Украинаның көньягында, Донбасска чиктәш Запорожье өлкәсенең Мелитополь шәһәрен март башында Русия гаскәрләре басып алганнан соң андагы халыкның тормышы нык үзгәрде. Кырым башкаласы Акмәчеттән (Симферополь) 270 чакрым ераклыкта урнашкан, 150 мең кешелек (2021 ел) Мелитопольдә 3 меңгә якын кырымтатар яши.
Кырымтатарларны Кырымга кайтару хәрәкәте ветераннарының берсе, Мелитопольдәге "Азат" комитетының элекке җитәкчесе Муневер Идрисова (85 яшь) 24 февральдә Кырымнан басып кергән Русия гаскәрләренә Украина хәрбиләре каршылык күрсәтмәде диярлек, ләкин Русия шәһәрнең һава аланын бомбалады, аның янында тыныч халык яшәгән 30лап йорт зыян күрде, дип сөйләде Азатлыкка.
Кырымтатарларга тимәделәр дисәләр дә, бу дөреслеккә туры килми
— Халык оккупациягә каршы урам җыеннарына күпләп чыга башлагач, Мелитопольгә каяндыр читтән "казачокларны" китерделәр. Хәрбиләр кешеләргә ата башлады, берсенең аягын яраладылар. Шәһәр урамнарында Русия патрульләре йөри, алар килгәнче булган азык-төлек юкка чыга бара, ләкин ачлык юк әле. Хастаханәләрдә дару кытлыгы килеп чыкты, Русия хәрбиләренең кешеләрдән шәхси машиналарын тартып алуы турында хәбәрләр килә. Электр баганаларындагы бөтен украин байракларын бер төн эчендә Русия байракларына алыштырдылар. Кырымтатарларга тимәделәр дисәләр дә, бу дөреслеккә туры килми, — диде ул.
Агрессиянең беренче көннәрендә Мелитопольнең туган якны өйрәнү музее мөдире, Запорожье өлкә депутатлар шурасы депутаты, Бөтендөнья кырымтатар конгрессы әгъзасы, кырымтатар халкы корылтае делегаты Лейла Ибрагимованы өеннән хәрбиләр урлап алып китте. Матбугатта бу хакта хәбәрләр тарала башлагач, аны җибәрделәр. Аны оккупантлар белән хезмәттәшлеккә өндәгәннәрдер дигән шикләнүләр дә булды. Әмма хәзер ул беркайда да күренми, җәмәгатьчелек эшләрендә катнашмый. Шәһәрдәге икмәк пешерү заводы хуҗасы, кырымтатар Мустафа Чонкай, агрессиядән соң чүпрә бик кыйбатлану сәбәпле, икмәк пешерүне туктатты, заводын ябып Төркиягә китте. Херсон өлкәсен Русия басып алгач Генически район администрациясе рәис урынбасары, мәҗлес әгъзасы Гульнара Бекирова Киевка китәргә мәҗбүр булды.
Херсон өлкәсенең Кырым чигендә урнашкан, кырымтатарлар укмашып яшәгән Новоалексеевка бистәсендәге кибетләрдә бернәрсә булмавы, пенсияләрен ала алмаган туганнары хакында да сөйләде Муневер Идрисова.
БУ ТЕМАГА: Киевтан Әнвәр Җиһан: "Татарлар, урыс дөньясы өчен тырышмагыз"Халык авылда үзе җитештергән азык-төлек белән көн күрә. Авыллардан Новоалексеевкага китерелгән бер литр сөт 10 һривня (якынча 30 цент), 0,5 литр каймак – 70 һривня (якынча 2,3долл.), 1 килограмм май – 200 һривня (якынча 7 доллар) тора. Сугыш башланганнан соң һуманитар ярдәм килгәндә кырымтатарлар үстергән яшелчәләрне чыгарып халыкка бушлай тарата башлаганнар.
Мелитопольдә апрель башларында украин мобиль элемтәсе бетерелеп, Кырымнан Русия мобиль элемтәсе урнаштырылды, кайбер урыннарда Русия телеканаллары эшли башлады дигән хәбәрләр дә таралды. Мелитопольдагы "Азат" комитетының хәзерге җитәкчесе Ридван Ибраимов белән апрель башларында элемтә булмады, ай уртасына таба аның белән элемтәгә кереп булды.
