Башкортстанның резерв фондыннан фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикарына" да акчалар бүленеп биреләчәк. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында чыккан карарга сылтама белән Башкортстанның мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Документны республика премьер-министры Андрей Назаров имзалаган.
Резерв фондтан акча алучылар исемлеген киңәйтү өчен хакимиятләр бюджет акчаларын куллану тәртибенә үзгәрешләр керткән. Башкортстанның социаль-икътисади үсеш штабы һуманитар ярдәм илтүгә конвойлар оештыру яки Донбасста яшәүчеләргә бәйле башка чаралар өчен чыгымнарның бер өлешен моннан соң резерв фондны кулланып та каплый алачак.
Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан. "Башинформ" Башкортстанның Донбасска җиде һуманитар йөк җибәрүе турында язды.
13 майда Башкортстан Корылтае депутатлары бер көнлек хезмәт хакларын фетнәчел "Луһански халык республикасы"ның Красный Луч шәһәре халкына күчерәчәк дип хәбәр ителде.
Татарстан да калышмый. Татарстанда һуманитар ярдәмне хәйрия концертлары оештырып җыялар. Моннан тыш бүген Чаллыдагы КАМАЗ заводы эшчеләренең фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"на сигез миллион сум ярдәм җыюы билгеле булды.
Күптән түгел Татарстан хөкүмәте Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга республика бюджетыннан бирелүче компенсация күләмен билгеләгән иде. Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнгән. Бу акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен, диелә документта. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!