Соңгы айда Русия блогерлары үз блоглары аша килгән керемнәренең 80 процентка кадәр өлешен югалткан, дип яза "Известия" аналитиклар бәяләмәсенә сылтама белән. Бу – Русиядә тыелган Instagram, Facebook-та, русияләр өчен монетизацияне аерган YouTube һәм Twitch-та, шулай ук Русиядә эшчәнлеген туктатып торучы TikTok-та контенты булганнарга кагыла.
PR Perfect агентлыгына нигез салган Кристина Петрова, хәзер кеременең ким дигәндә яртысын югалтмаган блогерны табуы авыр, дип ышандыра. Ул моны зур реклам бирүчеләр – чит ил брендларының Русия базарыннан китүе белән бәйли. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, чит ил ширкәтләренең шактые Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
Brand Analytics мәгълүматына күрә, томаланган Instagram Русия блогерларының 48 процентын, Facebook исә кулланучыларының 21 процентын югалткан.
Белгечләр искәртүенчә, блогерлар артыннан башка социаль челтәрләргә аларның иң тугъры аудиториясе генә киткән, кагыйдә буларак, алар барлык язылучыларның 10 проценттан да артыгы түгел.
"Күпләргә яңа мәйданчыкларда аудиториясен яңадан җыярга туры киләчәк", дип искәрткән Fresh Russian Communications агентлыгының идарәче партнеры Ксения Алексеева.
21 март көнне Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе Facebook, Instagram социаль челтәрләренең һәм WhatsApp мессенджерының хуҗасы булган Meta корпорациясен экстремистик дип таныды һәм аның Русиядәге эшчәнлеген тыйды. Шул ук вакытта, WhatsApp мессенджеры илдә томаланмады, аның белән Русиядә элеккечә кулланып була.
Facebook Русиядә 4 мартта томаланды, социаль челтәрне Русия дәүләт мәгълүмат чараларына һәм Русия хакимиятен хуплаган мәгълүмат чараларына карата цензурада гаепләделәр. 14 мартта Русиядә Instagram да томаланды.
Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булды. Шулай ук Русия президенты Владимир Путинга яки Беларус башлыгы Александр Лукашенкага үлем теләгән язмалар да вакытлыча сөртелмәячәк диелде.
Соңрак ширкәттә русофобиягә һәм Русиянең теләсә кайсы ватандашын дискриминацияләргә рөхсәт итмәячәкләрен белдерделәр, шулай ук яңа кагыйдәләрнең вакытлы булуын, Русия гаскәрләренең Украинага бәреп керүе белән бәйле рәвештә кертелүен һәм бары тик Украина территориясенә генә кагылуын әйттеләр.
Кремль Русиядә сәяси цензура кертеп, Украина сугышы турында бары үзе биргән мәгълүматларны гына таләп иткәч һәм бәйсез мәгълүмат чыганакларын томалагач, ил халкының бәйсез мәгълүматны Facebook һәм Instagram аша алу мөмкинлеге бар иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!