Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO), коронавирусның "омикрон" штаммы таралу сәбәпле башланган хәзерге дулкын төгәлләнгәч, Европада пандемия бетәргә мөмкин дип фаразлый.
WHO-ның Европа төбәгендәге мөдире Ханс Клуге сүзләренчә, "төбәк пандемиянең йомгаклау фазасына таба барырга мөмкин".
Әмма коронавирусның барлыкка килергә мөмкин яңа төрләрен игътибар белән күзәтергә кирәк, дип кисәтә ул.
Клуге фикеренчә, Европада "омикрон" таралу дулкыны тынганнан соң, "берничә атна һәм айлар дәвамында глобаль иммунитет булачак".
Җәй якынлашу белән тынлык чоры урнашачак, ел ахырында COVID-19 кире кайтырга мөмкин, әмма "пандемия һичшиксез кире кайтыр дигән әйбер юк", дип саный WHO вәкиле. Сак булырга кирәк, чөнки коронавирус безне бер тапкыр гына гаҗәпләндермәде, дип өстәгән Ханс Клуге.
WHO белгече Мария ван Керкхове Клуге белән килешми. Аның фикеренчә, "омиркон"ны йоктырулар кимесә дә, пандемия төгәлләнмәячәк, чөнки вирус мутацияләшүен дәвам итә һәм аның яңа төрләре тагын да куркынычрак булып чыгарга мөмкин.
"Омикрон" штаммы беренче тапкыр Көньяк Африка республикасында 2021 елның ноябрендә табылган иде. Ул вакытта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы аңа "борчу уятучы статусы" бирде.
Оешма бәяләмәсенә күрә, мартка кадәр Европа төбәгендәге халыкның 60 процентыннан артыгы "омикрон" йоктырырга мөмкин, ул коронавирусның башка төрләренә караганда берничә мәртәбә йогышлырак.
Аны коронавирус белән авырганнар да, вакцина ясатканнар да йоктыра ала.
БУ ТЕМАГА: WHO вакцина ясамаучыларга халыкара сәфәрләргә рөхсәт бирүне тәкъдим иттеГалимнәр фаразынча, калган билгеле штаммнарга караганда, вирусның бу төре белән җиңелрәк авырыйлар. Әмма йоктыручыларның кинәт кенә артуы – үлем-китем һәм авыр итеп авыру очракларының санына йогынты ясарга мөмкин. Хәзерге вакытта күп илләрдә, шул исәптән Русиядә коронавирусны йоктыручыларның артуы күзәтелә.
Европа берлегенең кайбер илләрендә йогышлы, әмма куркынычы азрак булган "омикрон"да пандемиядән чыгу мөмкинлеге күрәләр һәм чикләүләрне гамәлдән чыгара башлыйлар.
25 гыйнвардан Британиядә җәмәгать урыннарында COVID-сертификатлар күрсәтү һәм битлек кию таләпләрен бетерәләр, шулай ук хезмәткәрләрне өйдән торып эшләтүгә кайтару киңәшен гамәлдән чыгаралар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!