Русия хөкүмәте машиналарны 1990 еллар башындагы нормаларга ярашлы итеп чыгарырга рөхсәт итә

Аерым алганда, хәзер яңа машиналарның иминлек мендәрләре, юл һәлакәте булганда иминлек каешларын тыгыз итеп тарттырып куючы җайланмасы булуы мәҗбүри түгел диелә.

Русия хөкүмәте 1990 еллар башындагы нормаларга ярашлы машиналар чыгарырга рөхсәт итте. Яңа машиналарның иминлек мендәрләре, юл һәлакәте булганда иминлек каешларын тыгыз итеп тарттырып куючы җайланмасы булуы, аларның "Евро" экологик нормаларына туры килүе мәҗбүри түгел. Бу карар хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Шулай ук машиналарны кинәт туктаган чакта тәгәрмәчләр катып калуны булдырмый торган ABS системыннан, ESP ярдәмчел системыннан башка гына да чыгарырга рөхсәт ителгән.

Машиналарга юл һәлакәте турында ашыгыч хәбәр бирүче "ЭРА-ГЛОНАСС" системы кую да мәҗбүри түгел диелә. Мондый гадиләштерүләр Русия икътисадына каршы чикләүләр кертелү, халыкара йөкләрне ташудагы кризис һәм микрочиплар дефициты белән бәйле.

Илдә машиналарга техник таләпләрнең күпчелек өлеше 2000 елларда, Көнбатыштагы машина җитештерүчеләрнең Русиядә заводлары ачылганнан соң, кертелде. Бу заводларның күпчелегенең эшчәнлеге Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң тукталды.

Аерым алганда, алманнарның BMW машинасын җыючы "Автотор"да, Петербурдагы Hyundai һәм Toyota заводларында, Volkswagen-ның ике заводында җитештерү тукталды.

16 майда Renault-ның Русиядәге активларын Русия һәм Мәскәү хөкүмәтенә тапшырулары турында килешүләр имзаланды. Renault-ның АвтоВАЗдагы өлеше сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы карамагындагы "НАМИ" унитар оешмасына күчәчәк, "Рено Россия" заводы исә - Мәскәүгә.

Машиналарга компонентлар җитештерә торган күпчелек зур заводлар да эшләми тора.

Кичә Мәскәү мэры Сергей Собянин, КАМАЗ белән хезмәттәшлектә "Рено Россия" заводында "Москвич" машиналары чыгара башлаячаклар, дип хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!