Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков һәм АКШ дәүләт секретаре урынбасары Венди Шерман, Женевада Коралсызландыру конференциясендә, АКШ вәкиле резиденциясендәге эшлекле кичке аш вакытында ике сәгатьлек әңгәмә уздырды.
Associated Press (AP) агентлыгы хәбәр итүенчә, бу очрашу 10 гыйнварда узачак АКШ һәм Русия делегацияләренең сөйләшүләренең башы булган.
АКШ һәм аның Көнбатыш беректәшләренең рәсми вәкилләре белән Русия рәсми вәкилләренең берничә виртуаль һәм җанлы очрашуы бу сөйләшүләр серияләренең кульминациясе булачак.
Соңгы көннәрдә һәм атналарда дипломатик элемтәләрнең күбәюе Русиянең Украинага басымы дәвам итүе һәм артуы белән бәйле.
"Без алдыбызда торган мәсьәләләрнең асылы турында фикер алыштык, әмма сөйләшүләр авыр булачак", дип белдергән журналистларга беренче очрашу тәмамланганнан соң Сергей Рябков. Шулай ук ул фикер алышуларның эшлекле булачагын искәрткән һәм дүшәмбе көнне узачак сөйләшүләрдә катнашучыларның "вакытны бушына уздырмаячагын" фаразлаган.
Украина тирәсендәге вазгыять белән бәйле рәвештә, АКШ һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләр начараю чорыннан соң, әлеге сөйләшүләр диалогны җанландыруга беренче адым булыр дип бәяләнә.
Русия якынча 100 мең хәрби хезмәткәрен Украина белән чик янына урнаштырды. Бу Мәскәүнең күрше илгә киңкүләм һөҗүм ясарга ниятләве турында шикләрнең артуына китерде.
АР язмасында әйтелгәнчә, Русия президенты Владимир Путин хакимияте алда булачак сөйләшүләргә үз таләпләре исемлеген чыгарган.
Алар арасында НАТОның Русиягә Көнчыгышка таба киңәймәү һәм үз берлегенә Украина белән Грузияне кертүдән баш тарту хакында гарантияләр бирүе турындагы таләп тә бар.
Русия тарафы Женевага ачыктан-ачык карашлар белән килде, дип искәрткән Рябков. Аның сүзләренчә, бу карашлар ачык һәм иң югары дәрәҗәдә аңлашыла торган итеп оештырылган. Шуңа күрә Русиянең таләпләреннән тайпылу мөмкин түгел, дип белдергән Русия тышкы эшләр министры урынбасары.
Русия компромисска барырга әзерме дигән сорауга Русия дипломаты "Компромисска ирешүгә америкалар үзләре әзер булырга тиеш" дип белдергән.
БУ ТЕМАГА: Байден Зеленскийга, Русия һөҗүм иткән очракта, кискен җавап бирәчәкләрен вәгъдә иткәнАКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен якшәмбе көнне АВС телеканалына Женевадагы ике яклы сөйләшүләрдә яки НАТО-Русия шурасының Брюссельдәге утырышы барышында нинди дә булса өзеклек көтмәвен белдергән. АКШ һәм Русия вәкилләренең, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) кысаларындагы, бу атна ахырында булачак сөйләшүләрендә дә аерым казанышлар көтелми.
Аssociated Press искәртүенчә, АКШ һәм аның Көнбатыш беректәшләре, Мәскәү гаскәрләрен Украинага каршы хәрәкәт иттерсә, кыйммәт түләячәге турында Русияне берничә мәртәбә кисәткән.
"Хәзер мәсьәлә шулай тора: президент Путин дипломатия һәм диалог юлы белән барачакмы, әллә конфронтация юлы беләнме", дип белдергән Блинкен. Ул Русиянең Украина эшләренә тукшынуын көчәйтүе – Мәскәүнең үз мәнфәгатьләренә дә каршы борылыш алачагына ишарәләгән.
Associated Press агентлыгы язмасында Русиянең өч таләбе китерелгән: НАТОның алга таба киңәюеннән, Русия чикләре янында нинди дә булса ракет системалары урнаштырудан һәм хәрби күнегүләр, күзләү операцияләре уздырудан, шулай ук 1997 елда гамәлдә булган Төньяк Атлантика килешүе чикләре тышында инфраструктур объектлар булдырудан баш тартуы.
Мөгаен, Америка тарафы Русиягә, бу таләпләрнең кайберләре турында өлешчә булса да, бу атнада фикер алышачакларына ишарәлидер.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!