София Алматыда туып үскән. 2014 елның көзендә ул иҗат студиясендә эшләү өчен Нью-Йоркка китә, соңрак Американың дизайн һәм рәсем сәнгате өлкәсендә иң көчле уку йортларының берсе булган Пратт институтына (Pratt Institute) укырга керә. Хәзер София Нью-Йоркта бер реклам агентлыгының сәнгать җитәкчесе булып эшли, моннан кала, үзенең анимация курсларын әзерли.
София эшләренең Уорһол, Поллок, Ренуар кебек мәшһүр рәссамнар куела торган атаклы Munson Williams Proctor Arts Museum галереясында күрсәтелгәне бар. София иҗат иткән реклам постерлары Бруклинда социаль проблемнарга багышланган күргәзмәдә булган, шулай ук Һиндстанда типография турындагы халыкара постерлар күргәзмәсендә катнашкан.
София өч телдә иркен сөйләшә, бер ел элек ул татар телен дә өйрәнергә керешкән. Татар телен ул Уфада татар теленә өйрәтү клубын оештырган Гөлшат Сафинадан дәресләр алып өйрәнә. Азатлык София белән аның татар телен нигә өйрәнүе һәм тел өйрәнүне көчәйтү юллары турында сөйләште.
– София, ни өчен татар телен өйрәнергә булдыгыз? Татар теле белән кызыксынуыгызның сәбәбе нидә?
Былтыр мин татар телен өйрәнергә теләвемне аңладым
– Мин әнием ягыннан татар кызы, әнием бик борынгы татар нәселеннән. Әниемнең гаиләсендә татарча сөйләшәләр иде – әнием белән әбием кечкенә вакытларында татарча гына аралашканнар. Тик акрынлап тел онытылган, хәзер татарча берсе дә сөйләшми. Былтыр мин татар телен өйрәнергә теләвемне аңладым. Ул безнең гаиләдә юкка чыкмасын иде. Әниемнең нәселе – сәүдәгәрләр, алар кыргыз татарлары булганнар, патша гаиләсе белән сәүдә иткәннәр. Мин бераз казакъча беләм, һәм бу миңа татар телен өйрәнгәндә ярдәм итә.
– Ә нинди телләр беләсез?
– Мин урысча, инглизчә һәм испанча иркен сөйләшәм. Казакъ телен бераз аңлыйм һәм менә татар телен өйрәнә башладым.
– Татар телен белүегез хәзер ни дәрәҗәдә? Ничек бәяли аласыз?
– Көнкүреш дәрәҗәсендә аңлыйм. Мин гади әйберләрне әйтә алам, гади җөмләләрне аңлыйм. Бу бөтенләй булмаганга караганда әйбәтрәк, әлбәттә. Миңа төрки телләр өйрәнү авыр, шуңа мин татарча иркен итеп кайчан сөйләшеп китәчәгемне белмим, шулай да тиздән дип өметләнәм.
– Гаиләгездә татарча сөйләшерлек кеше калдымы?
– Иң якын кешеләрем арасында беркем дә юк, кызганыч.
– Казакъ телен мәктәптә өйрәндегезме?
– Әйе, ул бездә балалар бакчасыннан бирле өйрәнелә.
– Татарстанда тел белән бәйле вазгыять турында ишеткәнегез бармы? Татар телен мәктәпләрдә мотлак укытуны федераль канун белән тыйдылар. Сез моңа ничек карыйсыз? Гомумән, ничек уйлыйсыз, мәктәптә укымый гына телне өйрәнеп яки туган телне саклап калып буламы?
Телне өйрәнәләр, әмма беркем дә бу телдә сөйләшми
– Әйе, мин бу турыда ишеттем. Миңа моны татар теле укытучым сөйләде. Дөресме бу карар – мин белмим. Үземнең мәктәптә казакъ телен уку тәҗрибәмә карап кына әйтә алам. Без телне укысак та, гамәли сөйләм күнекмәләре алмадык, шуңа күрә, яхшы систем булмаса, телне өйрәнеп булмый дип уйлыйм. Миңа калса, татар теле белән дә шундыйрак хәл. Телне өйрәнәләр, әмма беркем дә бу телдә сөйләшми. Ләкин шул ук вакытта мәктәпләр бит Татарстанда урнашкан, башка республикаларда түгел, димәк, тел мәктәпләрдә булырга тиеш. Бәлки татар теле дәресләре башкачарак оештырылыр. Мәсәлән, факультативлар, тел өйрәнү клублары, мәктәп театрлары, болай булганда телгә карата кызыксыну зуррак булыр иде.
– Ә Гөлшат Сафинаны ничек таптыгыз?
– Facebook челтәрендә “татар теле” дип эзләгәндә, Гөлшатка тап булдым. Иң күңеллесе узган елда аның үзе белән күрешә алдым.
– Сезгә реклам белгече буларак сорау: телне ничек итеп популярлаштырып була? Татар телен генә түгел, гомумән телләрне. Нинди ысуллар кулланып? Балаларны ничек кызыксындырырга?
Бу телдә заманча мәдәният кирәк: музыка, фильмнар, сериаллар, театрлар, күргәзмәләр
– Яхшы сорау. Әгәр яшь буынны тартырга кирәк икән, бу телдә заманча мәдәният кирәк: музыка, фильмнар, сериаллар, театрлар, күргәзмәләр, бу телдә танылган кешеләр – “йолдызлар” сөйләшергә тиеш, һәм болар белән беррәттән бик яхшы тел өйрәнү системы булу зарур. Ә балалар белән җиңелрәк – алар белән бу телдә сөйләшсәң, тормышта телне куллансаң, шул да җитә. Алар бик тиз өйрәнә.
