20 майда Вильнюста Азат Русия форумы сугышка каршы конференциясен уздыра. Анда Русия сәясәтчеләре, журналистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Әмма бу җыенда катнашудан баш тарткан җәмәгать эшлеклеләре дә бар. "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов та катнашмаска булган. Азат Русия форумы милли азчылыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртмый ди ул. Рәфис Кашапов белән аның бу форумнан баш тартуы сәбәпләре, Европадагы татарларның оешуы һәм башкорт сәяси эмигрантлары белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.
— Сез Азат Русия форумының сугышка каршы конференциясендә катнашудан баш тарттыгыз. Сәбәбен аңлата аласызмы?
— Азат Русия форумы үзен Русия оппозициясенең фикер алышу, Русиядәге һәм халыкара сәясәтнең актуаль проблемнары, шулай ук Русиянең сәяси, икътисади һәм цивилизацион кризислардан чыгу юллары турында сөйләшә торган бәйсез мәйданы итеп таныта. Азат Русия форумы Мәскәүнең татар халкын һәм басып алынган башка халыкларны урыслаштыру өчен күп гасырлар буе зур эш алып бара, нәкъ менә Мәскәү аларның миллилеген юк итә, әмма Азат Русия форумы бу турыда бер сүз дә дәшми.
Азат Русия форумы безнең хокукларны якламый
Вильнюстагы чарада катнашучылар арасында Гарри Каспаров, Михаил Ходорковский, Дмитрий Гудков, Евгений Чичваркин, Владислав Иноземцев, Евгений Киселев, Любовь Соболь, Леонид Невзлин, Елена Лукьянова, Альфред Кох, Константин Эггерт, Евгения Чирикова, Александр Морозов, Иван Тютрин, Мария Снеговая, Юрий Фельштинский кебек сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Әгәр без алардан Татарстанның суверен дәүләт булуы белән килешү-килешмәүләре турында сорыйбыз икән, берсе дә уңай җавап бирмәячәк.
Без, татарлар, сан ягыннан Русиядә урыслардан кала икенче урындагы халык. Әмма Азат Русия форумы безнең хокукларны якламый. Шуңа күрә мин аның эшендә катнашудан баш тарттым.
Заманында Татарстанда без игезәк бертуганым Нәфис Кашапов белән татарлар һәм башка халыкларның тарихы, мәдәнияте турында миллионлаган тираж белән китаплар, брошюралар һәм журналлар бастырдык. Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) активистлары китапларны бар дөньяга таратты. Шулар арасында Вахит Имамовның "Татарның яшерелгән тарихы" исемле китабы да бар иде. 2020 елда Татарстан югары мәхкәмәсе бу китапны экстремистик дип таныды. Анда XVI—XVIII гасырларда татарларның бәйсез дәүләт төзү өчен милли азатлык көрәше тасвирлана. Сорау — бөтен бу Путин мәхкәмәсе процедураларын узганда "Татарның яшерелгән тарихы" китабы авторы Имамовны нигә Азат Русия форумыннан беркем дә яклап чыкмады? Азат Русия форумы Русия ватандашларының хокукларын яклап көрәшә бит.
— Ә алар ни эшләргә тиеш иде?
— Русиядә төрле халыклар яши. Азат Русия форумының безнең милли һәм дини хокукларыбызга да тугрылыклы булуы Русиядә демократия үсеше өчен иң мөһим шартларның берсе. Шундый мөнәсәбәт кенә сәяси һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итә алыр иде. Нигә Азат Русия форумы вайнахларга ишекләрен ачмый? Ә чеченнар белән ингушлар сан ягыннан ике миллионга якын. Бу шактый зур төркем. Мин Азат Русия форумы эшендә катнашу өчен инклюзивлык булдыру шарты куям. Милли сәясәткә мөнәсәбәтләрен үзгәртсәләр, алар белән хезмәттәшлек итәчәкмен.
БУ ТЕМАГА: Варшау форумы: Русия халыкларына украиннардан үрнәк алырга кирәк— Күптән түгел сез Варшауда узган Русиянең ирекле халыклары форумында катнаштыгыз. Аны Азат Русия белән чагыштырганда ничек бәяләр идегез?
— Әйе, бертуганым (Нәфис Кашапов - ред.) белән бергә ул форумда "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре буларак катнаштык. Поляклар һәм украиннар оештырган Русиянең ирекле халыклары форумы Азат Русия форумыннан бик нык аерыла. Русиянең ирекле халыклары форумы безгә генә түгел, һәр халыкка урын бирә. Мәсәлән, ул чарада башкортлар, казакълар, чеченнар, бурятлар, грузиннар һәм башкалар да булды. Исеменнән үк сүзнең Русиядәге барлык халыклары хокуклары турында баруы аңлашыла.
— Чарада татарлар да, башкортлар да булды дидегез. Европадагы башкорт сәяси эмигрантлары белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
— Кызганыч, әлегә бернинди дә хезмәттәшлек юк. Без төрле милләтләр вәкилләре белән күмәк мөрәҗәгать әзерләгәндә башкортлар имза куюдан гел баш тартып килә.
— Башкорт сәясәтчесе Руслан Габбасов сәяси эмиграциядә актив эшчәнлек алып бара. Күптән түгел ул Башкортстанда татар теле статусы мәсьәләсен күтәрде. Бу — татарлар белән башкортлар арасындагы проблемлы мәсьәлә. Бу мәсьәлә һаман да җайга салынмый каламы?
