Русия юстиция министрлыгы каршындагы мәхкәмә тикшерүләре федераль үзәге Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) эшчәнлегенә экспертиза ясаган. Бу Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистик оешма итеп тану һәм ябу шикаяте нигезендә эшләнгән. Экспертлар ясаган нәтиҗә Азатлык карамагында да бар.
Моңа кадәр Татарстан Югары мәхкәмәсе экспертларга ТИҮнең низамнамәсен, 2019 елда Хәтер көнендә ясалган чыгышларны, 2020 елның 20 февралендә узган конференциядә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың нотыгын өйрәнүне йөкләгән иде.
"ТИҮнең эшчәнлеге Татарстанның мөстәкыйль милли дәүләт буларак бәйсезелек идеясын һәм Татарстанның Русия составыннан чыгу максатында гамәл кылуның кирәклеген пропагандалый", диелә экспертиза нәтиҗәсендә.
Экспертлар ясаган анализда "Русиянең бөтенлеген бозуда көч куллану", шулай ук "урысларга карата нәфрәт уяту" чарасын куллану идеясы да бар диелә. Аерым алганда, федераль экспертлар "урысларга карата тискәре мөнәсәбәт", "урыслар татар/мөселманнарны коллыкка алган һәм җиләрен яулап алган дигән социаль стереотип булдыра", "урысларга каршы көрәшкә әзер булырга чакыра" дигән фикергә килгәннәр.
Шул ук вакытта кешенең милләтенә, диненә карап өстенлеккә ия булуны пропагандалау ачыкланмаган диелә.
ТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев экспертиза нәтиҗәсе белән килешми. Ул материалларның "кайсы өлешендә Русия составыннан чыгуга чакыруны" күрмәгән. Аның сүзләренчә, әлеге тикшерү эше дәүләткә 853 мең сумга төшкән.
"Мин ришвәтчеләргә бюджет акчасын "каерып алырга" ярдәм иттем булып чыга", диде ул.
ТИҮ эше буенча киләсе мәхкәмә утырышы 10 июньдә узачак. Зәкиев сүзләренчә, абруйлы экспертлардан һәм белгечләрдән тиешле җавап әзерләнәчәк.
2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.
Татарстан прокуратурасы ТИҮ эшчәнлегендә экстремизм билгеләрен 2019 елда үткән Хәтер көненнән соң тапты. Шулай ук оешма фикеренчә, "ТИҮнең низамнамәсе хәрәкәтнең экстремист характердагы эшчәнлек алып баруы турында сөйли", анда "Татарстан республикасының мөстәкыйльлек алуы өчен мотивлар" табылган.
2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.
Төркиягә күченеп киткән ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмәдә оешманың мәнфәгатьләрен урынбасары Галишан Нуриәхмәт һәм юрист Алексей Златкин яклаячагын хәбәр иткән иде.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!