Казан таксистлары юлчы ташу бәяләренең түбән булуына каршылык йөреше оештырды

Чарада 30дан артык машина катнашкан.

Казанда "Яндекс.Такси" йөртүчеләре протест йөреше уздырган. Бу хакта "Бизнеc Onlinе" хәбәр итә. Чарада 30дан артык машина катнашкан, алар шәһәрнең берничә урамыннан (Ямашев проспекты, Арбузов урамыннан Җиңү проспектына кадәр) каза утларын кабызып, акрын тизлектә узган диелә.

Таксистлар сүзләренчә, алар юл йөрүнең иң түбән тарифы белән килешми, алар бу тарифны 140 сум итүне, яки логотиплы машиналар юлчының бер заказыннан гарантияләнгән керем алырдай суммага тиң булган минималь юл йөрү бәясе билгеләүне таләп итә.

Моннан тыш, таксистлар салымнар, агрегатор комиссиясе, амортизация, ягулык-майлау материалларының бәясе, машинага хезмәт күрсәтү, иминиятләштерү кебек чыгымнарны һәм төбәктәге уртача хезмәт хакын исәпкә алучы тарифлар куелуын тели.

Шулай ук алар 22:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр "төнге тариф" кертелергә, иң түбән бәядәге заказларга һәм тарифларга 20 процент өстәлергә тиеш дип саный.

Машина йөртүчеләр сүзләренчә, алар юлчыны кая кадәр илтеп куярга тиешлекләрен алдан күрми, ә бу аларга отышсыз заказлардан баш тартырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә таксистлар фикеренчә, юлчыны илтү бәясе ничә чакрым юл узуга һәм юлда күпме вакыт сарыф итүгә карап исәпләнсә, дөрес булачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!