Казан банкларында доллар белән евро күпме тора

Русия Украинага каршы сугыш башлагач доллар бәясе кискен күтәрелде, азык-төлек, көнкүреш тауарларына да бәяләр артты. Хәзер долларның рәсми курсы төште, әмма аны ул бәягә алып булмый. Азатлык хәбәрчесе Казан банкларына барып, доллар һәм евро алып карады, аларның чынлыкта күпме торганын белеште.

Дүшәмбе иртәсенә Русия Үзәк банкы рәсми сайтында доллар бәясе 66,40 сум, евроныкы 69,43 сум дип игълан итте. Шул ук саннар Сбербанк таблосында да күрсәтелде. Бүген долларның рәсми курсы шактый төште. Чагыштыру өчен, шундый ук курс 2020 елның февралендә булган. Ул чакта Русиягә коронавирус килеп җиткән һәм дөньяда пандемия белән бәйле икътисади кризис башланган иде. Евро да 70 сумга төшкән иде.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлагач доллар 120 сумга күтәрелде, аның белән бергә азык-төлеккә, көнкүреш тауарларына да бәяләр кискен артты. Хәзер доллар төшә, гади халык моңа куана, чөнки шуңа карап, Русия икътисады ныгый дип ышана. Әмма бер күтәрелгән бәяләр генә никтер төшми, хезмәт хакы да артмый.

Совет вакытында чит илгә чыгып караган кешеләр башкачарак фикер йөртә: ул чакта доллар 60 тиен тора иде, әмма аны ул бәягә алып булмады. Шундый ук хәл бүген дә күзәтелә. Русиянең Үзәк банкы рәсми сайтында доллар бәясе 66,49 сум дип куелган булса да, шул ук банкта аны ул бәягә сатып алып булмый.

Дөресе шул: Сбербанкта доллар – 91 сум, евро – 96 сум

30 майда Сбербанкның берничә бүлекчәсендә "тере" доллар һәм евро юклыгын әйттеләр. Ахыр чиктә Вишневский урамы 57 йортта урнашкан бүлекчәдә Казанда бары тик ике Сбербанк адресында: Бутлеров урамы, 44 йорт һәм Җиңү проспекты 62 йортта гына "тере" доллар һәм евро сатылуын әйттеләр.

Бутлеров урамы, 44 йортта урнашканына барып, валютага чын бәяләрне белештек. Кассир "тере" долларның – 91 сумга, ә евро 96 сумга сатылуын әйтте. Бу бәяләр бер таблода да күрсәтелмәгән, анда бөтенләй башка саннар.

Мисал өчен, ул таблода, синдәге "тере" валютаны сатып алу бәясе күрсәтелгән: 1 доллар = 66,40 сум, 1 евро = 69,43 сум диелгән.

Икенче таблода электрон доллар бәясе: Сбербанктагы хисабыңа электрон доллар сатып алам дисәң, ул 82,70 сум тора. Электрон евро сатып алсаң – 91,72 сум.

Хисабыңда булган валютаны "тере" долларга яки еврога алыштырып булмый, кассир ханым моның Русия хөкүмәте карары белән тыелганлыгын әйтә.

— Кимендә 9 сентябрьгә кадәр сез ул хисаптагы долларларны ала алмыйсыз, хакимият мораторий игълан итте. Әлегә аларны таблода күрсәтелгән курс белән, сумнарга әйләндереп кенә ала аласыз, — ди кассир.

Шул ук электрон долларны сумнарга әйләндерергә уйласаң, ул 60,67 сумнан исәпләнә. Электрон евроны 62,63 сумга сата аласың. Кыскасы, электрон валюта белән "тере" валюта арасында 30 сум аерма.

"Тере" доллар сатып алам дисәм, чикләүләр бармы?" дигәнгә, ул компьютерда махсус програм торуын һәм ул рөхсәт иткән күләмдә генә бирә алачагын әйтә.

