Русиядә бер ай эчендә төзелеш материалларына, шуңа бәйле рәвештә торакка бәяләр котырып үсте. Өстәвенә, чикләүләр һәм рубльнең үз бәясен югалтуы да ипотека процентларының ике тапкырга артуына китерде. Төзелеш чыгымнары күпмегә үскән? Бер йорт салу хәзер ничә сумга чыга? Агач йортлар төзү белән шөгыльләнүче "Строим дом мечты" ширкәте башлыгы Алмаз Галәветдинов Азатлык сорауларына җавап бирде.
— Соңгы вакытта төзелеш өлкәсендә нинди вазгыять ничек үзгәрде?
Инде килешү төзибез дигән кешеләр, сәяси вазгыять үзгәргәч, туктап калды
— Гомумән алганда, безнең эшсез торган юк. Инде килешү төзибез дигән кешеләр, сәяси вазгыять үзгәргәч, туктап калды. Шул ук вакытта акча үз кыйммәтен югалта дип килүчеләр дә бар. Бер чамада торабыз инде. Быел узган елга караганда яхшырак барабыз. Безнең максатлы аудитория бар. Кем арзанлы мунча, арзанлы йорт сала — аларга авырга туры килә. Безнең мунчалар, йортлар затлы, шуңа андый проблемнар юк. Байлар байый, ярлылар ярлылана, диләр. Безнең мунчалар ким дигәндә 2-3 млн сумга төшә.
БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы: Авыл хуҗалыгы турында түрәләр, фермерлар, белгечләр уйлана— Соңгы айда төзелеш материаллары бәяләре никадәр артты?
— Йорт төзү бәясе күтәрелде инде. Агач бәясе әлләни артмады. Нигез салу, бура күтәрү, түбә ябу бер чамада калды. Ә менә йортның эчке өлешенә килсәк, анда бөтен әйбер чит илнеке. Плиткасы да, ишекләре дә, ут җиһазлары да, бойлерлары да... Менә җылыту системында Русия җиһазлары бөтенләй юк. Алар кыйбатланды. Кондиционерлар күтәрелде, хәзер бераз төште. Видео күзәтү камералары ике тапкырга кыйбатланды.
Бураны санамаганда, йортның эчке өлешен эшләү материаллары 40-50 процентка күтәрелде. Иң күбе җылылык системы материалларына бәя артты. Алар ике тапкырга кыйбатрак тора. Моннан тыш, су кертү, су чистарту җиһазлары, электроника хаклары бик нык күтәрелде. Без һәр йортка видео күзәтү камералары куябыз. Моңа кадәр бер комплекты 80 мең сумга чыга торган булса, хәзер 150-160 мең тора. Җылыту мичләре дә кыйбатланды. 300 мең сум торганы хәзер 400 меңгә җитә, чөнки металл, чуен бәясе күтәрелде. Ә цемент, түбә материаллары бәясе бик нык артмады.
— Сез төзегән йортларның бәясе никадәр үзгәрде?
— 3 млн сумлык мунча хәзер 4,2 млн сум тора, ягъни 1 млнга артты. Йортларга килсәк, моңа кадәр 5 млн сум торган йорт бүген 6,5-7 млнга сатыла, аларның хаклары 2 млнга күтәрелде.
— Аңлашылганча, сезгә акчалы кешеләр мөрәҗәгать итә. Ипотека белән килүчеләр бармы?
— Без кредит, ипотека белән эш итмибез. Дин кушканча да шулай дөрес. Ипотекасыз да эшләп була. Икенче ягы бар бит. Хәзер акчалы кеше чит илдә милек ала алмый, анда акчаны салып булмый. Куркыныч та, уңайсыз да. Ә акчаны каядыр куярга кирәк. Шуңа да алар яхшы мунчалар, йортлар төзетә башладылар. Ял итәргә дә күп җиргә барып булмый хәзер. Бүген яхшы мунчалар бик популярлашып килә.
— Русиядә соңгы көннәрдә доллар курсы кире төште. Шулай да логистика мәсьәләсе нык авырлашты. Төзелеш материаллары бәяләре белән нәрсә булып бетәр? Нәрсә көтәсез?
Төзелеш материаллары сатучылар әлегә материаллар юк дип әйтә
— Бәяләр төшми. Төзелеш материаллары сатучылар әлегә материаллар юк дип әйтә. Алар башка китерү юлын тапмаган. Бу — беренчедән. Икенчедән, долларның рубльгә карата төшкән бәясе Русия үзәк банкында гына күзәтелә дип әйтәләр. Сатып ала башласаң, доллар 170-180 сум тора диләр. Миңа алар банкка барып доллар алып кара, сиңа аны 70-80 сумга берәү дә сатмый ди. Доллар бәясе төшә кебек, ә материалларны сатып алганда 170-180 сумга алабыз дип сөйлиләр.
БУ ТЕМАГА: Әхмәт Мазһаров: "Көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый"— Бүгенге икътисади тотрыксызлык төзелеш өлкәсендә нәрсәгә китерергә мөмкин?
— Иң авыры — билгесезлек. Хәзер бәяләр күтәрелгәч, халык шуңа ияләнеп, тормыш кора инде. Хезмәт хакына гына яшәгән гади кешенең кереме кимиячәк. Күп кеше әле аны сизми. Әмма, барыбер, азык-төлек кәрҗине бәясе арта бара. Төзелеш өлкәсендә кем арзанлы мунчалар, бакчалар алырга мәҗбүр — аларга авыр вакытлар киләчәк.
— Сезнең бай мөштәриләргә куркыныч янамый дип уйлыйсыз.
— Юк.
— Ә ипотекага гына өмет иткән гади халыкка авыр булачакмы? Эконом фатир, эконом йортларга бәяләр белән нәрсә булыр? Аларга ихтыяҗ кимемәсме?
— Хөкүмәт барыбер нәрсә дә булса уйлап чыгарыр. Ташламалы кредит-мазар ясар. Халык баш күтәрмәсен өчен берәр нәрсә уйлап табарлар. Эконом фатир, йортлар бәясе артмый калмас. Әмма сыйфаты да начар булыр. Кешегә ярарга тырышып, кытай җиһазлары белән салачаклар. Гади халыкның акчасы артмый. Ә торак алырга теләге бар. Теләкне тормышка ашырыр өчен килде-китте ширкәтләр сыйфатны киметеп төзиячәк.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!