Төньяк –көнбатыш башкортлар хәрәкәтенең активистлары, фәнни берләшмә һәм иҗтимагый оешма вәкилләре түгәрәк өстәлдә "башкорт теленең төньяк- көнбатыш диалектында" диктант уздыру кагыйдәләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә Дөнья башкортлары корылтае Telegram-каналы.
"Башкортлар бу омтылышларында ялгыз түгел: түгәрәк өстәлдә Әстерхан активистлары диктантны ногай теленең юрт һәм карагаш диалектларында язу тәҗрибәсе турында сөйләде", диелә хәбәрдә.
Кагыйдәләр "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектындагы" диктант өчен гамәлдә булачак. Аларны Мифтахетдин Акмулла, Мөхәммәд Гали Чокрый һәм Риза Фәхретдин кебек әдипләр язган иске башкорт теленә нигезләнеп әзерләмәкчеләр.
Түгәрәк өстәл резолюциясендә әйтелгәнчә, кагыйдәләр фәнни берләшмәгә тәкъдим ителәчәк һәм галимнәрнең: тел белгечләренең, диалектологларның һәм филологларның эшләре өчен башлану ноктасы булачак.
Хәбәрдә узган ел "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" 51350 кешенең диктант язуы искәртелә.
Узган җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.
2020 елда Башкортстан беренче мәртәбә "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант яздырды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!