Запорожьеда күп еллар "Алтын Ай" татар үзәген җитәкләгән, татарларны берләштергән, Дөнья татар конгрессының берничә корылтаенда катнашкан Рәхимә Әхмәрова Азатлыкка Запорожье һәм аның тирәсендәге хәлләр, Русия гаскәрләренең берничә шәһәргә басып кергәне, Мелитополь шәһәрендә кораллы чеченнар торганы, ләкин җирле халык аларга буйсынырга җыенмаганы турында сөйләде.
— Запорожьеның үзәгендә атышлар юк. Ә менә шәһәрнең Товарная-2 станциясе янында булган атыш дулкыныннан янәшәдәге университет бинасының тәрәзәләре коелып бетте. Запорожьега якын булган Васильевка, Орехово бистәләренә бик аталар. Шәһәрдә шактый көчле саклану ныгытмалары төзелде, монда бит Европадагы иң көчле Днепрогэс та бар. Аны шартлатсалар, алла сакласын нәрсә булыр. Заводлар ябык, консервациядә, шимбә–дүшәмбә көннәрендә шәһәрдә комендант сәгәте. Электричкалар йөрми. Васильевский районы, Токмак шәһәре оккупациядә.
Бу атнада Запорожье, Бердянски, Мариуполь шәһәрләреннән һуманитар коридор аша кешеләрне китерделәр. Алар бик авыр хәлдә.
— Алар арасында татарлар бармы?
— Юк, анда татарлар булганын ишетмәдем. Аннан килгән кешеләр бик арыган, аларны Запорожьеда ашаталар, ике көн ял иттереп, тимер юл аша көнбатыш Украина, Польшага озаталар. Польшада качаклар тулды, хәзер инде Романия, Германиягә җибәрә башладылар. 36 урынлы вагонга 70тән артык кеше кереп тула, бу чынлап бер җәһәннәм.
— Запорожьеда милләттәшләребез калдымы, алар хакында хәбәр юкмы?
— Элекке еллардан Запорожьеда 1-2 мең татар калды. Күбрәк олы яшьтәгеләр. Шәһәрдә бик матур зур мәчет ачылды. Кырымнан яшь мулла - Мухаммед Мамутов килде, аның хатыны Нияра ханым Украина мөселман хатыннары берләшмәсе рәисе. Дүрт балалы бу гаилә сугыш сәбәпле вакытлыча Черновцы шәһәренә күченергә мәҗбүр булды. Мухаммед Киевтагы "Өммәт" диния идәрәсе мөфтие Сәид Исмәгыйлевнең урынбасары. Сәид әфәнде үзе дә 2014 елда Донбасстан Киевка китәргә мәҗбүр булган иде. Ул Русия мөселманнарыны Путин башлаган сугышта катнашмаска чакырды.
— Украинада яшәүче татарлар белән хәбәрләшәсезме?
— Красный Лучтан Гөлфия Кәбир кызына шалтырытып торам. Алар ничә көн инде базда бомбалардан сакланып утыра. Шалтыратсам, безне онытмагансыз дип шатлана, елый. Аның ике улы Киевта. Киевта "Татар йорты" (рәисе Кәнәфия Хөснетдинов) эшен дәвам итә, аның кызы "Дуслык" интернетта журналын чыгара. Харьковда үзешчән татар җыр ансамблен җитәкләгән Шәфыйк Бәширов бар, ләкин аның белән элемтә юк. Харьковны Русия хәрбиләре бик бомбалый.
— Сез берничә тапкыр Казанда Дөнья татар конгрессы делегаты да булдыгыз. Сугыш барганда алар Украинадагы милләттәшләренең хәле белән кызыксынамы?
Татарстанда бу сугышны яклыйлар дип ишеттек. Иманнары, намуслары булса, моны эшләр иделәрме?
— Мин Конгрессның 7нче санлы медале иясе, ләкин Конгресстан шалтыратучы да, сорашучы да булмады. Бер заман конгресстан Кырым, Донецки, Запорожьега Ленара Кутеева (Конгрессының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе - ред.) килгән иде, ләкин 2014 елдан бирле шалтыратучы да, Украинадагы татарларның хәлен белүче дә булмады. Без Татарстанда бу сугышны яклыйлар дип ишеттек. Иманнары булса, кешелеклелек, милләтчелек, намуслары булса, моны эшләр иделәрме?
— Запорожьеда азык-төлек мәсьәләсе ничек, кытлык сизелмиме?
— Хәзер сизелми, АТБ челтәре, башка кибетләр, почта, элемтә эшли, пенсияләрне алдан түләделәр. Кич үтны сүндерәләр. Көнбатыш Украинадан һуманитар ярдәм китерәләр. Анда яшәүче украиннар хакында шул хәтле гайбәт сөйли иделәр, ә алар шул хәтле яхшы кешеләр икән. Машиналар белән ашамлыклар китереләр, үзләрендә качакларны урнаштыралар. Ашамлык белән проблем юк.
— Мондый проблем Мелитопольдә бар диләр.
— Мин Мелитопольдә кырымтатар активистлары белән элемтәдә торам. Анда икмәк заводы эштән туктаган. Шунан соң бер ипинең бәясе 120 һривняга (якынча 4 доллар) җиткән, даруханәләр эшләми, шәһәр мэры Иван Федоровны урладылар (берничә көннән аны Русиянең 9 хәрбиенә алмаштырдылар диелде - ред). Кыйммәт бәягә азык–төлек бар. Русия гаскәрләре Украина шәһәрләреннән килгән һуманитар ярдәмне кертмиләр. Мелитопольда халык Русиянең сугышына каршы һәр көн митингка чыга.
Андагы җирле мәдәният йортында хәзер чечен сугышчылары урнашты. Мелитопольдагы "Азат" кырымтатар оешмасының җитәкчесе Редван Ибраимов чеченнарга барып, "Сез иманлы кешеләрме, ни өчен монда килдегез" дип сорагач, чеченнардан берсе "Исән чакта кит моннан" дигән, ләкин ул көн саен алар янына бара икән.
— Сугыш дәвам итә. Сез Запорожьеда калырга җыенасызмы?
— Минем монда кызым, оныгым бар. Ул магистратурада укый. Аны гаскәргә алу ихтималы бар. Кызымның гаиләсе күченеп китәргә җыенмый. Минем улым чит илдә эшли, ул китәргә кирәк, дип сөйли. Вазгыять начарланса, бәлки аның янына китәрмен. Ләкин миңа Запорожьеда бер вакытта бер кем начар карамады. Сугыш башлангач та миңа моны сезнең ил эшләде диюче булмады. "Рәхимә, түзегез!" диләр миңа. Ә Татарстанда кайберәүләр миңа "татар бандеры" дигән.
— Ничек уйлыйсыз, украиннарны буйсындыра алырлармы?
— Украиннарны милли рухлары тота. Ни өчен безгә сугыш белән килделәр, чөнки без азатлыкны яраткан халык. Безне бер кемнән дә азат итәргә кирәкми. Миңа 74 яшь. Мин украин телен беләм, әмма урысча сөйләшкәндә дә миңа беркемнең дә, ни өчен рус телендә сөйләшәсез, дип әйткәне булмады.
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!