Узган атнада Мәскәүдә "Алтын битлек" премиясе кысаларында Татарстан театрларының да шактый спектакле күрсәтелде. Азатлык Мәскәүдә яшәүче театр белгече Лучана Киселеваның ул тамашалар турында фикерләрен белеште. Театрлар премиясеннән тыш, Лучана белән аның татар телен өйрәнү омтылышлары, татар сәнгатен таныту ысуллары турында да сөйләштек.
— Лучана, синең мәдәният өлкәсендәге эшчәнлегең күп төрле: журналист, мәдәният өлкәсендәге тәнкыйтьче, мәдәният менеджеры… Үзеңне тагын кем дип таныштырыр идең?
— Мин – татар һәм рус. Яртылаш татар, яртылаш рус – әнием татар, әтием рус. Мин шулай ук мәдәният менеджеры да, "Лучана Киселева бюллетене" дип аталган проектым бар, ул инде унике елдан артык эшли. Теләүчеләргә төрле мәдәни һәм күңел ачу чараларына – спектакль, концерт, күргәзмә, экскурсияләргә бушлай яки ташламалы бәядән билетлар алырга ярдәм итәбез. (Бюллетень проекты өчен автор төрле елларда "Авторадио"ның "Алтын кеше" премиясе һәм Русия театр хезмәткәрләре стипендиясе белән бүләкләнгән – ред.) 12 ел эчендә безнең аша шундый билетларны 80 мең мәртәбәдән артык кулландылар. Бу – тулысынча волонтерлык проекты.
Минем эшем – тамаша залларына тамашачылар җәлеп итү. Шулай ук мин театраль продюсер да. Моннан тыш, мин сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән эшләүче коммуникацияләр агентлыгында штаттан тыш хезмәткәр – берничә ел элек үземнең визуал булуымны (күз аша күбрәк мәгълүмат алу – ред.), минем өчен эстетиканың никадәр мөһим икәнен аңладым. Мин заманча биюләр белән үстем һәм үземне ниндидер эстет дип санамый идем.
БУ ТЕМАГА: Татарча кино, театр һәм интернетта татар җырлары. Мәдәният министрлыгы нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш?— Син әле театр турында да язасың…
— Әйе, мин мәдәният профессионаллары өчен чыга торган "Мәдәни оешма җитәкчесе өчен белешмә" басмасы өчен язам – күптән түгел, бэби-театрлар турында мәкаләм чыкты, аңарчы мәдәни чараларга тамашачыларны җәлеп итү турында, халыкка чыгучы театрлар – урамда уздырылучы спектакльләр хакында да яздым. Театрга кадәр дә күп яза идем, музыка турында бик күп яздым.
Гомумән, мин үземне төрле мәдәниятләр белгече дип тә атый алам – мәсәлән, Һолокост лагерьларындагы театрлар турында лекцияләр укыйм. Һолокост шартларында да театрларның эшләве гаҗәп. Бу лекцияләр яһүд һәм Израил театрлары турында. Яһүд, таҗик, татар мәдәниятен яхшы беләм, сигел ел яһүд мәдәниятендә, яһүд теле мохитендә яшәдем.
— Яһүд темасы, иудаика, иврит белән кызыксынуың каян килә?
— Мәскәү халыкара киномәктәбендә укыганда Һолокост лагерындагы яһүд кызын уйнадым, сабакташ кызлар белән Авину Малкейну исемле яһүд догасын җырладым. Без Роберт Бениньиның "Тормыш матур" (La vita è bella) фильмы мотивына куелган спектакль куйдык, спектакльнең төрле өлешләрендә яһүдләрне һәм шул ук вакытта нацисларны уйнадык.
Соңрак шунда ук ДЦПлы балалар белән "Януш Корчак янда булса" спектаклен әзерләдек. Ансы да яһүд темасы инде. Хәтта Русия дәүләт һуманитар университетындагы яһүд филологиясе факультетына керергә дә теләгем бар иде, әмма аңламаслар дип, әти-әнигә әйтергә курыктым. Шулай да бу телне яхшы гына өйрәнә алдым.