— Рәсми рәвештә 10 мең долларга кадәр сата алабыз, ләкин бездән тормый. Програм исәпләп чыгара һәм ул рөхсәт иткән сумманы гына бирәбез. Аның ул сумманы ничек китереп чыгаруын үзебез дә аңламыйбыз, — ди кассир.

Янәшәдәге кассага килгән ике егетнең зарлануы ишетелә:

— Нишләп 91 сум ул? Бу экрандагы саннарны сез кем өчен ясап куясыз? Нишләп мин үземнең хисаптагы долларны ала алмыйм? – дип кычкыра алар һәм чыгу юлында "Открытие" банкына барырга җыенулары ишетелеп кала.

"Открытие" банкы

Казанда иң арзан бәягә "тере" доллар һәм евро "Открытие" банкында табылды. Сбербанктагы бәяләрдән соң, боларына хәтта ышанмыйча карап торасың. Таблода сату-алу бәяләре сугышка кадәр булганча, электрон доллар бәяләре юк.

"Открытие"да "тере" доллар 75,65 сум, ә евро 85,10 сум тора. 300 доллардан кимрәк сатып алсаң, 250 сум комиссия түләнә. Бернинди чикләүләр дә юк, кем күпме алырга тели – шулкадәр саталар.

Кабул итү бәяләре башка банклардан югарырактыр, шуңа, бәлки, башкалар монда китергәнгә аларда доллар күптер, дияр идең, юк. Биредә доллар белән евроны кабул итү бәясе дә арзанрак: беренчесен – 64,50 сумнан, ә евроны 64,85 сумнан сатып алалар.

Төш вакыты узганын көтеп, чиратта торган арада, бер пар Төркиягә җыенуын, шуңа доллар сатып алырга килүләрен сөйләде.

"Анда хәзер безнең карталар белән проблемнар башланган икән, кайдадыр кабул итәләр, кайдадыр юк. Шуңа, мөмкин кадәр "тере" валюта алырга тырышабыз", диде егет.

Алар чыгып киткәч, үзен Илшат дип таныштырган икенче бер егет 500 доллар сатып алачагын, аны кыйммәтрәк бәядән кара базарда сатарга җыенуын сөйләде.

— Мин аны 85 сумнан сатып, 5000 сум акча эшләп алам. Аннары тагын шушында киләм. Мондагы бәя беркайда юк, бу банк турында кешеләр белми. "Балыклы урыннарны" белергә кирәк, - дип мактанды ул.

"Газпромбанк" үз клиентларына гына сата

"Газпромбанк"та да "тере" доллар сатып алырга мөмкин, ә евро юк. Долларның бәясе, күләменә карап, 75-77 сум арасында. Мисалга, 3000 доллар алсаң, 76,56 сум чыга. Кимрәк булган саен, бәясе кыйммәтрәк. Иң кызыгы: банкка керү юлындагы таблодагы саннар чын сату бәяләре белән туры килми. Таблода кыйммәтрәк сумма куелган.

"Ни өчен таблода долларны сату бәясе 84 сум дип язылган", дигәнгә, кассир ханым: "Курс 15 минут саен үзгәреп тора", дип әйтү белән генә чикләнде.

Биредә бер шарт бар: банк бары тик үз клиентларына гына валюта сата. Башта банкта теркәлергә, аның ниндидер продуктын сатып алырга кирәк – шуннан соң гына доллар алып була. Рәсми клиент булган очракта, долларны чикләнмәгән күләмдә сатып ала яки тапшыра аласың. Тапшыру дигәннән, бу банкта долларны – 62,70 сумнан, евроны 65,70 сумнан сатып алалар.

"Тинькофф" тагын башкаларны узды

"Тинькофф" банкоматлары аша да валюта сатып алып була. Бу өлкәдә дә банк, башкалардан алга китеп, клиентлары өчен уңайлык тудыра алды: кайсы банкоматларда күпме доллар яки евро барлыгын Телеграм-каналлардагы махсус оештырылган бот-каналлардан карап ачыкларга мөмкин.