Русиядә татар һәм башкортларның шактый өлеше инде урыслашкан булса да, туган тел өчен һаман бер-беренә каршы "көрәш" алып баралар
— Кызыклы, хәтта комик хәл дияр идем. Русиядә татар һәм башкортларның шактый өлеше инде урыслашкан булса да, туган тел өчен һаман бер-беренә каршы "көрәш" алып баралар. Башкортстанда хакимият тә, җәмәгать эшлеклеләре дә европалар тәҗрибәсенә, мәсәлән, Швейцариянең тел сәясәтенә игътибар итсен иде. Ул илдә дүрт дәүләт теле. Алар барысы бертигез статуска ия. (Швейцариядә федераль дәрәҗәдәге рәсми телләр — алман, француз, итальян телләре. Бу телләрдә парламенттагы дебатлар уза, төп документлар һәм кануннар шул телләргә тәрҗемә ителә. Ретороман теле төбәк дәрәҗәсендә рәсми тел санала - ред.) Швейцария хөкүмәте бернинди иерархия кирәкмәвен бик яхшы белә, шуңа күрә тел каршылыгыннан азат булып матур яшиләр. Русиядәге татарларга һәм башкортларга Мәскәү тарафыннан алып барылган мәҗбүри ассимиляцияләү сәясәтенә бергәләп каршы торырга кирәк.
— Украинага каршы сугыш башлангач күп кенә татарлар Мәскәү сәясәте белән килешмичә башка илләргә китте. Сез адар белән хезмәттәшлек итәсезме? Бәлки ниндидер конкрет планнарыгыз бардыр?
— Чит илләрдә без күбрәк төрки халыклар вәкилләре, шулай ук чеченнар, грузиннар, украиннар, беларуслар һәм европа халыклары белән эшлибез. Элегрәк мин "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Британиядәге бүлеге ачылуын һәм бу хәрәкәт үзенең бар көчен Русиядә яшәүче азчылык милләтләр мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтәчәген белдергән идем — татар, башкорт, удмурт, мари, чуаш, эрзя һәм мукшы халыкларын. Бу халыкларның язмышына битараф булмаган барлык кешеләрне аларның милли мәгфәгатьләрен яклауда актив катнашырга чакырам. Хәзер Русия җимерелгәч башланачак чорга әзерләнү кирәк. Төп бурычларны һәм эш юнәлешләрен билгеләү зарур. Басып алынган барлык халыкларны консолидацияләү өчен бәйсез Татарстан хөкүмәте (сүз үзен Татарстанның сөргендәге хөкүмәте дип игълан иткән оешма турында бара, Рәфис Кашапов анда премьер-министр вазифасында санала - ред.) Британия, Германия яки Украинада корылтай җыячак, әмма аның өчен акча кирәк.
БУ ТЕМАГА: Азат Русия форумы: Милли республикаларның "империядән соңгы" киләчәге— Сезнеңчә, татарларның Европада оешуы Русиядәгедән җиңелрәкме? Европада басым юк бит.
— Европада татарларның оешуы өчен татарларның бердәмлеге кирәк — Идел-Урал республикаларының бәйсезлеге. Тик әлегә, кызганыч, татарларның бер өлеше Русия әләмнәре астында бии, урыс патриотик җырлары җырлый, икенчеләре Татарстан әләмнәре астында безнең республика җитәкчеләрен мактый.
— Киңкүләм мәгълүмат чаралары Мәскәү Кремле сәясәте белән хәтта хакимият коридорларындагы күп кенә кешенең дә клиешмәвен яза. Татарстан хакимиятләрендә Мәскәү белән килешмәү бар дип уйлыйсызмы? Һәм аларның чыдамлыгы күпмегә җитә ала? Мәскәү гамәлләре аркасында Казан да икътисади зыян күрә бит.
Татарстан хакимияте һәм элитасы Украинага каршы сугышта инде җиңелүне аңлый, әмма дәшмәү юлын сайлый
— Исегезгә төшерәм, 2022 елның 9 маенда Владимир Путин биш губернаторны вазифаларыннан алды. Киров, Томски, Сарытау, Рязань өлкәләре губернаторларының һәм Мари Иле республикасы башлыгының вәкаләтләре вакытыннан алда тәмамлануы турында фәрман имзалады. Бу барлык колларга — Русия губернаторларына ишарә булды. Әгәр берәрсе нинди дә булса ризасызлык авазы чыгарса, алар вазифаларыннан алыначак яки хәтта төрмәгә ябылачак. Әлбәттә, республика хакимиятләре Мәскәү гамәлләре белән килешми. 2021 ел йомгакларына караганда, Татарстан салым җыюны арттырып 1,12 трлн сумга җиткергән. Бу коронавирус пандемиясе белән бәйле кризиска кадәргедән өчтән бергә артыграк. Шулай ук Татарстан хакимияте һәм элитасы Украинага каршы сугышта инде җиңелүне аңлый, әмма дәшмәү юлын сайлый.
Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов – Русия президенты Владимир Путинны Кырымны аннексияләүдә һәм Украина көнчыгышында сугыш оештыруда гаепләп интернетта тараткан язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан элекке сәяси тоткын. 2018 елның мартында ул Киевта "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салуда катнашты, шул елның ахырында Британиядә сәяси сыену алды. 2014 елның ахырында кулга алынганга кадәр күп еллар Чаллы милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!