Дума гаскәр турында ялган тараткан өчен иректән мәхрүм итү канунын раслады

Ул 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.  

Русия думасы җомга, 4 март көнне берьюлы өч укылышта Русия кораллы көчләренең Украинадагы гамәлләре турында ялган мәгълүмат өчен җинаять җаваплылыгы турында канун өлгесен кабул итте. Ул озын мөддәтләргә иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

"АКШ һәм башка чит ил дәүләтләренең дустанә булмаган гамәлләренә каршылык чаралары турында" канунга үзгәрешләр турында сүз бара.

Җинаять кодексына яңа маддә өстәлә. Мәхкәмә Русия гаскәре эшчәнлеге турындагы хәбәрләрне "күрәләтә ялган" дип тапса, штраф яки 3 елга кадәр колония яный.

Аларны таратканда вазифадан файдалану, матди файда алу нияте яки "дәлилләрне уйлап чыгару" булса, 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр. Ялган мәгълүматлар авыр нәтиҗәләргә китерсә, 15 елга кадәр төрмә яный.

"Русия мәнфәгатьләрен яклауда Русия гаскәрләрен куллануга комачауларга чакырган өчен" яки "мондый куллануны дискредитацияләгән" өчен дә җәза каралган – башта административ җаваплылык, тагын кабатланса – җинаять җаваплылыгы, 3 елга кадәр колония. Русиягә каршы санкцияләр кертергә чакырган өчен дә шундый җаваплылык каралган.

Азатлык Радиосы сайтларын томалауга җавап итеп, Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Джейми Флай безнең сайтларда "цензура булмаячак" дип белдерде.

"Путин русияләрне Украинадагы сугышның масштабы һәм бәясе турында ялган белән туендырып тора. Азатлык Радиосы Русиядәге аудитория өчен әлеге кискен вакытта үз контентына цензура кертүдән баш тарта. Русияләр дөресен белүгә лаек һәм без хакимият гамәлләре, бу гамәлләрнең нәтиҗәләре турында фактик мәгълүмат бирүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды. Сугышның беренче атнасында Русиядә дистәгә якын Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары томаланды.

3 мартта "Дождь" телеканалы (Русия хакимиятләре "ят агент" дип саный) эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуы турында игълан итте.

Эшчәнлекләрен туктату сәбәпләрен атаганда, телеканалның баш мөдире Наталья Синдеева, аерым алганда: "Гаскәр турында ялган мәгълүмат" кануны кабул ителгәч, эшләү мөмкин булмаячак. Яки искиткеч күргәзмәләр һәм фейерверклар турында сөйләргә тиеш булачакбыз", дип аңлатты.

1 мартта "Дождь" телеканалының, шулай ук "Эхо Москвы" радиосының сайтлары томаланды. Русия баш прокуратурасы аларның материалларын "эстремистик" дип атый. Ул "Русия хәрбиләренең гамәлләренә карата ялган мәгълүмат" һәм "җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген бозуга өндәүләр" тараткан диелә.
3 мартта Алексей Венедиктов "Эхо Москвы" радиосын һәм сайтын ябу турында белдерде.

4 мартта хакимиятләр Азатлык Радиосы, Idel.Реалии һәм Радио Свобода сайтларын да томалый башлады. azatliq.org һәм idelreal.org сайтлары 4 мартка каршы төндә ачылмый башлады.

Моңа кадәр Роскомнадзор әлеге сайтлар томаланырга мөмкин дигән хат җибәргән иде.

Элегрәк Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең проектлары – Настоящее Время телеканалын һәм "Крым.Реалии" сайтларын рәсми рәвештә томалаган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!