Казанның башка банкларында "тере" доллар табып булмады.

"Халык китермәгәч, каян алыйк?"

"Ак Барс" банкта "тере" долларны халыктан сатып кына алалар һәм башка банклар белән чагыштырганда анда иң арзан бәя: 61,36 сумнан. Евро – 63,03 сумнан алына. Электрон доллар сатып алырга була: хакы – 68,62 сум. Евроныкы – 70,28 сум.

Үзен "Ак Барс" банк бүлекчәсе мөдире Ираклий дип таныштырган ир бу банкта бер евро да, бер доллар да "тере" валюта булмавын, ә электрон валютаны чикләнмәгән күләмдә сата алуларын әйтте.

ИК Банк офисындагы хезмәткәр дә банкта ни доллар, ни евро юклыгы турында хәбәр итте.

— Без кешедән алган валютаны гына сата алабыз, ә безгә аны сорап кына керәләр, берәүнең дә китергәне юк әле. Банкта бүген евро да, доллар да юк, - диде кассир ханым.

"Энергобанк"та да шуңа охшаш хәл күзәтелде. Тик биредә бер үзенчәлек бар: доллар яки евро алырга килеп, клиент сораган кадәр валюта булмаса, ул "заявка" язып калдыра ала. Кем дә булса валюта китереп, рубльгә алыштырса, долларга заявка калдырган клиентка шалтыратып, аны чакыралар.

— Юк бездә "тере" доллар, юк. Евро да юк. Сез бүген безнең банкка килеп, талон алган алтынчы клиент. Шуларның алтысы да безгә, "валюта бармы", дигән сорау белән керде. Мин үзебезгә китерелгәнне генә сата алам. Безгә беркем дә китерми икән, мин каян алыйм? Хәзер инде "заявка" да алмыйм. Беләсезме миндә күпме "заявка" ятканын? Дистәләгән! Алмыйм бүтән "заявка", аларны канәгатьләндерер дәрәҗәдә долларны без барыбер таба алмыйбыз. Әгәр сездә булса, долларны 68 сумнан сатып алырга әзер. Евроны 70 сумнан алабыз, - диде кассир ханым. Сүз уңаеннан, бу Казандагы иң югары сатып алу бәясе.

"Камкомбанк"та да валютаны халыктан гына алалар, үзләре сатмыйлар. Доллар "Сбербанк"тагы кебек үк 66,40 сумнан, ә евро 69,43 сумнан сатып алына. Андый алыш-биреш операцияләре өчен 100 сум комиссия дә алалар. Алар да доллар белән евроны китерүче юклыктан зарлана, шуңа сатарлык валюталары да юк.

"Роскомбанк", "Совкомбанк" һәм башка шундый вак комммерция банкларының берсендә дә валюта белән операцияләр башкарылмый.

Кара базарда бар да бар

Банкларда "тере" валюта элеккеге кебек иркен сатылмагач, бу кара базар оешуга сәбәп булды. Март башында банкларда нәкъ менә "тере" валюта сатуны бөтенләй тыйганнар иде. Хәзер вазгыять иркенрәк кебек, әмма валютаны сату-алу бәяләре арасында 30ар сум аерма күзәтелгәнгәме, кара базар әле дә яши. Банк бәяләре ошамаса, сатучыны яки алучыны Телеграм-каналлар аша да эзләп табып була.

Полиция һәм Федераль салым хезмәте кара базарга каршы көрәш башлады. Мәскәүдә андый сатучыларны тоткарлау очраклары булды. Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, андый сатучыларны тоткарлаган очракта, башкарылган сату-алу акчасы күләменнән 75-100% штраф түлисе була. Шул сатулар нәтиҗәсендә, 2 млн 500 мең сумнан артыкка баеган кешеләр җинаять җаваплылыгына да тартыла.

