26 гыйнвар Татарстан Югары мәхкәмәсендә Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевнең шикаяте каралды. 7 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Хәтер көнендә милләтара нәфрәт тудыручы, экстремистик эчтәлекле мөрәҗәгать яңгыратуда гаепләп, Татар иҗтимагый үзәгенә 250 мең сумлык штраф салган иде. Зәкиев һәм аның адвокаты Алексей Златкин моның белән килешмичә шикаять гаризасын язды. Шул гариза бүген каралды да.
Мәхкәмә утырышына активистлар кертелмәде, алар, гадәттәгечә, коронавирус шартлары дигән сылтау белән ишек төбеннән эчкә уздырылмады. Утырыш шактый соңарып башланды. Эшне хөкемдар Рим Фәтхетдинов карады, Казанның прокуратурасы ягыннан прокурор Ленар Гарипов бар иде, милли хәрәкәт хокукларын Фәрит Зәкиев белән адвокат Алексей Златкин яклады.
Златкин башта ук хөкемдардан эшкә ходатайствоны беркетүне сорады. Аның сүзләренә караганда, прокуратура тарафыннан ясалган лингвистик экспертиза хаталар белән башкарылган. Төгәлрәк әйткәндә, прокуратура вәкилләре белгечкә мөрәҗәгать иткәндә аны Русия Җинаять кодексы нигезендә җавап тотачагын искәртмәгәннәр. Моннан тыш алар ул экспертиза белән гомумән риза булмавын, аны лингвист түгел, ә психология белгече ясарга тиеш дип фикерен җиткерде һәм ТИҮ соравы белән ясалган экспертизаны да (ул прокуратура соравы белән ясалган экспертизага капма-каршы эчтәлекле) эшкә беркетүне сорады.
Прокурор Гарипов хөкемдардан Златкинның гаразасын кабул итмәвен үтенде һәм үз мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Ул экспертка мөрәҗәгать иткәндә җинаять җаваплылыгы турында кисәтү булганын әйтте һәм моны дәлилләгән документның эшкә беркетелүен сорады.
Гафу итегез, әмма прокурор ялган сөйли һәм мәхкәмәне алдый
— Гафу итегез, әмма прокурор ялган сөйли һәм мәхкәмәне алдый. Бу документ башта юк иде, прокуратура безнең дәгъваларны белеп, тиз генә үз хаталарын төзәтергә кереште. Бу документ иске дата белән соңыннан ясалган, аны белгечтән соңыннан гына имзалатканнар, — дип ризасызлык белдерде Златкин.
Хөкемдар ахыр чиктә Златкин соравын кире какты, ә прокуратура документын кабул итте.
БУ ТЕМАГА: "Урысларга карата дошманлык контексты булу ихтимал". ТИҮгә яңа эш ачканнарХөкемдар ике якка да үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирде. Эш шунда, гаепләүче як 2021 елның 15 октябрендә узган Хәтер көнендә Абдулла Җәләловның Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгатен экстремистик дип тапты һәм бу Татар иҗтимагый үзәге исеменнән яңгырады дигәнгә басым ясады. Татар иҗтимагый үзәген яклаучылар исә Җәләловның бары тик активист булуын, аның үзәк президиумы әгъзасы дә, җитәкчелектә дә түгеллеген, бу чыгышын үз белдеге белән ясаганын исбатларга тырышты. Нәтиҗәсез.
Без берничек тә милләтара нәфрәт тудыруны максат итеп куя торган оешма түгел
— Абдулла Җәләловка президиум кешеләре чыгыш ясарга вәкаләт бирмәгән, аның чыгыш ясавы Татар иҗтимагый үзәге исеменнән ясалды дип нәтиҗә ясау – хата. Аңа чыгыш ясарга берсе дә әмер бирмәгән, бу хакта Хәтер көне алдыннан оештырылган президиум утырышында сүз дә булмаган, карарда да юк бу хакта. Беренче мәхкәмәдә үк Җәләлов бу турыда әйтте, — диде Златкин.
Фәрит Зәкиев мәхкәмәдә Татар иҗтимагый үзәгенә 250 мең сумлык штраф салу, хөкемгә тарту – сәяси эш дип чыгыш ясады.
