Лилия Чанышеваны сак астында тоту 9 апрельгә кадәр озайтылган

Лилия Чанышева

Адвокатлар әлеге карарны шикаять итәргә җыена.

Уфадагы Алексей Навальный штабының (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешмалар дип танылды, аларның эшчәнлеге тыелды) элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакыты 9 апрельгә кадәр озайтылган. Әлеге карарны Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе кабул иткән дип белдерде адвокаты Владимир Воронин.

Воронин карар шикаять ителәчәк ди.

Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итү" гаепләве белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге).

Моннан тыш хакимиятләр Лилия Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тарта, әлеге оешма быел июль аенда ят агент дип танылган иде.

Чанышеваның ире Алмаз Гатин "ничек кенә булмасын, мин Лилияне яклаячакмын, аның өчен үләргә әзермен", дип сөйләде Азатлыкка. "Аның гаепле түгел икәнен беләм. Гаделлек өчен көрәшүче хатынны, балалар табу турында хыялланган Лилиямне төрмәгә ябуны берничек тә аклый алмыйм. Бу - кабәхәтлек. Системның хатын-кызларга каршы көрәшүе - түбәнчелек", диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!