның тоткарлануы турында рәсми мәгълүмат әлегә Казан федераль университетына килеп ирешмәвен хәбәр иткәннәр. "Рәсми мәгълүмат килмәде. Элеккеге тәртиптә эшлибез" дип хәбәр иткән КФУның матбугат хезмәте.

Илшат Гафуров КФУ белән 2010 елдан бирле җитәкчелек итә, аңа кадәр 12 ел буе Алабуга хакимияте башлыгы булып торган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!