— Хөрмәтле хөкемдар, безнең чыгышларны, документларны карагыз, прокуратура, экспертиза язган кәгазьләрдән укып түгел, үзегез карагыз, нинди милләтара нәфрәт тудыра торган мөрәҗәгатьләр белән чыгыш ясасын безнең үзәк? Оешма федерализм өчен көрәшә, бу мәсьәләне даими күтәрә, без берничек тә милләтара нәфрәт тудыруны максат итеп куя торган оешма түгел, — диде Зәкиев.
БУ ТЕМАГА: Мәхкәмәле сират күпере. ТИҮне ябуга таба тагын бер адым ясалдыХөкемдар:
— Фәрит әфәнде, Хәтер көне чарасын кем алып барды? Рәүф Ибраһимовмы? Абдулла Җәләловка чыгыш ясарга кем рөхсәт итте? Улмы? Яки Кәшшаф Гатинмы? Гатинга кем әмер бирде?
Зәкиев:
— Юк, мин түгел. Мин андый әмер бирмәдем. Бу – Җәләловның үз инициативасы. Аңа берсе дә рөхсәт бирмәде. Үз белдеге белән чыгыш ясады.
Алексей Златкин, Абдулла Җәләлов президиум әгъзасы булмаса да, ул мәртәбәле шәхес, профессор, милли хәрәкәт активисты, аның кебек кеше сәхнәгә менсә, аңа чыгыш бирмәү авыр, әмма алып баручылар аның ни турында чыгыш ясаячагын белмәгән, текст белән берсе дә таныш булмаган, дип тагын бер тапкыр чыгыш ясады.
Прокурор Гарипов исә видеоязмада барысы да ачык күренә диде. Татар иҗтимагый үзәге президиумы әгъзасы Рәүф Ибраһимовның Җәләловка бернинди каршылыксыз сүз биргәнен искә төшерде. "Ни Ибраһимов, ни Гатин, ни Зәкиев чыгыш ясаучыны сәхнәдән төшермәде, аңа чик куймады. Безнең фикеребезчә, бу алдан оештырылган хәйлә", — диде Гарипов.
БУ ТЕМАГА: Фәрит Зәкиев дөреслекне Мәскәүдә эзләргә мәҗбүр: Баш прокурорга шикаять тапшырдыХөкемдар ике якны да тыңлагач, карарны чыгарыр өчен тәнәфес игълан итте. Озак та үтмәде, хөкемдар киңәшмә кабинетыннан чыгып, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары үз көчендә кала, 250 мең сум штрафны түләү хөкеме бүгеннән үк көченә керә дип игълан итте.
Алексей Златкин да, Фәрит Зәкиев та, мондый карар булачагы көтелгән иде, бу Татар иҗтимагый үзәгенә зур проблемнар тудырачак, диделәр Азатлыкка.
ТИҮне шалт итеп ябу турында карар чыгар дигән куркыныч бар
— Бу карар куәт структураларына юлларны киң итеп ача, Татар иҗтимагый үзәге үз чараларында экстремистик чыгышлар ясый дигәне дәллиләнгән булып чыга, аның нигезедә Татар иҗтимагый үзәген оешма буларак юкка чыгару карарын кабул итүгә бернинди дә каршылык тумый, — ди Златкин. — Бу Хәтер көне уңаеннан мәхкәмә дә шуның өчен махсус оештырылды дип саныйбыз. Бармактан суырып алынган булса да, кармакка эләктерделәр булып чыга, үзләренчә. Минемчә, хәзер ТИҮнең ликвидациясе турында мәхкәмә үзен көттермәячәк. Безнең мәгълүматка караганда, мәхкәмә экспертизасы ясалган, әмма без аны күрмәдек, белмибез. Без бүгенге карарны Кассацион мәхкәмәгә бирергә дә өлгермәбез кебек, аны әле карыйлар, аннары көнен билгелиләр, әмма бу вакыт эчендә чираттагы мәхкәмә оештырып, ТИҮне шалт итеп ябып кую турында карар чыгарырлар дигән куркыныч бар.
Татар иҗтимагый үзәгенең штрафлар түләргә мөмкинлеге юк, аның бернинди дә милеге дә, банк хисаплары да юк. Азатлык бу тарихны күзәтеп барачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!