Колония җитәкчелеге математик Азат Мифтаховка дәреслек тапшырудан баш тарткан

Азат Мифтахов

Цензура сәбәпләре аңлатылмаган. 

Киров өлкәсендәге Омутнински шәһәренең 17 санлы колониясе җитәкчелеге "Бердәм Русия" офисына һөҗүм эше нигезендә алты елга хөкем ителгән математик Азат Мифтаховка дифференциаль тигезләмәләр буенча дәреслекне тапшырудан баш тарткан. Бу хакта 9 февральдә Мифтаховның хатыны Елена сүзләренә сылтама белән Мифтаховны яклаучы Халыкара комитет хәбәр итте.

Сүз А. И. Буфетов, Н. Б. Гончарук һәм Ю. С. Ильяшенконың "Гади дифференциаль тигезләмәләр" китабы турында бара. Колония идарәсе Еленага цензура сәбәпләрен аңлатмаган.

Колониядә Азат Мифтахов урман кисү белән шөгыльләнә.

"Аның өчен ул аена 300 сум акча ала. Акча кирәкми, барысы да җитәрлек ди. Бик арый ул. Буш вакыты калмый. Математика белән шөгыльләнә аласыңмы, китаплар укыйсыңмы дип сорадым. Юк, диде. Вакыт калмый. Эш вакытында башта гына төрле математик биремнәрне ясыйм диде. Аның вакыты әрәм булуы күңелне кыра. "Әни, борчылма, чыккач фән белән шөгыльләнергә вакыт булачак", дип юата. Галимгә математика урынына бүрәнә ташырга туры килгәненә ачуым чыга", дигән иде Азатлыкка Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова.

Күптән түгел Франция математиклары Азат Мифтаховны яклауны сорап Халыкара математика берлегенә мөрәҗәгать иткән иде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.