Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә туган икътисади кризиста керемнәрен югалткан меңләгән русияленең ипотекага алынган фатирларын тартып алырга мөмкиннәр. Бу хакта The Moscow Times яза.
Май башына Русиядәге 24,8 мең гаилә ипотека өчен бурычын вакытында түли алмаган һәм хәзер аларның фатирларын тартып алырга мөмкиннәр, дип хәбәр итә басма "Долговой Консультант" коллекторлар агентлыгы аналитикларына сылтама белән. Илдә апрель ахырына вакытында түләнмәгән ипотека бурычлары исә 54,9 миллиард сумга җиткән диелә.
Хәзерге вакытта Русиядәге 25 меңгә якын объектны банклар тартып алырга мөмкин, бу ике ел элеккеге саннар белән чагыштырганда мең объектка артыграк, дип искәртә басма.
Уртача алганда банклар ай саен 150-200 мең кредит бирә торган булган. Әмма Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач, Русия банкларыннан бурыч алучылар да кимегән: апрель аенда банклар 49,3 мең кредит биргән, майда 31,5 мең. Бу соңгы биш елдагы иң түбән күрсәткеч, дип искәртә басма.
"Альфа-банк"ның баш икътисадчысы Наталия Орлова әйтүенчә, кредит алучылар санының кимүе – көтелгән хәл булган, чөнки Үзәк банк башта төп процентны 20 процентка кадәр күтәргән иде, әмма соңрак төшерсә дә, кешеләр бурыч алсын өчен икътисадның киләчәге томанлы, дигән ул.
24 февральдә Русиянең Украинада сугыш башлауның йогынтысы күчемсез милек базарына да кагылды. Доллар бәясе кинәт күтәрелде, банкларның кредит ставкалары үсте, хәтта дәүләт субсидияләгән ташламалы ипотека ставкасы да 7 проценттан кинәт 12 процентка җиткерелде. Төзелеш материалларына бәяләр артып, төзеләсе йортларны куркыныч астына куйды.
Русиядә күчемсез милек базарында торгынлык сизелә башлады. Икътисади кризис сәбәпле, кеше акчасын фатирга тотарга ашыкмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!