Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украинаны тәнкыйтьләгәндә үз гамәлләренә ничек күз йома


Владимир Путин илгә махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясый
Владимир Путин илгә махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясый

21 февраль кичендә Русия президенты Владимир Путин илгә махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Русия башлыгы Украинага кагылышлы берничә белдерү ясады. Азатлык Путин чыгышын анализлап, аның Киевка карата дәгъвалары Мәскәүнең соңгы елларда үз халыкларына карата күргән гамәлләрен хәтерләтә дигән нәтиҗәгә килде. Соңгы вакытта активистлар, экспертлар һәм хәтта халыкара оешмалар Русиянең милли сәясәтенә еш кына тәнкыйть белдерә. Мәскәүнең шушы сәясәте сурәтендә Русия җитәкчесенең Киевны тәнкыйтьләве бигрәк тә мантыйксыз булып күренә. Путин чыгышыннан биш тезис аның Русиядәге милли азчылыкларга һәм асаба халыкларга карата милли сәясәтен яхшы тасвирлый.

Путин Украина турында (1нче тезис): "Дерусификация һәм мәҗбүри ассимиляциягә таба курс дәвам итә. Югары Рада бертуктаусыз яңадан-яңа дискриминация актларын чыгара, асаба халыклар турында канун инде эшли. Үзләрен рус дип санаган һәм үзаңын, телен, мәдәниятен сакларга теләгән кешеләргә Украинада "сез — ят кешеләр" дип аңлаттылар."

2020 елда Русия Конституциясенә "рус теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар фикеренчә, Путин тәкъдим иткән бу үзгәреш рус теленең һәм рус миллилегенең өстенлекле булуын канун белән раслап куйды, бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Бу үзгәрешләр активистлар тарафыннан күп тапкыр каты тәнкыйтьләнде.

Русия президенты 2020 елның 3 июлендә "Русия Федерациясе Конституциясен аңа кертелгән үзгәрешләр белән рәсми рәвештә гамәлгә кертү турында" фәрманга кул куйды, шуның нигезендә ул 2020 елның 4 июлендә көченә керде.

2020 елның мартында Русия Конституция мәхкәмәсе "дәүләт коручы халык" турында үзгәрешне кануни дип таныды.

"Русия Федерациясенең тигез хокуклы халыкларының күпмилләтле берлегенә кергән дәүләт коручы халык теле буларак, рус теле турындагы нигезләмә (РФ Конституциясе, 68нче маддә, 1нче өлеш) Русия дәүләтчелеген төзүдә рус халкының ролен объектив тануга нигезләнгән",— диелә мәхкәмә карарында.

Русия президенты "россиян" милләтен төзү процессында рус теленә һәм халкына аерым роль бирә, әммма бу, соңгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гамәлдә урыслашу һәм ассимиляция дигәнне аңлата.

Татарстан Дәүләт шурасы утырышларының берсендә депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясенә "татар теле — республиканың дәүләт коручы халкы теле" дигән норманы язарга тәкъдим итте. Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан депутатның бу тәкъдиме Путинның Русия дәүләтен коручы халык турындагы тәкъдименә җавап булып тора, дип фаразлады. Әмма Путин тәкъдиме кабул ителде, ә Татарстан депутатыныкы игътибарсыз калдырылды һәм канунга әйләнмәде.

Путин Украина турында (2нче тезис): "Мәгариф турында һәм украин теленең дәүләт теле буларак эшләве турындагы кануннар нигезендә рус теле мәктәпләрдән, барлык өлкәләрдән, хәтта гадәти кибетләрдән куып чыгарыла."

2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.

Бу хәл Идел буендагы кайбер республикаларда протест уятты: мәсәлән, татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре үз телләрен мәҗбүри укытуны саклап калуны таләп итте, югыйсә Русия халыклары телләренең юкка чыгу процессы тагы да тизләнергә мөмкин ди алар. 2002 һәм 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 8 ел эчендә удмурт телен белүчеләр саны 30%ка кимегән: 463 меңнән 324 меңгә калган, башка телләр белән дә шундый ук хәл күзәтелә: әйтик, шул ук 8 ел эчендә татарча сөйләшүчеләр саны 1 млн кешегә кимегән.

2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчылу белдерде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер "Idel.Реалии"га интервьюсында татарларның хәтта Татарстанда да үз дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге шактый чикләнгән булуын белдерде. Европа түрәсен республикада Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә биреп булуы гаҗәпләндерде, гәрчә бала мәктәптә татар телендә укыган булса да.

2018 елда "Валдай" дискуссия клубының пленар утырышында Русия президенты Владимир Путин үзен "чын һәм иң нәтиҗәле милләтче" дип атады.

