Хәбиров Башкортстан мәктәпләрендә Русия байрагын күтәрергә кушты

Иллюстратив фото

"Бу - безнең беренчел бурыч, сезгә бер атна вакыт бирелә. Байракны һәр атна уза торган линейкалар яки башка чараларда күтәрергә була", дигән Башкортстан башлыгы.

18 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрергә кушты, дип яза Mkset басмасы.

13 апрельдә Русия хөкүмәте илдәге барлык мәктәпләрне дәүләт символикасы, төгәл әйткәндә байраклар белән тәэмин итәргә ниятләве турында белдергән иде. Бу хактагы карарны Русия хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов моның белән бәйле, "тәрбиянең мөһим элементы" буларак, атнага бер мәртәбә Русия гимны астында дәүләт байрагын күтәрергә тәкъдим итте.

Президент киңәшчесе Владимир Мединский һәр уку көнен "байракка табынудан" башларга тәкъдим итте.

Русия мәгариф министрлыгының бу тәкъдимен илнең кайбер төбәкләрендә тормышка ашыра башладылар инде.

"Бу - безнең беренчел бурыч, сезгә бер атна вакыт бирелә. Байракны һәр атна уза торган линейкалар яки башка чараларда күтәрергә була. Безгә укучыларыбызны, балаларыбызны дәүләт символларын хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк, бу нормаль, ныклы илдә булырга тиешле әйбер", дип белдергән Хәбиров.

Басма хәбәрендә әйтелгәнчә, май бәйрәмнәреннән соң Башкортстан мәктәпләре дәүләт символикасы белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Мәгариф министрлыгының тәкъдиме дә май бәйрәмнәреннән соң ук тормышка ашырыла башлаячак диелә.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә төрле юллар белән халыкта, аеруча балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятырга тырышалар.

Март уртасында студентларны Украинага каршы сугышны хуплау митингларына җыйдылар. Митингка чыккан өчен студентларга ял һәм "чарада катнашкан бөтен кешене телгә алып, рәхмәт хатлары" бирергә вәгъдә иттеләр.

Путинның Украинадагы сугышы вазгыятендә Русия мәктәпләренә махсус дәресләр уздырырга да тәкъдим ителде. Педагоглар урта һәм югары сыйныф укучыларына санкцияләр вазгыятендә импортны илдә җитештергән тауарларга алыштыруның файдасы турында сөйләргә тиеш диделәр.

Җәмгыять белеме кысаларында узарга тиешле бу дәресләрне укытучыларга Русия президенты Владимир Путинның "Русиягә моңарчы күрелмәгән тышкы басым ясала" дигән сүзләре белән башлап җибәрү киңәш ителгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!