Русиядә җирле үзидарәне оештыру турындагы канун өлгесенең икенче укылышын 2022 елның мартыннан июнь аена күчерергә тәкъдим ителә.
РИА Новости хәбәренчә, мондый тәкъдимне канун өлгесе авторларының берсе, Думаның дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников ясаган.
Документны карауны кичектерү кирәклеген, ул канун өлгесенә төзәтмәләр туплау дәвам ителү белән аңлаткан.
Җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесен Русия парламентына дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас 2021 елның декабрендә тәкъдим итте.
Реформа кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзидарә оешмаларын бетерү тәкъдим ителә. Җирле үзидарәне бары тик шәһәр һәм муниципаль бүлгеләр, шулай ук федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эчендәге өлешләрендә генә калдырырга ниятлиләр.
БУ ТЕМАГА: Клишас һәм Крашенинников кануны: вертикальне ныгытам дип җирле үзидарәне җимерүӘгәр канун өлгесен хәзерге рәвешендә кабул итсәләр, шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле хакимиятләреннән һәм депутатлар шураларыннан колак кагачак, ә аларның җирләрен шәһәр яки муниципаль бүлгеләргә кушачаклар.
Канун өлгесенең йогынтысына шәхси үзидарә оешмалары һәм бюджеты булган 18 мең шәһәр һәм авыл җирлеге эләгә.
Татарстан Дәүләт шурасы җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесенә 13 төзәтмә тәкъдим итте. 10 февральдә депутатлар аны бертавыштан кабул итте.
Җирле үзидарә системын юкка чыгаруны депутат, ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминов тәнкыйтьләп чыкты. "Без эшли торган системны җимерәбез", диде ул.
2021 ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт шурасы гомумән алганда бу канун өлгесен хуплап чыкты. Әмма гыйнвар аенда Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары төркеменең ул канун өлгесенә 30дан артык үзгәреш тәкъдим итүе билгеле булды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!