Путин Украина турында (3нче тезис): "Украина куәт структураларына сүз иреген катгый бастыру, башкача фикер йөртү, оппозицияне эзәрлекләү өчен нигез бирә торган кануннар үрчи. Дөньяда башка дәүләтләргә, чит ил физик һәм юридик затларына каршы бер яклы канунсыз санкцияләр кертү практикасы бар. Украинада хәтта Көнбатыш кураторларын да арттырып җибәрделәр, үз ватандашларына, оешмаларга, телеканалларга, башка массакүләм мәгълүмат чараларына һәм хәтта парламент депутатларына каршы санкцияләр уйлап таптылар."

Путин чорының Русия чынбарлыгы шундый ки, хакимиятләр, һәм федераль, һәм төбәк дәрәҗәсендә, федерализмны, төбәкләрне һәм җирле халык хокукларын яклаган активистларны эзәрлекләүләрен дәвам итә, хәтта аларның конституция кысаларында ясаган сәяси чыгышларын да криминальләштерә. Монда федераль хакимиятнең куәт блогы төп роль уйный, ул бу эзәрлекләүләргә идеологик заказ да бирә, урыннарда репрессияләрне турыдан-туры башкаручы да булып тора.

Әйтик, Башкортстанда РФ Җинаять кодексының 280.1 маддәсе нигезендә гаепләнгән активист Айрат Дилмөхәммәтов кулга алынып хөкем ителде. Сәясәтчене интернетта оппозициянең Ирекле Русия форумында "яңа федерация булдырырга" чакырган видеомөрәҗәгате һәм 2018 елның маенда Уфадагы "Эхо Москвы" радиосының "Персонально ваш" тапшыруында әйткән сүзләре өчен гаепләделәр. Башка башкорт җәмәгатьчесе Руслан Габбасов 2021 елның декабрендә Русиядән китте. Хәзер ул Литвада яши, анда сәяси сыену сораган.

Элегрәк Башкортстанның Югары мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасын экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды.

Узган елның 7 декабрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген нәфрәт яки дошманлык уятуда, шулай ук кешелек абруен кимсетүдә гаепле дип тапты. Вахитов районы прокуратурасы административ канун бозу эшен Казанда узган Хәтер көне митингыннан соң ачты. Элегрәк Русия юстиция министрлыгы экстремизм гаепләве белән ТИҮ эшчәнлеген туктаткан иде.

2022 елның 12 гыйнварында Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу карарын чыгарды.

2022 елның 18 февралендә Русиянең баш прокуратурасы Идел буе халыкларының милли хокукларын яклаучы "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең эшчәнлеген Русиядә теләнмәгән дип таныды.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте 2018 елның мартында оешты. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень (Александр Болькин) һәм Ожомасонь Кирдя (Ростислав Мартынюк) нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

Путин Украина турында (4нче тезис): "Украина җәмгыяте анда үтә милләтчелекнең үсешенә дучар булды. Ул тиз арада агрессив русофобиягә һәм неонацизмга әверелде. Төньяк Кавказдагы террорчылар бандаларында украин милләтчеләренең һәм неонацистларының катнашуы, Русия җирләреннә дәгъваларның көчәя баруы да шуннан килә."

Левада-Центр (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) мөдире урынбасары, фәнни җитәкчесе, ксенофобия һәм расизм мәсьәләләре белгече Лев Гудков күптән түгел "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә ксенофобия һәм расизмның нәкъ менә Русиядә көчәя баруын белдергән иде. Галим Русия җәмәгатьчелегендә ксенофобия артуын илдәге җитәкчеләрнең килешсез шигарләрне (азчылыкларга, чит ил кешеләренә, инвалидларга һәм башкаларга каршы нәфрәт труында) килешле шигарләргә әверелдерүгә ирешүе белән аңлата.

Лев Гудков
Лев Гудков

— Алар (хакимияттәге элита - ред.) моны (җәмәгатьчелек алдында ксенофобик белдерүләр ясауны - ред.) килешле, әдәпле тип таныта һәм аңа күпчелекнең абруйлы позициясе статусы бирә. Нәтиҗәдә мондый чыгышлар канунга каршы килми дип карала. Болар элек килешсез, ярамаган, әдәпсез саналган, халыкның люмпен өлешенә генә, иң түбән катлауларга гына хас булган нәрсәләр саналган булса, хәзер мондый чыгышлар (хакимият авызыннан яңгыраган ксенофобия - ред.) аларга әдәплелек төсмере өсти һәм хәтта абруйларын арттыра, ди Гудков.

