Удмурт активисты Артем Малыхка сугышка каршы митингта катнашуы өчен 15 мең сум штраф салынган

Артем Малых

Мәхкәмәдә “Апология протеста” юристы чыгыш ясаган, Артем үзе бармаган. "Апелляциядә мәгънә күрмим, әмма юрист әле Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә чыгу мөмкинлекләре бар дип аңлатты", дип сөйләде Артем.

8 апрельдә Мәскәүнең Останкино мәхкәмәсе удмурт активисты, "Уралистика" авторы Артем Малыхка 13 мартта Мәскәүдә узган сугышка каршы митингта катнашкан өчен 15 мең штраф билгеләнгән. Бу турыда Малых үзенең шәхси телеграм-каналында хәбәр итте.

"Митинг булды дип тә әйтмәс идем инде. Кешеләрне җыелганчы ук "биредә килешенмәгән митинг уза, сезнең монда булуыгыз шул чарада катнашу дип бәяләнергә мөмкин" дип мегафоннардан кычкырып тарата яки шунда ук тоткарлый башладылар, бернинди плакатлар күтәрелмәде, шигарьләр әйтелмәде. Минем белән бергә 23 кеше тоткарланды, кайберләре бөтенләй башка йомыш белән узып баручылар иде - минем белән бер автозакка эләккән бер кыз, мәсәлән, кинога барышлый булган, мәхкәмәдә адвокат та кирәкми, кулымда билет та бар, дус кызым да шаһит дигән иде – барыбер аңа да штраф сукканнар. Андыйларның барыбер ил сәясәтенә каршы фикере үзгәрми, үзенә карата мондый карарда да алар хөкүмәт гаебен күрми", дип сөйләде Малых Азатлыкка.

Бер камерада өч үзбәк утыртылганын, аларның урыс телен начар белүен дә искә ала. Алар да митингка килүчеләр булмагандыр, дип фаразлый. "Ә минем камерадагы кавказ егетләрен Манеж мәйданына килешли үк тоткарлаганнар – менә алар митингка дип атап килгән булган. Минем урыс оппозициясендә дә андый аңлы оппозицияне күргән булмады. Өч сәгать буена урыс әдәбияты классикасын яттан укыдылар, бу марафонда мин дә бераз катнаштым – Пушкинны украинча укыдым", диде Артем Малых.

Аның адвокаты булмаган, фотога төшрәргә ризалашкан, бармак эзләре калдырудан баш тарткан.

Мәхкәмәдә "Апология протеста" юристы чыгыш ясаган, Артем үзе бармаган. "Апелляциядә мәгънә күрмим, әмма юрист әле Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә чыгу мөмкинлекләре бар дип аңлатты", дип сөйләде Артем.

  • 13 мартта Русия шәһәрләренә Украинадагы каршы сугышны туктатуны таләп итеп урам чаралары узды. ОВД-Инфо мәгълүматынча, 37 шәһәрдә барлыгы 864 кеше тоткарланган.
  • 4 мартта Русия думасы Русия кораллы көчләренең Украинадагы гамәлләре турында ялган мәгълүмат өчен җинаять җаваплылыгы турында канун өлгесен кабул итте. Кануннарга ярашлы, кораллы көчләр эшчәнлеге турында ялган мәгълүмат тараткан өчен иректән мәхрүм итү, ә гаскәрне "дискредитацияләгән" һәм аны чит илдә куллануның дөрес булуын инкарь иткән өчен – башта административ штраф, соңрак җинаять эше яный.