WHO вакцина ясамаучыларга халыкара сәфәрләргә рөхсәт бирүне тәкъдим итте

Мәҗбүри вакциналау урынына WHO инфекция таралуга каршы көрәштә башка чаралар тәкъдим итә: ковидка тест ясату һәм мәҗбүри карантин.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) коронавирус пандемиясе сәбәпле оештырылган гадәттән тыш хәлләр комитеты халыкара сәфәрләргә рөхсәт бирергә яки илләр арасындагы сәяхәтләргә чикләүләрне йомшартырга тәкъдим итте. Бу хакта оешма сайтында әйтелгән.

Халыкара сәяхәтләргә чикләүләр кертү – коронавирус таралу белән көрәшүгә булышмый, дип искәртәләр оешмада. Мисал буларак WHO омикрон штаммының таралуын китергән. Шул ук вакытта чикләүләр "дәүләтләрне икътисади һәм социаль стресска дучар итүгә булыша" диелә.

Гадәттән тыш хәлләр комитеты шулай ук коронавирустан вакцинаны илгә керү өчен мәҗбүри шарт дип санамаска тәкъдим иткән. Бу тәкъдим төрле илләрдә халыкның вакцина ясата алу дәрәҗәсе төрле булуы белән бәйле диелә.

Мәҗбүри вакциналау урынына WHO инфекция таралуга каршы көрәштә башка чаралар тәкъдим итә: ковидка тест ясату һәм мәҗбүри карантин.

Комитет әгъзалары шулай ук мондый чаралар халыкара сәфәрләргә чыккан кешеләргә матди йөк тудырмаска тиеш дип искәртә.

Соңгы тәүлектә дөньяда коронавирус йоктыруның 4,2 миллион очрагы ачыкланган. Бу бер көн алда булган күрсәткечләрдән 400 меңгә артыграк. Пандемия башыннан бирле дөньяда авыруның 339,5 миллион очрагы теркәлгән. Коронавирус йоктыручылар саны соңгы атналарда шактый күбәйде. Шулай да үлүчеләр саны кисәк артмады.

Пандемия вазгыятендә дөньяның күпчелек илләренә керүгә чикләүләр бар: илгә килгәч карантин узу, берничә ПЦР-тест ясату һәм илдә хупланган вакциналар белән тулысынча вакциналану турындагы сертификатны күрсәтү.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының тәкъдимнәреннән соң, Тайланд үзенә килүчеләргә чикләүләрне йомшартты.

Моңа кадәр гамәлдә булган, кайбер ил туристларына Тайландка килүгә чикләүләрне һәм Тайландка килгәч мәҗбүри карантин узу шартын гамәлдән чыгардылар.

Шулай да илгә килүчеләр әле дә вакцина ясатырга һәм Тайландта булу дәверендә ике мәртәбә: беренче һәм бишенче көнне ПЦР-тест ясатырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!