– Сез Америкада күптәнме?
– Мин монда инде биш ел яшим. Мәктәпне тәмамлагач, АКШ университетларына укырга керергә булдым. Нью-Йоркка 2014 елда иҗади портфолио әзерләргә һәм имтиханнарны тапшырырга дип киттем – нәтиҗәдә иҗат өлкәсендәге иң яхшы университетларның барсына да кердем. Узган елда Пратт институтын иң югары билгеләр белән тәмамладым, рекламда арт-дайрекшн дигән белгечлек алып чыктым. Хәзер Нью-Йоркта реклам агентлыгында кече арт-директр булып эшлим.
Минем эшем идеяләр һәм концепцияләр уйлап табудан гыйбарәт. Шулай итеп, без брендның танылу дәрәҗәсен күтәрәбез, брендка үз “тавышын” табарга ярдәм итәбез. Мин эле стажировка вакытыннан бирле үк моның белән шөгыльләнәм, ләкин хәзер минем өстемдә җаваплылык һәм вазифалар күбрәк.
– Димәк, менә шулай Америкага килеп, тиешенчә тырышлык күрсәтсәң, иң яхшы университетларга укырга керергә, әйбәт эш табарга була? Моның өчен бары сәләт һәм акыл гына кирәк?
– Миңа кыенрак булды, чөнки мин бөтен документларны үзем әзерләдем, һәм миңа укырга керүнең бөтенләй икенче системы белән танышырга туры килде. Талант кирәк, тырышып эшләргә, бераз җай килү һәм гаиләдән теләктәшлек, ярдәм – болар булганда, барып чыгарга тиеш. Америкада укыганда студент оешмаларында актив катнашырга, эшләргә кирәк, университет тормышында актив катнашырга. Аннары эшкә алганда моңа бик игътибар итәләр.
– Реклам өлкәсендә эшләү дәверендә нинди кызыклы проектлар иҗат итәргә туры килде?
– Әле күптән түгел генә эшләнгән бер проект бүләккә лаек булды, ул кием җитештерүче Chico's компаниясе өчен реклам иде. Без кешеләрне яшенә карап бүлгәләү, кимсетү күренеше турында фикерләштек, һәм махсус чара уздырдык – меңнәрчә хатын-кыз үзләренең Facebook битләрендә ничә яшьтә булуларын язып чыкты. Бу бик шәп чара булды.
– Нью-Йоркта татарлар шактый. Алар белән танышып өлгердегезме?
– Монда татарлар бар икәнен беләм, әмма әлегә алар белән танышмадым.
– Америкада яшәгәндә, татар теленең кирәге чыккан очракларга тап булганыгыз бармы? Гомумән, телгә прагматик мөнәсәбәт булырга мөмкинме? Бездә күп кеше татар телен өйрәнергә теләмәвенең сәбәбе итеп бу телнең беркайда да кирәге булмавын атый.
Үз нәселем һәм халкымның мәдәнияте белән бәйләнешне тояр өчен кирәк
– Мин үзем телләр алмашу клубына йөргәндә бер кытай егетен очраттым, ул урысча, татарча, башкортча, үзбәкчә һәм гарәпчә сөйләшә ала иде. Белмим, ул аларны гамәлдә кулланамы икән, ләкин бу телләр аңа ошый. Татар теле Нью-Йоркта, бәлки, кирәкмидер дә, ләкин ул минем үземә кирәк, үз нәселем һәм халкымның мәдәнияте белән бәйләнешне тояр өчен кирәк.
Аннары, барыбер, Русиядә яшәсәң, татар теле анда икенче иң популяр тел. Мин шулай фикер йөртәм: бер төрки телне беләсең икән, шундук калган төрки телләрне дә аңлый башлыйсың. Бу казакъ, үзбәк, кыргыз, башкорт, төрек телләре. Ягъни, бер телне өйрәнгәндә, сиңа башка мәдәниятләргә дә ишек ачыла. Менә сиңа тел өйрәнергә этәргеч.
– Белүемчә, сез узган елда Уфада булып киттегез. Бу шәһәр нинди тәэсирләр калдырды?
– Әйе, Уфада декабрьдә булдым. Бик матур шәһәр. Бераз Алматыны хәтерләтте: агачлар күп, архитектуралары да охшаш. Миңа Уфадагы татар театры да ошады.
– Элегрәк Татарстанда яки Башкортостанда булганыгыз бар идеме?
– Юк, бер тапкыр да килгәнем юк иде. Мин Казакъстанга Русия аша очтым, һәм берочтан кайбер җирләрдә тукталыш ясап алырга булдым. Миңа ошады, җәен тагын килергә телим.
– Гомумән, Казакъстанда торганда, татарлар белән аралаша идегезме?
– Мәктәптә минем татар дусларым бар иде. Безнең сыйныфларда күп милләт балалары укыды. Ләкин минем кебек яһүд-татар катнаш бала мәктәптә берәү генә иде.
– Астана шәһәрен Нур-Солтан дип атауга ничек карыйсыз?
– Әгәр башкаланың исемен алыштыру 150 миллион долларга төшә икән, бу ил казнасына бик зур зыян салачак, ә безнең икътисад болай да зур кыенлыклар кичерә. Реклам белгече буларак шуны әйтә алам, “Астана” дигән бренд бик озак булдырылды, ә хәзер бөтенесен яңабаштан башларга туры киләчәк. Мин бу яңа исем яшәп китәр дип ышанып әйтә алмыйм.