Башкортстанда ике айда Русия гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 20 административ эш ачылган

20 эшнең 19ы каралган, 18 эштә 15 меңнән 45 мең сумга кадәр штрафлар салынган, аларның гомуми күләме 505 мең сум булган. Бер эшне яңадан караячаклар.

Мартта һәм апрельдә Башкортстан мәхкәмәләренә административ хокук бозу кодексының яңа – Русия гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 20 эш карауга кертелгән.

Бу хакта республика мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК хәбәр итә.

29 апрельгә булган мәгълүматка күрә, 20 эшнең 19ы каралган, 18 эштә 15 меңнән 45 мең сумга кадәр штрафлар салынган, аларның гомуми суммасы 505 мең сум булган. Бер эшне яңадан караячаклар.

"Административ хокук бозулар турындагы эшләргә кагылышлы тугыз шикаять килде. Дүртесендә карарлар үзгәрешсез калды, бер эштә карар гамәлдән чыгарылды, яңадан карауга җибәрелде. Дүрт эш апелляция инстанциясендәге мәхкәмәдә каралачак", диелә хәбәрдә.

Башкортстанда Русия гаскәрен дискредитацияләгән өчен 40 мең сумлык беренче штраф 9 мартта, Уфада яшәүче иргә бирелгән.

Ул Русия кораллы көчләрен ил мәнфәгатьләрен яклау максатында куллануга комачауларга чакырган диелә. Эш материалларына күрә, канун бозучы шәһәр шурасы бинасы каршындагы мәйданда плакат тотып торган. Мартта Башкортстанда бу маддә нигезендә 370 мең сумлык 12 штраф салганнар.

Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

"Агора" хокук яклау оешмасы мәгълүматына күрә, Русиядә сугышка каршы сүзләр һәм чыгышларга бәйле кимендә 40 эш ачылган. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.

Сугыш башыннан бирле 15 меңнән артык кеше тоткарланган, дистәләгән җинаять эше ачылган. Илдә хәрби цензура бар, ул мәгълүмат чараларына сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктыртырга рөхсәт итә.

Русиядә беренче май чараларында 200дән артык кеше тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!