10 июньдә Татарстан Югары мәхкәмәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) эшчәнлеген туктату эше утырыш булды. Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар чыгарылды. Өстәвенә ТИҮ федераль бюджет хисабына экспертиза хакын 858 мең 734 сум түләргә тиеш була.
Татарстан прокуратурасы 2021 елның гыйнварында Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Ел ярымга сузылган утырышларга Татарстанда нокта куелды.
Татарстан Югары мәхкәмәсендә булган утырышта Татар иҗтимагый үзәгеннән рәис урынбасары Галишан Нуриәхмәт, яклаучы Алексей Златкин килде. Эчке эшләр министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре катнашты.
Татарстан прокуратурасы вәкиле федераль экспертиза нәтиҗәләре турында сөйләде. Анда ТИҮнең, күпсанлы кисәтүләргә карамастан, урысларга карата нәфрәт уятуы, Татарстанның Русиядән аерылып чыгу идеясын пропагандалавы әйтелә.
БУ ТЕМАГА: Федераль экспертиза ТИҮ эшчәнлеге Татарстанның Русиядән аерылып чыгуын пропагандалый дип тапканТИҮ яклаучысы Алексей Златкин экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәде, ул яңа тикшерү үткәрүне сорады.
—Прокуратура биргән гариза халыкара кануннарга каршы килә, һәр халыкның үзбилгеләнүгә хокукы бар, аңа һәр дәүләт хөрмәт белән карарга тиеш, халыкларның мәдәни, социаль юнәлештә үсәргә, үзе теләгән телдә сөйләшергә, белем алырга хакы бар.
ТИҮ, дингә, расага карамастан, бар милләтләрнең дә тигез үсеше яклы чыгыш ясый. Шушы нигезләр аркасында да экспертиза канунга туры килми.
Хәзерге Украинада барган махсус операциянең нигезе андагы азсанлы урыс халкының хокукларын яклау өчен башкарыла. Ә татарларның Татарстанда үзбилгеләнү хокукы соравы экстремизм буларак бәяләнә. Украинадагы вазгыятьне истә тотып, Русия безнең карашны тулаем якларга тиеш. Ә монда ике яклы сәясәт килеп чыга, диде Алексей Златкин.
Хөкемдар моңа каршы килде.
Златкин мәхкәмә утырышын күчерүне сорап мөрәҗәгать итте. ТИҮ икенче Мәскәү экспертына экспертиза ясаткан, әмма ул бу утырышка кайтып җитмәгән. Хөкемдар мәхкәмәне күчерүне дә кирәк тапмады. "Әзерләнү өчен вакыт җитәрлек иде", диде.
Тәнәфестән соң, хөкемдар карарны укыды. Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар чыгарылды. Өстәвенә ТИҮ федераль бюджет хисабына экспертиза хакын 858 мең 734 сум түләргә тиеш була.
Алексей Златкин карарны Түбән Новгородтагы 4нче аппеляция мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйтте.
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).
Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.
80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.
Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.
2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!