Бүген, 29 мартта Татарстан югары мәхкәмәсе террорчылыкны аклауда гаепләнүче Андрей Бояршиновны өй сагыннан тикшерү изоляторына күчерергә карар итте. Бу турыда "Idel.Реалии"га аның адвокаты Рим Сабиров белдергән. 18 майга кадәр кулга алынган Бояршиновны изоляторга күчерүне прокуратура таләп иткән иде. Моңарчы ул өй сагында булды.
18 мартта ФСБның Татарстан бүлеге, Бояршиновны җәмәгатьчелекне террорчылыкка чакыру, террорчылыкны җәмәгатьчелек алдында аклау һәм пропагандалауда гаепләп, Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсенең икенче бүлеге нигезендә җинаять эше ачкан иде.
Җинаять эше ачу карарында аның интернет аша күп санлы кешеләрне террорчылыкка чакыручы һәм террор гамәлләрен аклаучы язмалар урнаштыруы язылса да, нәрсә язганлыгы белдерелми. Аның язмалары Русиянең Украинага каршы сугышын туктату таләбе белән протест чаралары узган көннәрдә чыккан иде.
Тикшерүчеләр Бояршиновны изоляторга ябуны сорады. Әмма Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны 1 ай һәм 29 көнгә өй сагына алу турында карар чыгарды. Югары мәхкәмәнең бүгенге карары Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгара.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!