— Менә бүген элемтә бар, ләкин вакыт-вакыт югала, төрле урыннарда сигнал төрлечә. Шәһәрдә вазгыять авыр, һәрбер урамда диярлек Русия гәскәрләренең блок постлары тора, кичке 8дән иртәнге 7гә хәтле коммендант сәгате кертелде, Мелитопольдән-Запорожье юлын Русия хәрбиләре япта, ул якка чыгарга мөмкинлек юк. Кешеләрне эвакуацияләү өчен Украинадан килгән автобусларны Русия хәрбиләре кулга алды, барлык машина йөртүчеләрне бер автобуска төяп кире җибәрделәр, автобусларны тотып калдылар, эвакуация хәзер юк, — диде Ридван Ибраимов.
Кырым ягына да җибәрмиләрме дигән сорауга ул Кырымда туганнары булганнарны тикшереп җибәрү очраклары бар, ләкин анда барыр өчен юлда 17 блокпостны узарга тиешсең. Һәрберсендә тикшерү, төрле сораулар бирәләр, юлда нәрсә булыр – белмисең. Херсон һәм Новоалексеевкидан ике кырымтатарны чиктә тоткарлап Акмәчеткә алып китеп ирекләреннән мәхрүм иткәннәре мәгълүм.
Украина хәрбиләре турында мәгълүмат таләп итәләр
— Русия хәрбиләре җирле халыкның документларын, автомобиль транспортын, азык-төлек запасларын тикшерә. Якын туганнарының эш урыннары турында сораштыруларны гамәлгә ашыралар һәм тәртип саклау органнарының элеккеге хезмәткәрләре, Украина хәрбиләре турында мәгълүмат таләп итәләр. Берсе минем телефонда Рефат Чубаровның телефонын күреп, аның белән эш итәсеңме дип сорады. Мине үземне махсус килеп тикшерүче булмады, ләкин улымның өенә килеп әтиең Кырымтатар мәҗлесе, Кырымтатар конгрессы белән эш итә икән дигән сораулар бирә башлаганнар. Улымның, ул бит сез эшләгән начар эшләр эшләми, ул тыныч, дөнья белгән оешмалар белән эш итә, без сезне нәрсә өчен яратырга тиешбез дигәненә, "син бигрәк грамотный" дип киткәннәр. Хәзер шәһәрдә төрле активистлар, Русиягә каршы булучылар турында мәгълүмат җыю бара, хәрбиләр бик күп", ди Ридван әфәнде.
Шәһәрдә морадерлык тарала бара, кибетләрне, авыллардагы техниканы талыйлар дигән хәбәрләрне Ридван әфәнде де раслый.
— Чеченнәр шәһәрдәге "Золотой век" зәркән кибетләре челтәрен талады, авылларда эшләгән АКШның 50-гә якын "Jon DEER" комбайнын (90-400 мең долларлык - ред.) Кырым аша Чечняга алып киткәннәр", дип аптырый ул.
Бу гамәлләрне раслаган, Мелитопольне Запорожьедан идарә итәргә мәҗбүр булган шәһәр мэры Иван Фёдоров видео да чыгарган иде.
Мелитополь кибетләрендә иске запаслардан әлегә азык-төлек бар, ләкин элеке муллык юк, мәктәп укытучыларына да басым дәвам итә икән.
— Шәһәрдә украин һривнясы әлегә йөри, ләкин "Приват" банкның баш офисы инде ябылды, кешеләр 10-15 процент өстәмә белән акчаларны аферистлардан алмаштырырга мәҗбүр, пенсияләр инде ике айдан бирле түләнми. Русия програмнары буенча мәктәпләрдә укытырга теләмәгән укытучыларны автобуслардан шәһәрнең читендә төшереп, өйләренә җәяү барырга мәҗбүр итә башладылар, оккупантларга ярдәм итүче коллабарантлар да бар, — диде Ридван әфәнде.
Бүген Украинаның Кырымга якын шәһәр-бистәләрендә яшәүче кырымтарларның күбесе 60-70нче елларда Кырымга кайтканнан соң берничә тапкыр ярымутраудан сөрелгән гаиләләрнең нәселләре. Мелитополь дә шундый шәһәрләрнең берсе
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!