Мариуполь халкы исән калу өчен көрәшә

Your browser doesn’t support HTML5

Русия хәрбиләре Украинаның көнчыгышында, Азак (Азов) диңгезе буендагы мөһим порт шәһәре Мариупольне бомбалауны дәвам итә. Ярты миллионлык шәһәрнең ярты халкы качып китте, калган яртысы базларда качып утыра. Шәһәрдә электр да, су да юк, азык-төлек тә бетеп килә. Шәһәрдә мәетләрне урамда җирлиләр.