Яһүд програмнарының күптөрлелек һәм алдынгылык сыйфатын үзләштерергә, яһүдләрнең мәгърифәтле һуманитар мохитендә әйләнүче шул дөнья тәҗрибәсен үзебезгә алырга кирәк
Бу яктан татар темасына да фикеремне әйтәсе килә: яһүдләрдә кызыклы програмнар күп, шул исәптән белем бирү програмнары, түләүсез програмнар да. Шул програмнар ярдәмендә телләр өйрәнергә, сәяхәт итәргә дә җитештем. Татарларны никадәр яратсам һәм хөрмәт итсәм дә, бу яктан яһүд програмнарының күптөрлелек һәм алдынгылык сыйфатын үзләштерергә, яһүдләрнең мәгърифәтле һуманитар мохитендә әйләнүче шул дөнья тәҗрибәсен үзебезгә алырга кирәк. Бер мисал китерим: танылган Duolingo тел платформасында күптән түгел идиш теле барлыкка килде. Ә идишны беләүчеләр Һолокосттан соң нык кимегән. Хәзер инде Һолокостка кадәрге санга җитте дигән мәгълүмат та бар, чөнки идишны үзләре теләп өйрәнүчеләр күп. Татар телен өйрәнүгә берничә тапкыр тотынып карадым, әмма минем яшьтә аны яңа тел өйрәнгән кебек өйрәнүе авыр. Татар телен өйрәнүдә дә алдынгы, заманча технологияләр, Duolingo платформасындагы кебек геймификация кулланылса, файдасы зур булыр иде.
— Яһүдләрдән аермалы буларак, татар, бәлки, үз тарихындагы башка милләт тарафыннан изелүе кебек аянычлы темаларны үз теленә яки мәдәниятенә игътибар иттерер өчен куллана алмыйдыр?
— Барыбер, яһүдләрнең үз үткәне белән, борынгы ата-бабалары белән эмоциональ бәйләнеше аларның милли үзтәңгәллеген билгели. Яшьләрдә менә шул милли үзаң көчле. Ә бездә... Менә тормышымнан бер күренеш: ГИТИСта укыганда минем янда утыручы татар кызы, минем өстәлдәге татар теле дәреслеген күреп, бу телне өйрәнү миңа кызык түгел дип белдерде. Мәскәү татарлары турында сөйләшсәк, күпләрендә татарлык хисе юк. Казан татарларында ул бар әле, – алар, кайда яшәсәләр дә, без – татарлар, татар теле минем өчен мөһим, дигән хис белән яши. Ә минем энекәшне алсак, ул моның белән гомумән кызыксынмый. Кыскасы, сторителлинг – эмоциональ тарих үз тамырларыңны тирәнрәк өйрәнү теләге тудыра ала.
— Мультимәдәниятлелек татар милләте өчен яхшымы, начармы?
— Бер яктан, төрле телләрне белсәк, дөнья контекстын истә тотсак, бу бик шәп. Әмма мин болай гына булырга тиеш димим. Кеше консервативрак мохиттә яши, татарча сөйләшә икән, бу да яхшы. Шәхсән үземә татарлыгым, татар тамырларым мөһим. Миндә каннар катнашмасы, шуңадыр да мин төрле мәдәниятләр белән кызыксынам.
БУ ТЕМАГА: "Яшьләрдә телгә кызыксыну уятыр өчен бу телдә танылган кешеләр сөйләшергә тиеш"— Лучана, быелгы бәйгедә катнашучы Татарстан театрларының әсәрләрен карый алдыңмы? Татарстаннарның дәрәҗәсен һәм перспективаларын ничек бәялисең?
— Быел "Алтын битлек"тә татар спектакльләренең бик күп булуын күрсәттеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк – аларның барысы да "Алтын битлек" номинацияләренә кермәгән. Кайсыларыдыр конкурстан тыш "Балалар Weekend" програмына керде.
Мәскәүгә Казан MOÑ театр мәйданчыгының өч спектаклен китергәннәр. Аларның икесе – "Педсовет" һәм "Чын татар" әлегә бик киң таралмаган "Шәһәр театры" жанрында эшләнгән. Бу жанрда чыгыш ясаучылар сәхнәдән үзләре турында сөйли.
"Таң атканда" һәм "Адәмнәр" спектакльләре татар әдәбияты классиклары әсәрләренә нигезләнгән. Сәгыйть Рәмиев һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләренә. Бу миңа бик кыйммәтле булып тоела, чөнки барлык татарлар да үз халкының мәдәни мирасын яхшы белми. Бигрәк тә гомер буе Мәскәүдә яшәгән кешеләр.
Сорауның беренче өлешенә нәкъ менә шулай җавап бирү дөресрәк булыр иде: мин быелгы "Алтын битлек" кысаларында Мәскәүдә күрсәтелгән барлык татар спектакльләрен дә карадым.
— "Алтын битлек"тә тәкъдим ителгән эшләрнең кайсысы сиңа күбрәк тәэсир итте, ягъни кайсыларын лауреатлар арасында күрәсең килә?
— Казаннан "Әкият" татар курчак театрының "Адәмнәр"е – актер Дилүс Хуҗәхмәтовның көчле эше. "MOÑ" театр мәйданчыгының "Чын татар" спектакленә дә "Алтын битлек" бирер идем, чөнки татарларда заманча проектлар күп булырга тиеш.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!