Шул ук вакытта Путин режимы "үзгә урыс мәдәни кодына", урыс халкының "рухи ныгытмаларына" ("духовные скрепы") табынуны алга сөрә башлады. 2017 елда ук Левада-Центр дөнья тарихында урыс халкының башкалардан аерым бер мөһим роле булуына ышанучылар Русиядә аңарчы күрелмәгән 64 процентка җитүе турында язган иде. 1992 елда исә аңа ышанучылар 13 процент кына булган. Урыслар да башкалар кебек үк халык дип исәпләүчеләр 32 процент (2017 елда). Ә 1992 елда 80 процент булган.

Путин Украина турында (5нче тезис): "Киевта Мәскәү патриархатының украин православ чиркәвен юк итү эшенә әзерлек тә дәвам итә. Һәм бу хискә бирелеп бәя бирү генә түгел, конкрет карарлар һәм документлар да шуны күрсәтә. Украина хакимиятләре чиркәүдәге каршылык трагедиясен икейөзле рәвештә дәүләт сәясәте коралы буларак куллана башлады. Илнең хәзерге җитәкчелеге Украина ватандашларының дин тотучылар хокукларын бозучы кануннарны гамәлдән чыгару турындагы үтенечләренә колак салмый. Ул гына да түгел, Радада Мәскәү патриархатының украин православ чиркәве әһелләренә һәм ул чиркәүгә караучы миллионнарча кешегә каршы яңа канун өлгеләре теркәлгән."

АКШ Конгрессы дин ирекләре өлкәсендә киңәшләр әзерләү өчен булдырган Кушма штатларның дөньяда дин иреге комиссиясе (USCIRF) 2021 елның 21 апрелендә чыгарган еллык хисабында Русия, Һиндстан, Сүрия һәм Вьетнамны "аеруча борчу уятучы илләр" исемлегенә кертергә тәкъдим итте. Бу исемлеккә дин иреге принципларын "системлы, дәвамлы һәм тупас рәвештә" бозучы илләр керә.

Анда Русия хакимиятләренең "традицион булмаган" дини азчылыкларны эзәрлекләүне дәвам итүе турында языла. Аларга штраф салалар, аларны тоткарлыйлар һәм җинаять эшләре ачалар. Русиядә тыелган "Яхъя шаһитлары" оешмасына каршы гына да 188 җинаять эше ачылган, аның әгъзалары өйләрендә 477 тентү оештырылган, сорау алулар вакытындагы газаплаулар әле дә тикшерелмәгән һәм газаплаучылар җәзага тартылмаган. 2017 елда Русия хакимиятләре бу дини төркемне "экстремистик" дип игълан итте һәм аның эшчәнлеген тыйды. АКШ дәүләт департаменты моны "канунсыз" дип бәяләде.

Русиядә традицион булмаган диннәр генә түгел, ә 1100 ел тарихы булган ислам дине проблемнарга дучар. Шул ук хисапта Русиянең экстремизмга каршы кануны "дини азчылыкларны, бигрәк тә мөселманнарны эзәрлекләү өчен" киң кулланыла диелә.

Хисаптан күренгәнчә, Русия Кырымны аннексияләгәнгә кадәр анда Украина кануннары нигезендә тыныч кына яшәгән мөселманнарга карата хәзер репрессив кануннар кулланыла, алар мәхкәмә аша эзәрлекләнә, Русия кануннары кайбер мөселман төркемнәрен тыя.

Кырымда кимендә 16 мөселманның "экстремизмда һәм террорчылыкта ялган гаепләүләр" нигезендә төрмәгә ябылуы да телгә алына әлеге хисапта.
Документта Русия хакимиятләре эзәрлекләгән башка мөселман төркемнәр турында да языла. 2020 елның февралендә "Таблигый Җәмәгать" мөселман миссионерлык оешмасының җиде әгъзасы кулга алынган, ә сентябрьдә элек кулга алынганнарның кимендә җидесе "экстремистик бүлекчә төзүдә" гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән.

Хисап авторлары заманындагы мөселман дин әһеле Сәид Нурси тарафдарларын эзәрлекләүләр турында да яза. Чаллыда 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллина хатын-кызлар белән җыелып Нурси китапларын укыган өчен генә дә "Нурчылар" оешмасын булдыруда гаепләнеп шартлы рәвештә ике елга хөкем ителде.

Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнгән 300ләп кеше 10-20 ел төрмә җәзасына хөкем ителде. Алар арасында 19 мөсемлан көч куллану тарафдарлары булуын раслаучы бернинди дәлил булмаган килеш 2020 елның октябрендә террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителде. Сорау алулар вакытындааларны газаплаулар турында хәбәрләр булды.

  • 21 февральдә Русия президенты Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"ның ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"ның ("ЛНР") бәйсезлеген тану турында карарны, шулай ук әлеге төбәкләрнең Русия белән хезмәттәшлек итү турында килешүләрен имзалады.
  • 22 февральдә Русия парламентының ике пулаты да бу документларны ратификацияләде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG