Нәкъ бер ел элек, 17 гыйнварда Русия оппозиционеры Алексей Навальный Мәскәүгә кайтты, ул Русиядә җитештерелә торган, "Новичок" төркеменә караган химик матдә белән агуланганнан соң, озак вакыт Германиядә тернәкләнү узган иде.
Навальный утырган очкыч Внуково һава аланына төшеп утырырга тиеш иде, анда аны биш меңнән артык тарафдары каршы алырга килде, әмма соңгы мизгелдә хакимиятләр очкычны Шереметьево һава аланында утыртты, чик күзәтүендә сәясәтче тоткарланды.
Шул көннән ул иректән мәхрүм: башта Навальныйны кулга алдылар, соңрак
мәхкәмә 2014 елгы җинаять эше нигезендә сәясәтчене колониягә җибәрде, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе аны канунсыз дип тапкан иде.
Навальныйны кулга алу һәм һәм ябып куюлары Русиянең барлык шәһәрләрендә дә диярлек каршылык чаралары уятты. Рөхсәтсез урам йөрешләре киңкүләм репрессияләр белән тәмамланды.
23 һәм 31 гыйнварда гына да полиция ун меңнән артык кешене тоткарлады.
Чаралардан соң тикшерү комитеты, аерым алганда, полициягә каршы көч куллану, санитар кагыйдәләрне бозу һәм юлларны каплау турында йөздән артык җинаять эше ачты.
Навальныйны хуплаган чараларда катнашкан дистәләгән кеше сак астында
тотыла, кайберләрен ирекләреннән мәхрүм иттеләр.
Навальныйның колониядә бер ел тотылуы дәвамында, аның штаблары һәм ул
оештырган "Коррупциягә каршы көрәш фонды" "экстремист оешмалар" дип танылды, аларның дистәләгән әгъзалары яки сак астында тотыла, яки Русиядән күченеп китәргә мәҗбүр булды, араларында Навальныйның федераль штабының элеккеге башлыгы Леонид Волков, Коррупциягә каршы көрәш фондының мөдире Иван Жданов һәм фонд юристы Любовь
Соболь бар. Навальныйның үзенә карата исә тагын берничә җинаять эше ачылды.
2021 ел эчендә Русия хакимиятләре Навальный белән бәйле булган сәяси
структураларны тулысынча юк итте.
АКШ, Британия һәм Европа берлеге илләре Навальныйны эзәрлекләүләргә җавап буларак, Русиягә җитди санкцияләр белән янады, әмма нәтиҗәдә, Көнбатыш фикеренчә оппозиционерны агуларга
тырышуда катнашы булган берничә физик зат һәм оешмага карата санкцияләр белән генә чикләнде.
The Insider, Bellingcat (Русиядә "ят агент" дип танылды), CNN һәм Der Spiegel басмаларының уртак тикшерүләре нәтиҗәсендә, Навальныйны агулауларына катнашы бар дип шикләнелгән ФСБ хезмәткәрләренең исемнәре һәм дәрәҗәләре басылып чыкты.
Оппозиционер үзе Константин Кудрявцев белән әңгәмәсен чыгарды, ул Русия махсус хезмәтенең хезмәткәре дип һәм агулауда катнышкан булырга мөмкин фаразланыла.
Кудрявцев һөҗүмнең күпсанлы нечкәлекләре турында сөйләде. Шул исәптән, Томски шәһәрендәге Навальный калган кунакханәдә, оппозиционерның эчке киеменә агу сөртелүен, ә агулау эзләрен юк итәргә ФСБга транспорт полициясе хезмәткәрләре булышуын аңлатты.
Навальный фикеренчә, һөҗүм артында Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тора.
Кремльдә бу гаепләүләрне кире кагалар.
Навальныйны кулга алуга бер ел тулыр алдыннан, АКШ Конгрессының Һелсинки комиссиясен җитәкләүче Америка канун чыгаручылары гариза чыгарды, анда әйтелгәнчә, "әгәр оппозиционерда үз хакимиятенә җитди куркыныч күрмәсә, Русия президенты Владимир Путин аны төрмәгә утыртмас иде. Навальный һәм аның гомумрусия такымы Путин һәм аның ялчылары канунсыз алган керемнәрне ачыклауда мөһим роль уйнады. Аларны ни өчен эзәрлекли башлаулары турында без белергә тиешле бөтен әйбер – шушы".
Моннан тыш, Американың CNN каналы һәм НВО Мах стриминг сервисы "Навальный" исемле документаль фильм күрсәтеләчәге турындахәбәр итте.
"Агу һәрвакыт эз калдыра" дигән шигарле фильмны Канада документалисты Даниэл Рохер төшергән.
17 гыйнварга дөньяның дистәләгән шәһәрләрендә Навальныйны хуплап чаралар узачагы хәбәр ителгән. Русиядә мондый чаралар үткәрү ниятләнми. Политологлар моны оппозиционер тарафдарларына моңарчы күрелмәгән эзәрлекләүләр булуы һәм аларның үз гомерләре өчен сагаюы белән бәйли.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!