"Төньяк-көнбатыш диалект – иске башкорт теле". Башкорт теленнән халыкара диктант узды

Башкорт педагогия университетында башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр диктант яза

23 апрель башкорт теленнән халыкара диктант яздылар. Ул онлайн һәм офлайн рәвешендә узды. Диктант Башкорт иярчен телевидениесе аша да күрсәтелде.

Диктант быел да өч төркемдә оештырылды. Башкорт телен камил белүчеләр, башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр һәм "төньяк-көнбатыш" дип аталган диалектта оештырылды. Башкорт дәүләт университетында узган чарада республика башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул камил белүчеләр төркемендә язды.

Башкорт телен камил белүчеләргә телевидение аша диктантны Башкортстан хакимиятенең эчке сәясәт бүлеге җитәкчесе Урал Килсенбаев яздырды. Ул Рәми Гариповның "Уйланулар" әсәреннән өзек укыды.

Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр "Каһым түрә" риваятеннән өзек яздылар. Аны башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы Мирас Ишдәүләтов укыды. Текстта башкортларның Наполеонга каршы сугышы турында сүз бара.

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" 2020 елда диктантны язучы Марсель Сәлим яздырган иде, узган ел "Без – башкортлар" хәрәкәте активисты Альберт Исмаил яздырды. Быел бу вазифаны Илеш районының Муса Гәрәев исемендәге башкорт тарихи мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нуриева башкарды. Диктант тексты Рәшит Шәкүрнең "Ардаклы башкортлар" китабыннан алынган. Ул "Муса Гәрәев безнең күңелләрдә" дип атала. Анда сүз Муса Гәрәев, ул туган Илеш районы халкының теле, ыру-шәҗәрәсе турында бара.

Диалектта диктант алдыннан Башкорт дәүләт университеты галиме, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов чыгыш ясап, кайбер кагыйдәләр белән таныштырды:

"Диктантыбызның шушы варианты ата-бабаларыбыз инкыйлабка кадәр язган иске башкорт теленең нормасына таяна. Ягъни, язганда без әйтелешкә турыдан-туры иярмибез, күплек ялгавы, исем ясаучы -лык, -лек ялгавы сыйфат ясаучы -лы, -ле ялгавы "л" хәрефеннән башлана. Килеш ялгаулары, кылым ялгаулары ишеткәнчә языла. Башкорт алфавитында булган бөтен хәрефләр дә кулланыла. Һәм төп башкорт сүзләрендә "й", "е", "ю", "я" хәрефләре языла, гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләрдә гади "ж" хәрефе кулланыла. Менә шундый бик гади, аңлаешлы кагыйдәләр".

Искәндәр Сәетбатталов диктанттан соң да диалект турында планнары белән бүлеште:

Искәндәр Сәетбатталов

"Төньяк-көнбатыш диалект – иске башкорт теле, чынлап та, халкыбызның мирасын, телебезнең байлыгын чагылдыручы күренеш. Аның бәһасын, абруен, популярлыгын тагын да күтәрергә ниятләр бар. Шунысы да мөһим – безнең быелгы ел халкыбызның рухи мирасы елы. Мифтахетдин Акмулла, Шәехзадә Бабичның рухи мирасы, Мәҗит Гафуриның иҗаты шушы диалектка, телебезнең шушы вариантына якын, алар иске башкорт телендә язылган. Менә шушы әсәрләрне тагын да популярлаштырырга, язылганча бастырырга дигән ниятләр бар".

Азатлык "төньяк-көнбатыш диалектта" диктант уңаеннан берничә белгечнең фикерен белеште.

Укытучыларның белемен камилләштерү институты хезмәткәре, шагыйрь Руслан Сөләйманов бу диалектны кабул итмәвен әйтте:

Руслан Сөләйманов

"Безнең институтта да диктант яздылар, диалектта да язу булды, ләкин мин анда катнашмадым. Ул чараны мәгънәсез дип исәплим. Чөнки төньяк-көнбатыш дип яздырган диктант, берничә сүзне искә алмаганда, саф татарча яздырыла. Быелгысында да "яшәй", "атайым", "шуга", "ниндәй" кебек берничә сүзне искә алмаганда, текст тулысынча татарча булды. Татар балаларына, татарларга башкортча дип диктант яздыру яхшы түгел. Төньяк-көнбатыш диалекты – ул саф татар теле. Телне диалектларга бүлеп, шуннан диалектны тел дәрәҗәсенә күтәрү яхшы эш түгел. Диалектларда диктант яздыру, гәзит-журналларда шул килеш басу, сәхнәдән чыгыш ясаулар булырга тиеш түгел. Татарлар сәхнәдә, телевидениедә чыгыш ясаганда саф татарча чыгыш ясарга тырыша. Урыслар да диалектта сөйләшсәләр дә телевидениедә әдәби телгә күчә. Алар телнең сафлыгына омтыла.

Төньяк-көнбатыш диалект ясалган, ул телдәгеләр татар телендә сөйләшәләр. Төньяк-көнбатыш районнарда үзләрен башкорт дип атаучылар юк дәрәҗәсендә. Бер милләт тә диалектта китаплар чыгармый. Фәнни хезмәтләр генә булырга мөмкин. Бабичны, Гафурины борынгы башкорт телендә сөйләшкән дип чыгару абсурд. Бу башкортның әдәби теленә зыян китерә", диде Руслан Сөләйманов.

Милли карашлары өчен эшсез калган этносәясәтче Илдар Габдрафыйков та диалектны ясалма дип исәпли:

Илдар Габдрафыйков

"Бу – акыллы гамәл түгел. Бу – милләтчелек, милләтләрне каршы кую. Төньяк-көнбатыш диалекты гомумән юк. Аскын районында бер төрле сөйләшәләр, Борайда икенче төрле, Дүртөйледә өченче төрле, Минзәләдә башкача сөйләшәләр. Төньяк-көнбатыш диалектның кабул ителгән формасы юк. Бу – кычытмаган җирне кашу. Әгәр төньяк-көнбатыш диалектын дәүләт дәрәҗәсендә кабул итеп икенче дәүләт теле ясасалар, анысы икенче мәсьәлә. Татар теле белән башкорт теле 90 процент лексик бер. Аермалар бик аз. Бүгенге чуалчык заманда моннан нинди файда? Халыкларны берләштерү турында уйларга, эшләргә кирәк, ә монда ничек аеру, бутау, булмаган җирдә проблем уйлап табу белән шөгыльләнәләр. Бу – уйлап чыгарып проблем ясау. Башкорт – башкорт телен белсен, татар –татар телен белсен. Алар телләрен белсен өчен шартлар тудырырга кирәк", диде Илдар Габдрафыйков.

Диктантның видеосы интернет челтәрләргә куелган. Аны карап диктант язу 24 апрельгә кадәр дәвам итә.

Чарада күпме кеше язуы турында әлегә нәтиҗәләр ясалмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!