Узган атнада Иглин районы хастаханәсенең баш табибы вазифасыннан киткән Жанна Карунасны яңа урынга билгеләгәннәр. 25 гыйнвардан башлап ул Благовещенски шәһәр хастаханәсен җитәкләячәк. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Башинформ" хәбәр итә.
Благовещенски хастаханәсенең баш табибы Арсен Гарипов исә үз вазифасыннан килешүенең вакыты чыгу сәбәпле киткән диелә.
Иглин районы хастаханәсе соңгы елларда берничә мәртәбә шау-шулы хәбәрләргә сәбәпче булды. 2019 ел ахыры-2020 ел башында хастаханә авырулары медицина хезмәткәрләренең тиешле хезмәт күрсәтмәвенә зарланды. Интернетта видео таралган иде: анда бер авыруның палата идәнендә матрас өстендә ятуы, ә икенче инвалид авыруның коридорда шуышып йөрүе күренә. Әлеге вакыйгалар уңаеннан ул вакытта Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү оештырды, хастаханәнең үзендә исә бу видеоны барлык медицина хезмәткәрләрен каралтып күрсәтү, хастаханәдәге вазгыятьне тотрыксыз итү өчен махсус таратканнар дип аңлаттылар.
БУ ТЕМАГА: Башкортстан: табиблар эштән китә, кешеләр атна буе табибка чират тораУзган елның җәендә Иглин районы үзәк хастаханәсеннән дистәдән артык терапевт табибларның эштән китүе турында билгеле булган иде. Моңа пандемиядә табибларның эшләре бермә-бер артуы, ә хезмәт хакының элеккечә калуы сәбәп булган диелде. Һөнәр берлеге вәкиленең әлеге белдерүеннән соң Иглин хастаханәсенең баш табибы Жанна Карунас интернетта аңлатма белән чыкты. Ул Орловның табибларның Иглин район үзәк хастаханәсеннән эштән китүе турындагы белдерүдәге фактлар дөреслеккә туры килми дип әйтте.
2021 елның августында исә Иглин хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы юл һәлакәтендә һәлак булды. Ашыгыч ярдәм машинасы йөк машинасына бәрелде, фаҗига урынында машина йөртүче Михаил Медведев һәм фельдшер Дамир Хисаметдинов һәлак булды. Үлүчеләрнең туганнары әлеге хәл килеп чыгуында хастаханә җитәкчелеген гаепләде, аларның әйтүенчә, ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр йокысыз һәм ялсыз эшләгән.
Дәүләт хезмәт инспекциясе нәтиҗәсенә күрә исә, фаҗиганең сәбәбе – машина йөртүченең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве.
Иглин район хастаханәсенә баш табиб итеп Жанна Карунас 2016 елда билгеләнгән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!