Чит илгә җыенсаң – "тере" доллар ал

"Авирта" бухгалтер ширкәте мөдире, үз өлкәсендә биш китап язган эшмәкәр, ел башында басылган "Бусидо бизнеса – кодекс Российского предпринимателя в 2022 году" китабы авторы Марат Сәмитов валютаны сату һәм алу арасындагы зур аерманы аның ил эчендә азая баруы белән аңлата. Ул бүгенге вазгыятьтә бернинди фаразлар да корырга ярамавын әйтә.

— Хәзер ике параллель базар оешты: виртуаль һәм чыны. Виртуаль курс белән импортерлар, экспортерлар белән ничектер эш алып барып була әле, әмма аларны "тере" валютага әйләндереп, брокер хисабыннан алып булмый. 9 сентябрьгә кадәр дип кертелгән мораторий бар, Русия банкларының валюта хисабыннан аны "тере" долларга әйләндереп алу мөмкин түгел.

Марат Сәмитов

Ә "тере" валютаны сату бәясе кыйммәтрәк, чөнки илдә аның күләме электронга караганда азрак. Банктан чын валюта сатып алучылар күп, аны китереп бирүче юк. Шуңа күрә һәм биржада әйләнгән долларларны тере акчага әйләндереп булмаганга, 63 сумлык электрон доллар белән 90 сумлык чын доллар арасында шундый зур аерма күзәтелә. Бу аерма әле тагын өч ай сакланачак һәм, бәлки, киләчәктә вазгыять үзгәрер. Мораторий бетү белән кешеләр үз хисапларындагы долларларны ала башлар да, илдә "тере" долларга тагын да зуррак ихтыяҗ туып, аның бәясе үсәр, ул үзе артыннан электрон долларны да тартып менгерер дияргә мөмкин булыр иде, әмма бүген шундый вазгыятьтә яшибез ки, бернинди дә фаразлар биреп булмый, - ди Сәмитов.

Бүген акчаны "тере" долларларда саклау отышлымы, дигән сорауны да ул бәхәсле мәсьәлә дип саный һәм бүген инде ил икътисадын доллар бәясенә карап бәяләргә ярамый дигән фикердә.

— "Тере" валютада акча саклау отышлымы дигән сорауга бүген көне буе биржада утыручылар да җавап бирә алмыйдыр. Минем фикеремчә, дөнья резерв валютасы буларак, доллар зур кризис кичерде. Инвесторларның һәм дөнья җәмәгатьчелегенең бер өлеше Европа һәм Американың шәхси милекне якламавын, аларның аны ниндидер сәбәп белән тартып алырга мөмкин булуын күрде. Шул ук вакытта, чит илләр белән булган сату-алу эшләре долларны арадашчы итеп кулланмый башкарыла башлады. Сумнан – юаньга, сумнан – драхмага һәм башка шундый мисаллар күрдек. Дөнья 24 февральдән соң бик нык һәм озакка үзгәрде. Озак дигәндә, 20-30 елга җитәрлек итеп дигәнне күздә тотам. Шуңа дөнья күләмендә долларга мөнәсәбәт тә үзгәрде. Элек илдәге икътисади үсеш яки түбән тәгәрәүне долларга карап бәяләп булса, бүген моны эшләп булмый, - ди Сәмитов. Ул акчаны саклап калу өчен, бүген доллар алырга киңәш итми. Күчемсез милек, акцияләр алу отышлырак булыр дип саный.

— Әлбәттә, ял итәргә барганда долларларны "тере" килеш алырга кирәк. Шул ук Төркиядә дә бүген "Мир" карталары бер-ике банкта гына кабул ителә. Анда баргач, банклар арасында йөгереп, банкоматларда чиратта торып тилмерәсең килмәсә, "тере" доллар алырга тырышырга кирәк, - ди Марат.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!