Түбән Новгородтагы Гомуми юрисдикциянең дүртенче апелляция мәхкәмәсе Татарстанның Югары мәхкәмәсе карарын үзгәрешсез калдырган, Югары мәхкәмә Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) оешма эшчәнлеген туктатып торуга каршы биргән шикаятен караудан баш тарткан иде. Бу хактагы мәгълүмат мәхкәмәнең картотекасында урнаштырылган.
2021 елның октябрь ахырында Русия юстиция министрлыгы "экстремистик эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) эшчәнлеген туктатты.
Узган елның 15 октябрендә, Явыз Иван гаскәрләре Казанны алганда шәһәрне яклап һәлак булучылар истәлегенә уздырылган Хәтер көне митингындагы "экстремистик гамәлләр" бу карарны чыгару өчен сәбәпче булган диелә.
Шуннан соң Русиянең юстиция министрлыгы ТИҮ эшчәнлеген туктатып тору турындагы карарны кабул иткән.
Зәкиев Татарстан прокурорының ТИҮ эшчәнлеген туктату турындагы карарын шикаять итеп карады. Әмма республиканың Югары мәхкәмәсе бу хактагы дәгъваны карамады, эшнең үзендә карала алмавын җиткерде.
Зәкиев Татарстанның Югары мәхкәмәсе карарын Түбән Новгородтагы Гомуми юрисдикциянең дүртенче апелляция мәхкәмәсенә шикаять итте, 13 гыйнварда апелляция мәхкәмәсе Югары мәхкәмә карарын үзгәрешсез калдырган.
Фәрит Зәкиев Татарстан прокуроры карарын кабат Татарстанның Югары мәхкәмәсенә һәм Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять итәргә ниятли.
Декабрь башында Зәкиев Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктату турындагы карарын Русиянең баш прокуратурасына шикаять итте һәм Баш прокуратура бинасы каршында ялгыз пикет уздырды.
2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә мәхкәмә эше төгәлләнмәде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!