Уфа мәхкәмәсе фатиры тәрәзәсенә сугышка каршы плакат ябыштыручыга штраф салган

29 яшьлек Регина Ибраһимова коммуналь фатирда яши. Күршесе аның бу гамәлен күреп, "патриот булмавы өчен" Ибраһимова өстеннән полициягә гариза язган. Мәхкәмә Регинаны гаепле дип тапкан һәм 15 мең сум штраф җәзасы биргән.

Уфада Регина Ибраһимовага 15 мең сум штраф салганнар, ул коммуналь фатирдагы бүлмәсенең тәрәзәсенә Украина байрагы ясалган, сугышка каршы плакатлар ябыштырган булган дип яза "Коммерсантъ".

Адвокат Айдар Хызыров сүзләренчә, плакатлар февраль ахырында, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң ябыштырылган булган, ул вакытта яңа маддә гамәлгә кермәгән иде әле. "Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсенә үзгәреш кертү турындагы" федераль канун 1 мартта гына үз көченә керде.

Регина өстеннән аның күршесе Елена Сафронова гариза язган булган, Сафронова полициягә һәм Башкортстандагы бала хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать иткән.

Ул коммуналь фатирдагы күршесенең "патриот булмаган карашлары" турында хәбәр иткән һәм ике яшьлек улын нинди шартларда тәрбияләвен тикшерүне сораган.

Уфаның Орджоникидзе район мәхкәмәсе Регина Ибраһимованы Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаепле дип тапкан (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе, 1 өлеше).

Регина Ибраһимова гаебен танымаган. Шулай да адвокат Айдар Хызыров аның мәхкәмә карарын шикаять итмәячәген, чөнки моның мәгънәсен күрмәвен хәбәр иткән.

Мартта һәм апрельдә Башкортстан мәхкәмәләренә административ хокук бозу кодексының яңа – Русия гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 20 эш карауга кертелгән.

  • Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • "Агора" хокук яклау оешмасы мәгълүматына күрә, Русиядә сугышка каршы сүзләр һәм чыгышларга бәйле кимендә 40 эш ачылган. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Сугыш башыннан бирле 15 меңнән артык кеше тоткарланган, дистәләгән җинаять эше ачылган. Илдә хәрби цензура бар, ул мәгълүмат чараларына сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктыртырга рөхсәт итә.
  • Русиядә беренче май чараларында 200дән артык кеше тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!