Украина президентының Кырымдагы вәкиле итеп кырымтатар билгеләнде

Тамила Ташева

Украина президентының Кырым автономияле республикасында даими вәкиле вазифасына кырымтатар Тамила Ташева билгеләнде. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ташева Кырым платформасының вәкиллеге һәм офисы командасында 2019 елдан бирле эшли, диелә.

"Шуңа күрә бу билгеләнү алдагы казанышларны саклап калуга һәм аларның мәгънәви үсешенә юнәлдерелгән" – дип аңлаттылар вәкиллектә.

Тамила Ташева 2019 елда Украина президентының Кырымдагы даими вәкилләге җитәкчесе Антон Кориневичның урынбасары итеп билгеләнгән иде.

Ул аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләргә һәм күчерелгән затларга ярдәм итү мәсьәләләре, шулай ук аналитик һәм мәгълүмати юнәлешләр белән шөгыльләнде.

Шулай ук ул аннексияленгән Кырымда кырымтатарларга, активистларга каршы Русиянең күәт хезмәтләре эшләгән хаксызлыкларны күзәтеп, бәян итеп, Кырымда хәбәрсез югалганнарны теркәп торган КрымSOS иҗтимагый оешмасын барлыкка китергәннәрнең берсе һәм җитәкчесе булып тора.

Кырымтатарлар Кырымга кайткан соң, Украина президенты вәкиллегенә җитәкче итеп кырымтатар вәкиле беренче тапкыр куелды.

Тамила Ташева 1985 елда Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туган. 1991 елда Кырымга кайта. 2013 елның декабрендә Украина инкыйлабында катнаша. Евромәйдан һоспиталендә волонтер була.

2019 елның 25 октябрендә Ташева хокук яклаучыларга бирелә торган Польшаның Серджио Виейра ди Мелло премиясе иясе булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!