Мөрәҗәгатьне депутат Эмиль Хөснетдинов укыды. Аны җиде депутат – Артур Абделҗанов, Юрий Камалтынов, Олег Коробченко, Хафиз Миргалимов, Алсу Нәбиева, Эмиль Хөснетдинов, Эдуард Шәрәфиев әзерләгән.
"Без, Татарстан Дәүәләт шурасы депутатлары, Русия президенты Владимир Путинның Украинада алып барган милитаризм һәм нацизмны юк итү курсын хуплыйбыз", дип башлана мөрәҗәгать.
Татарстан депутатлары Украинага каршы сугышның урынлы һәм үз вакытында алып барылуын әйтә.
"Алдан кисәтүче хәрби махсус операция көнчыгышта тыныч халыкны үтерүне туктатырга мөмкинлек бирүче бердәнбер дөрес, стратегик карар булган. Алар сигез ел дәвамында милли төркемнәр тарафыннан геноцидка дучар булды. Русия хәрбиләренең нәкъ менә хәлиткеч гамәлләре тагын да зур корбаннардан качарга, Донбасска, Кырымга әзерләнүче һөҗүмнәрне булдырмый калырга, Русия Федерациясенең иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирде", дип саный депутатлар.
БУ ТЕМАГА: Сигез ел дәшмәү? Украинадагы сугыш турында 5 ялганДепутатлар фикеренчә, бүген АКШ җитәкчелегендә Көнбатыш илләре Русиягә каршы икътисади һәм мәгълүмати сугыш алып бара.
"Татарстан депутатлары бу вазыгятьтә халык берләшергә тиеш дип саный. Русия хәрби көчләре куелган максатларның барысын да намус белән үтәр дип ышанабыз. Көн саен батырлык куючы ватанны саклаучылар тарихка ватанпәрвәрлекнең үрнәге булып кереп калачак", дип ышана депутатлар.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, бүгенгә Татарстан сигез йөк машинасында 100 тонн һумманитар ярдәм юллаган. Хәзер республикада Донбасстан китерелгән 1,5 мең кеше бар диелә. Аларга медицина, социаль ярдәм, балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә урыннар, эш тәкъдим ителгән.
73 депутат мөрәҗәгатьне хуплады, бер депутат тотылып калды.
БУ ТЕМАГА: Пропагандадан сакланып буламыАхырдан Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кәгазьгә карап, үз фикерен белдерде. Украинада "милләтчеләр, бандеровчылар, фашистик элементлар" булуын әйтте. Бу вазгыятьтә Татарстанда ялган хәбәр тарату эше киң җәелгән дип саный Мөхәммәтшин.
"Фейк эшчәнлеге Русия төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстанда алып барыла. Бу безгә килеп ирешә. Мин хәзер Русия составыннан чыгуга бәйле элекке депутатларның төркем булдыруы турында әйтәсем килми. Бу фейк иде. Махсус органнар хәл итте. Без ул кешеләр, янәсе, имза куючылар белән сөйләштек. Күпмилләтле төбәкләргә басым бара", диде ул башка өстәмә мәгълүмат бирмичә.
"Безнең хуплавыбыз Русия президентына да, безнең халыкка да кирәк. Алар безнең Русия дәүләтчелеге ныгуында, сакланып калуында, какшамас булуында ныклы фикердә булуыбызны күрсеннәр өчен мөһим", диде Дәүләт шурасы рәисе.
****
Татарстан депутатлары Путинның Украинадагы сугышын хуплаган мөрәҗәгатьне халык исеменнән кабул итүләренә басым ясаса да, чынбарлыкта бу сугышны бар халык хуплый дигән сүз түгел. Татарстанда да, күрше Башкортстанда да, Русиянең башка төбәкләрендә дә бу сугышка каршы протест чаралары узып тора. Азатлык аларны яктыртып бара.
Русиядә ирекле фикер белдерүче мәгълүмат чаралары, шул исәптән Азатлык радиосы да, томалануга, илдәге бар рәсми медиа бер гомум пропаганда мөнбәренә әйләнүгә карамастан, интернетта, социаль челтәрләрдә сугышка каршы фикер белдерүчеләр бихисап. Татарстан депутатлары аларны сайлаган халык арасында мондый альтернатив фикерләр булуын телгә алып тормады.
Украинада сугыш башлануга ук анда һәлак булган Татарстан егетләре турында хәбәрләр килә башлады. Ләкин республиканың рәсми медиасында андый тупланган мәгълүмат күренми. Азатлык Путин сугышында корбан булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап барырга карар итте. Ни аяныч, бу исемлек көн саен арта бара. Без анда рәсмиләр, корбаннарның туганнары, дуслары, якыннары, башка чыганаклардан расланган барлык очракларны кертеп барырга тырышабыз. Әгәр исемлеккә кермәгән очраклар турында белсәгез, безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
БУ ТЕМАГА: Украинадагы сугышта һәлак булучылар. Татарстан һәм Башкортстан- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын ул әйтмәде.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путин карарына теләктәшлек белдерергә чакырды. Ул татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, "без бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш", диде.
- Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс санкцияләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлеген туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!