Русия президенты Владимир Путин, быел Русиядә "яхшы уңыш" көтелә, дип белдерде.
"Белгечләрнең беренчел бәяләмәләренә күрә, 130 миллион тонна ашлык җыелырга мөмкин, шул исәптән 87 миллион тоннасы - бодай. Әгәр шулай булса, ә без моңа исәп тотабыз, бу – Русия тарихында (бодай җыюда – ред.) рекорд булырга мөмкин" диде Путин хөкүмәт киңәшмәсендә, бу хакта "Интерфакс" яза.
23 апрельдә Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Людмила Денисова, Русия гаскәрләре Херсон өлкәсеннән аннексияләнгән Кырымга ашлык чыгара дип хәбәр иткән иде.
Соңрак Акъяр (Севастополь) янындагы Авлита ашлык терминалында дүрт йөк ташучы көймә күренгән.
Русия башлаган сугыш сәбәпле диңгез юллары ябылды, май башында БМО Украина портларында чит илләргә чыгарыла алмыйча миллионлаган тонна ашлык кала бирә дип хәбәр иткән иде.
10 майда Украина күзләве, Русия Украинадан урланган ашлыкны үз җирләренә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгаруын дәвам итә, дип белдерде.
Американың CNN каналы мәгълүматына күрә, урыс гаскәрләре Мелитопольдән 5 миллион долларлык авыл хуҗалыгы техникасын урлаган, әмма аннан куллана алмаган.
Украина хакимиятләренең ашлык урлауга кагылышлы гаепләүләренә Русия хакимиятләре әлегә фикер белдермәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!