Украинада әсирлеккә төшкән татар егете сугышны идеальләштергән булган

Данис Исламов

Чаллы егете Данис Исламов Украинага сугышка китәр алдыннан Минзәләдә пешекчегә укыган, мәдрәсәгә дә йөргән.

6 мартта интернетта Чаллы егете Данис Исламовның Украинада әсирлеккә эләккәч яздырылган видеоязмасы таралды.

"Мин Исламов Данис Рафаэль улы, Русия Федерациясе ватандашы, Чаллы шәһәрендә яшәүче Русия хәрбие, сезне мәгънәсез кан коюдан, бу рәхимсез сугыштан туктарга чакырам. Барлык уйлый белгән ватандашларны аңга килергә, пропагандага ышанмаска чакырам. Зинһар өчен, аңыгызга килегез. Монда бернинди дә "күнегү"ләр бармый, ә җимереклек кенә алып килүче чын кан коючы сугыш бара. Безгә юлыбызда бернинди дә нацистлар, бандеровчылар очрамады, алар юк. Хәзер тыныч халык бигрәк тә нык тилмерә. Зинһар өчен, аңыгызга килегез. Сездә ниндидер кешелек хисләре уянсын, моңа ничектер йогынты ясагыз, бу кан коюны туктатыгыз", дип сөйли Данис үз мөрәҗәгатендә.

Данисның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күренгәнчә, ул ятимлектә үскән. 2018-2020 елларда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында пешекчегә укыган, тулай торакта яшәгән. Минзәләдә вакытта мәдрәсәдә дә белем алган. Татарстан мөфтие белән төшкән фотосы да бар.

Данис турында сөйләмәсме дип, Минзәлә мәчетендә аның остазы булган Рәмзил Садыйков белән элемтәгә чыктык, әмма ул егет турында бернинди сүз дә әйтмәячәген, аның өчен Татарстан Диния нәзарәте рөхсәте кирәк булуын әйтте.

— Әгәр Диния нәзарәте рөхсәт бирсә, без укытучыларын барларбыз, рөхсәт булмаса, бернинди дә мәгълүмат бирә алмыйбыз, - диде Рәмзил хәзрәт.

Данисның социаль челтәрдә куелган фоторәсемнәре, язылган постлары аша, аның сугышны идеальләштерүен аңларга була. Ул Чечня сугышында һәлак булганнарны да искә ала, кулына корал тотып төшкән фотолары да күп, муенына автомат асып йөри.

Шул ук социаль челтәрләр аша Данисның 2021 елның октябрендә хәрби хезмәткә чыгып китүе дә аңлашыла. Аның иң якын дусты булган Петр Халдеев 26 октябрьдә үз сәхифәсендә Данисны хәрби хезмәткә озатып җибәрүе турында язган. "Ярты елдан очрашырбыз", дигән ул аңа.

Данисның үз Инстаграм сәхифәсендәге иң соңгы фоторәсеме 2021 елның 17 октябрендә куелган. Ул анда кара, сары, ак төсләрдән торган ике башлы бөркетле герб сурәтләнгән әләм ябынып төшкән. Бу Русия империясенең 1858-1883 еллардагы рәсми әләме. Хәзерге вакытта аны урыс нацилары, монархистлар куллана.

Данисның социаль челтәрендәге сәхифәләрендә, шул ук Инстаграмда украиннар күп комментарлар калдырган.

"Әсирлектә утыра бит, тизрәк алып китегез. Әгәр Русия туктамаса, әсирләрне рәхимсез мыскыл итәләр, үтерәләр", "Ата-анасы кая караган? Сезгә үз балагыз кызганыч түгелме? Әллә сез аны яратмыйсызмы – әнисенә мөрәҗәгать итәм", "Фашист!", "Украина халкы, начар сүзләр язмагыз, үзегезне урыс деспотлары кебек тотмагыз. Без башка, без украиннар. Әгәр алар Русиягә кирәк икән, аларны үз хакимияте өенә алып кайтып китсен" һәм башка шуның кебек сүзләр язганнар.

Шуның ише комментлар аның дусларының сәхифәләренә дә язылган. Украиннарның комментлары аркасында, дуслары сәхифәләрен ябып куярга мәҗбүр булган. Моңарчы Данисның фоторәсемнәре астында дуслары комментлары да торса, күбесе бу вакыйгадан соң үз комментларын да бетереп атты. Азатлык хәбәрчесе мөрәҗәгать иткән дуслары да Данис хакында берни сөйләргә теләмәде. Моңарчы ачык булган Минзәлә мәчете аккаунты да 7 мартта ябып куелды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!