Киев татары Зөлфирә Бойко: "Украинада фашистлар юк"

Зөлфирә Бойко уңда

Русия сугыш башлаган Украинада шактый гына татарлар да яши. Азатлык аларның кайберләре белән инде аралашты. Күбесенең Татарстан һәм Башкортстанда туганнары булса да, алар Русиягә кайтырга ашыкмый. Илдәге татарларның сугышны хуплауларын аңламый.

Мисал өчен, 76 яшьлек Зөлфирә Бойко инде 46 ел Украинада яши. Татарлар, Татарстан киләчәге белән кызыксынып тора. Киевтагы татарлар белән даими элемтәдә, мөмкинлек булганда мәчеткә дә йөри, Рамазан аенда тәрәвих намазларын да калдырмый.

"Быел сугыш сәбәпле мәчеттә тәрәвихлар узмый, чөнки кичке тугыздан иртәнге алтыга кадәр комендант сәгате. Тәрәвихларны өйдә генә укырга туры килә, нишлисең бит", дип аптырый Зөлфирә апа.

Аның белән бергә мәчеткә йөрүче таныш апаларның да күбесе сугыш сәбәпле төрле җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булган.

"Җомга намазлары уза-узуын, әмма йөрүчеләр азайды. Шәһәр дә бушап калды, транспорт та азрак йөри", ди ул.

БУ ТЕМАГА: "Русия паспорты белән яшәү оят хәзер" – Киев татары качак тормышы турында

Зөлфирә апаның да Татарстанда туганнары, якыннары, хәтта яшәр йорты да бар, әмма аның Киевны ташлап китәсе килми, аңа Киевтагы тормыш ошый, туган як та сагындыра, алдагысын бер Аллаһ белә, ди.

Татарстандагы якыннарының сугыш турындагы карашлары Зөлфирә апаныкыннан аерыла икән. Зөлфирә апа Русиянең Украинага каршы башлаган сугышны хуплаучыларга бик аптырап карый.

"Интернет аша Татарстандагы танышларым белән аралашабыз. Мин сугыш булган илдә яшәгәч, дөрес хәбәрләрне җибәреп торам, әмма алар аңа ышанып бетми кебек. Шул телевизордан күргәннәргә генә ышаналар. Украина үзе гаепле, сигез ел геноцид барды, Путин тәртип урнаштырырга килде, диләр. Чынлыкта бит инде Украина басып керүчеләргә каршы сугыша, үзен яклый. Бу хакта танышларыма да аңлатырга тырышам, әмма аларның миңа карата суынуын сизәм.

Ике якка да күпме зыян килә. Кешеләр, һич тә булмаса, сугышны хупламасын иде. Кемгә кирәк бу сугыш?", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Киевтан Әнвәр Җиһан: "Татарлар, урыс дөньясы өчен тырышмагыз"

Зөлфирә ханым Русиядә Украина фашистларына каршы сугышу дигәнне һич аңламый.

"Украинада фашистлар юк, монда ирек сөючән, игелекле, ачык күңелле халык, бер-берсенә ярдәмчел. Ә Бандера украиннар өчен хөрмәтле, азатлык өчен көрәшүче шәхес, каһарман.

Мин монда татар булып яшим, рәхәтләнеп ислам динемне тотам. Русиядә мөселманнар эзәрлекләнсә, монда диннәрне кысрыклау юк, ислам китапларын да тыю юк.

Украина президенты Владимир Зеленский мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады. Олы яшьтәге яки ярдәмгә мохтаҗ булган мөселманнарга мәчетләрдән ярдәм килеп тора. Рамазан аенда аларга игьтибар тагы да арта. Мөселман егетләре коронавирус чире таралган вакытта өйгә ифтарга ризыклар алып килә иде, быел инде азык-төлек җыелмасы итеп өйләргә китереп таратып йөриләр", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Запорожье татары Рәхимә Әхмәрова: "Безне беркемнән дә азат итәргә кирәкми"

Зөлфирә апаның көннәре күбрәк өйдә уза, эше компьютер белән бәйле булгач, өйдән генә эшли. Хезмәттәшләренең дә кайберләре сугыштан качып Закарпатьега, Польшага киткән. Танышлары арасында Төркиягә, Чехиягә, Германиягә китүчеләр дә бар икән.

"Өлкәнрәкләр үзләре теләп китмәде инде, күбрәк балалары таләп иткәнгә алар янына барырга мәҗбүр булдылар. Илдә калганнар көнбатышкарак авыштылар. Шәһәр буш. Шартлаган тавышлар гел ишетелеп тора. Кайвакыт бик каты да була. Ирпень шәһәрен Русия хәрбиләреннән азат иткәч шартлаулар азайды. Кайбер кешеләр төнгә кунарга метрога бара. Метро төнлә бомбадан качу урынын үти. Иртән инде поездлар йөри башлый. Мин өйдә генә калырга булдым. Бер тапкыр ракета өч йорт аркылы гына бер йортка эләкте", ди ул.

Зөлфирә апа әйтүенчә, сугыш башлангач күпләр азык-төлек җыйган, әмма кибетләрдә кытлык юклыгын әйтә.

"Мин дә ярмалар алып куйдым, әмма кибетләрдә азык-төлекнең беткәне юк. Комендант сәгате сәбәпле, кибетләрнең эш вакыты гына кыскарды. Кайбер көнне комендант сәгате тәүлек ярым дәвам итә. Бу диверсион төркемнәргә каршы эшләнә, чөнки халык та йөрсә аларны ачыклау авыр. Шуңа бу көнне халык урамнарга чыкмый, бөтен урыннар ябык була", ди Киевта яшәүче Зөлфирә Бойко.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!