Башкортстанның Иглин районы прокуратурасы район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең хезмәт хокуклары бозылу турындагы мәгълүматны тикшерәчәк.
"Тикшерү барышында оешмадагы хезмәткәрләр штатының тулылыгы, эшчеләрнең ял һәм хезмәт режимы үтәлүе, хезмәт хакы һәм башка компенсацияләр түләү мәсьәләләре каралачак. Тикшерү төгәлләнгәннән соң медицина оешмасының вазифадагы затлары гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", дигәннәр прокуратураның матбугат хезмәтендә.
БУ ТЕМАГА: Башкортстан: табиблар эштән китә, кешеләр атна буе табибка чират тораИглин районы хастаханәсендә соңгы елларда берничә мәртәбә шау-шулы хәлләр булды. 2019 ел ахыры-2020 ел башында хастаханә авырулары медицина хезмәткәрләренең тиешле хезмәт күрсәтмәвенә зарланды.
Узган елның җәендә Иглин районы үзәк хастаханәсеннән дистәдән артык терапевт табибларның эштән китүе турында билгеле булды. Моңа пандемиядә табибларның эшләре бермә-бер артуы, ә хезмәт хакының элеккечә калуы сәбәп булган диелде.
2021 елның августында исә Иглин хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы юл һәлакәтендә һәлак булды. Үлүчеләрнең туганнары әлеге хәл килеп чыгуында хастаханә җитәкчелеген гаепләде, аларның әйтүенчә, ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр йокысыз һәм ялсыз эшләгән.
Күптән түгел Иглин районы хастаханәсенең баш табибы Жанна Карунас эштән җибәрелде, 25 гыйнвардан башлап ул Благовещенски шәһәр хастаханәсен җитәкли.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!