Татарстанда хәрби-патриотик тәрбия эшенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта 5 майда республиканың премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Фазлыева сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр Русиянең "Украинада алып барылучы "махсус операция" белән бәйле. Апрель аенда Татарстанда патриотизм эше шурасы утырышы узган. Очрашуда республикада бу юнәлештә алып барылучы барлык програмнарны анализлаганнар.
"Соңгы ярты елда үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәсендә, яшьләрнең 70 проценты Русия белән горурлануын Бөек Ватан сугышындагы җиңү белән бәйләп карый. Әлеге якты вакыйгага мәгълүмати-идеологик көрәш һөҗүме ясала. Бу сораштыруга нигезләнеп, хәрби-патриотик эше эчтәлек ягыннан үзгәрешләр кертүне сорый", дип белдерде ул.
Аерым алганда, патриотик чараларга яшьләрне күбрәк җәлеп итү, аларны эзләү эшләрендә катнаштыру, студентларның хезмәт отрядларын республика икътисадына бәйләп эшләтү карала.
Шулай ук мәктәпләрдә һәм укытучылар белән эшләү көчәячәк, методик үзгәрешләр кертеләчәк.
Фазлыева сүзләренчә, Татарстанда хәрби-патриотик клуб вәкилләрен җәйге аланнарга әйдаман итеп җибәрәчәкләр. Моннан тыш, тәртипләре өчен балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торган балалар да аларга беркетеләчәк.
Татарстанда хәрби-патриотик эшенә үзгәрешләрне бәйрәмнәрдән соң карарга җыеналар. Анда Татарстан фәннәр академиясе, дәүләт архивы, республиканың сәнәгать һәм икътисад министрлыклары катнашыр дип көтелә.
24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә төрле юллар белән халыкта, аеруча балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятырга тырышалар.
Русиянең барлык мәктәпләрендә уку атналары ил гимнын җырлаудан башланачак диелде. Шулай ук мәктәп укучылары тарихны беренче сыйныфтан ук өйрәнә башлаячак. Бердәм дәүләт имтиханына да Украинадагы "махсус операция" турында сораулар кертелергә мөмкин дип әйтелде.
Украинадагы сугышның йогынтысы буларак, Татарстан мәктәпләрендә милитаризм һәм "бишенче колонна"га каршы көрәш көчәя дип сөйләгән иде белгечләр Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!